Сурәт меңләгән нокталардан ясалган.
Казандагы бина диварына Шәрык кызы сурәтеннән мурал ясаганнар.
«Меңләгән нокталардан тулы рәсем барлыкка килә. Нокталар вак детальләр ясарга һәм яңаларын өстәргә мөмкинлек бирә», — дип язылган «Иске татар бистәсе» префектурасының Инстаграм сәхифәсендә.
Рәсем иске трансформатор подстанциясе бинасы диварында ясалган. Ул Коротченко урамындагы 25нче йорт янында урнашкан.
Рәсемнең авторы — урам рәссамы Дамир Бозик. Киләчәктә композиция кыңгырау һәм ак барс белән тулыландырылачак.
Фото: скриншот
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев