Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Әтидән ярты буханка ипи белән калдык”

Өлкән яшьтәгеләр безнең өчен тере тарих, язмышлары зур әсәр иҗат итәрдәй гыйбрәтле сюжетка ия. Эчтәлеге генә уйлап чыгарылган түгел. Чөнки романны тормыш үзе язган... Тыл ветераны, Сабада яшәүче Тәгъзимә апа Мусина да үткәннәрен сагынып та, сыкрап та искә ала.

undefined

Тәгъзимә апа янына аның элекке хезмәттәше, озак еллар район эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясен җитәкләгән һәм газетабыз белән хезмәттәшлек иткән Камил абый Сабитов белән бардык. Ветеранны эшләгән җирендә онытмыйлар. Бу юлы да Камил Миннәхмәт улы Тәгъзимә апага иң беренче элекке хезмәттәшләренең сәламнәрен җиткерде, сәламәтлеге белән кызыксынды. Тәгъзимә апаның яше олы булса да, сөбханаллаһ, зиһенен югалтмаган, хәтере яхшы. Хезмәт чорын искә алганда нурлы йөзе тагын да ачылып китте сыман. Тыйнак кына итеп шул чорларны хәтерендә яңартты, гаилә альбомын алып, фоторәсемнәрен күрсәтте. “Мин эчке эшләр бүлегендә 1976-90 елларда секретарь-бухгалтер булып эшләдем. Бик җаваплы вазыйфада идем, яшерен документлар белән дә эш итәргә туры килде. Җитәкчелек белән дә, хезмәттәшләрем белән дә һәрвакыт уртак тел таба белдем Раим Шәфыйков, Рушан Әхмәдуллин, Равил Гыйльманов, Илнур Әхмәтшин, Иван Кириллов, Фоат Әхмәтшин, Илсөяр Нигъмәтҗанова, Илсөяр Билалова, Илдар Гатауллин... барысының исемнәрен атап та бетереп булмас, хәтерлим һәм сагынып искә алам үзләрен”,– ди Тәгъзимә апа. Камил Миннәхмәт улының әйтүенә караганда, Тәгъзимә апа техникум-институтлар да тәмамламаган, әмма үз тырышлыгы белән үз һөнәренең чын остасына әверелгән һәм коллективта зур хөрмәт казанган. “Ул чорда хезмәт җиңел булмады, билгеле, хәзерге кебек техника заманы түгел бит. Тәгъзимә апа – үзе бухгалтер, үзе кассир, хезмәт хакын чутлый, отчетын тапшыра, техника өчен ягулыгын, запчастен да аның аша ала идек. Бөтенесен төгәллек белән алып бара белде. Инде ул вакыттан соң 30 елдан артык вакыт үтсә дә, яхшылыгы онытылмый, шулай аралашып, хәл-әхвәлне белешеп торабыз ди”,– ди Камил абый.

Тәгъзимә апа бүгенгесенә шөкер кылса да, авыр балачагын күңел китабыннан сызып ташлый алмый. Без килгән көнне дә сугыш урлаган сабый чагын, ятимлек ачысын авыр тойгылар белән искә төшерде. Әтиләрен хәрби хезмәткә алганда, әниләре белән өйдә 6 бала калалар. “Әтидән ашъяулыкка төрелгән ярты буханка ипи белән калдык”,- дип искә ала Тәгъзимә апа,– Әтине Суслонгерга җибәрделәр. Әни шунда хәлен белергә дә барды, соңрак гаиләбездә җиденче бала туды. Әти киткән җиреннән юк булды. Сугышта кая үлгәнен дә, кая күмелгәнен дә белә алмадык. Ишле бала булгач, мин 4 классны гына тәмамлый алдым. Алабута күмәче, черек бәрәңге ашап булса да, шөкер, җидебез дә исән сау үстек. Кул арасына керә башлауга колхоз эшенә йөрдек, аннары сыра заводында, май заводында да хезмәт куйдым, 21 ел Саба инкубаторында эшләдем. Бик авыр чорлар иде. Җәяү йөрдем. Ул вакытта чеби үстерүче сирәк, чебешләрне урамга чыгып сатып йөри идек, йомырканы чиләк көянтә белән авыллардан җыйдык”,– ди ветеран.

Тәгъзимә апа 1960 елда кияүгә чыга.Тормыш иптәше Гаптелнур абый белән (2003 елда мәрхүм) бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Данияләре Балтач районында яши, үзе дә 3 бала әнисе. Тәгъзимә апаның бүген өч туганы гына исән инде. Иң олы Гандәлиф апаларына 93 яшь тулган. Сабадагы Лилия, Гөлфия сеңелләре белән дә гел аралашып торалар. Бер ялгызы яшәсә дә, үзе генә калган көне сирәк. Район социаль яклау бүлегеннән килеп, йорт эшләрендә ярдәм итеп китәләр. “Аларга мең рәхмәт укып яшим. Үземнең күптәннән капканың теге ягына чыкканым юк, кирәк-яракны алып кайтып бирә Гөлсөяр. Әле менә түтәлләр ясап, суган утыртып киттеләр. Олы булсам да, яшелчәсен дә үстерәсе килә бит”,– ди Тәгъзимә апа тәрәз төбендәге помидор кәлшәләрен рәтләп.

Безне болдырга чыгып намаз ияләренә хас догалы сүзләр, изге теләкләр белән озаттып калды Тәгъзимә апа. Ул арада баскыч төбенә терәлеп диярлек үскән ак чәчәкле җиләклеккә су сибергә кереште. Безнең күңелләр дә җавапсыз калмады. Җиләкләрен әле күп еллар үзенә авыз итәргә язсын иде дип теләдек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев