9 июнь 2021 яңалыклары
-
Сабага РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов килде
Сабадагы терлек азыгы җитештерү технологиясе чит илләрнекеннән калышмый.
-
10 июньгә һава торышы
10 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булачак. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +11..+16˚, көндез +23..+28˚ градус.
-
Казанлылар парковкада йөргән кабан дуңгызын видеога төшергән
Берничә көн элек кыргый хайван «Кырлай» паркы янында йөргән.
-
Дания Заһидуллина якут язучысының «Һун повестьләре» әсәрен татарчага тәрҗемә итү яклы
Галимә әйтүенчә, Николай Луниновның әсәре гыйбрәтле хикәя-повесть жанрына якын.
-
Бакча хезмәткәрләре ГТО тапшырды
Сабаның “Әллүки” балалар бакчасы хезмәткәрләре Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО нормативлары тапшырдылар. Шушы көннәрдә алар ГТО билгеләре дә алдылар.
-
Казандагы иске бина диварына шәрык кызы сурәтләнгән мурал ясаганнар
Сурәт меңләгән нокталардан ясалган.
-
“Әтидән ярты буханка ипи белән калдык”
Өлкән яшьтәгеләр безнең өчен тере тарих, язмышлары зур әсәр иҗат итәрдәй гыйбрәтле сюжетка ия. Эчтәлеге генә уйлап чыгарылган түгел. Чөнки романны тормыш үзе язган... Тыл ветераны, Сабада яшәүче Тәгъзимә апа Мусина да үткәннәрен сагынып та, сыкрап та искә ала.
-
ЮХИДИ шәһәр урамнарында рөхсәт ителгән тизлекне киметү тәкъдимен хуплады
Тизлекне киметү һәр урам өчен аерым каралачак.
-
В АО «Транснефть – Прикамье» завершился конкурс профессионального мастерства «Лучший по профессии»
АО «Транснефть - Прикамье» подвело итоги ежегодного конкурса профессионального мастерства среди работников «Лучший по профессии».
-
Кама елгасының йөз ел элек ясалган картасы Парижда табылган
Алты метрлы карта папкага җыеп куелган булган.
-
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәткәр көненә карата бәйрәм чарасы узды
8нче июнь көнне «Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты"нда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигмәтҗанова Энҗе Нияз кызы, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы катнашында бәйрәм чарасы узды. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында бәйрәм концерты оештырылды.
-
Сенаж “Иген”дә туплана
Җәй әле башланды гына, районның кайбер хуҗалыкларында күпьеллыкларның беренче катыннан сенаж салу инде соңгы гектарларда бара.
-
Икътисад министрлыгы сәнәгать парклары резидентларына 70%тан да түбәнрәк йөкләнеш белән ярдәм итү чараларын булдырды
2021 елның төп бурычы Татарстан икътисады өчен кимендә 70% йөкләнгән сәнәгать парклары резидентлары санын сизелерлек арттыру булачак.
-
Иске Икшермә авыл җирлегендә "Тургай" приютындагы балаларга ярдәм күрсәтү һәм бәйрәм оештырылды
Золотарёв Юрий Викторович Иске Икшермә авыл җирлегендә "Тургай" приютындагы балаларга ярдәм күрсәтү һәм бәйрәм оештырды. Балаларга спонсор биргән спорт формасы, оештырган бәйрәм бик тә ошады.