Ул да фани...
Илһам ага Шакиров турында истәлекләре булмаган татар кешесе юктыр ул, минемчә. Истәлек өчен бөекләрнең үзе белән таныш булу, бергә утырып чәй эчү, кулын кысу мөһим дә түгел, беренче тапкыр җырын ишеткән, үзен сәхнәдә күргән мизгел дә – истәлек. Минем бәхетемә исә Илһам абый белән якыннан аралашу да тиде. Ләкин аның хакында беренче истәлекләрем радиодан ишеткән җырына бәйле.
“Ул бит безнең туган икән”
Без кечкенә чакларда радиодан атна саен ял концертлары була, авыл халкы эшен шул концерт башланганчы бетереп куярга тырыша иде. Һәрхәлдә, безнең өйдә шулай. Өйнең кечкенә ягында сәке янындагы стенада аклы-кызыллы радио эленеп тора. Концерт башланыр вакытта чәй табыны әзерләнә. Без җыелып чәй эчәбез. Әбинең яраткан җырчысы Зифа апа Басыйрова иде, бабай исә, Илһам абый җырлый башласа, тып-тын кала, без дә бер сүз дәшмибез, сөйләшергә җыенсак, бабай: “Шыпырт!” –дип бер генә әйтә. Тып-тын калып җыр тыңлыйбыз. Җыр беткәч, әби бабайга: “Чистый үги малаең булды синең бу Илһам”, – дип әйтеп куя. Менә шул җөмләдән минем сабый башына “Илһам Шакиров безнең туган” дигән уй керә.
Җәйге бер вакыйга хәтердә. Мин ишегалдында уйнап йөрим, бабай арт бакчада нидер эшли. Шулчак өйалды ишегеннән башын тыгып Алма апай кычкыра: “Әти, үги малаең җырлый, тизрәк кер!” Шулчак бабайның ничек каударланып йөгереп диярлек кергәнен күрсәгез!
Соңрак инде әниләр, апайлар авылга проигрыватель һәм бик күп пластинкалар да алып кайтты. Анда инде җырларны хет көне буе тыңла. Шулай да радио тыңлау гадәте бетмәде.
Илһам абыйны иң беренче якыннан күрүем институтның икенче курсыннан соң булды. Мөслим районында стройотрядта идек. Без эшләгән авылдан 20-30 чакрымдагы икенче авылда Илһам Шакиров концерты була дигән хәбәр килеп иреште. Ләкин ничек барырга, тиз генә төялеп китәргә машинасы бармы әле аның. 1980 нче еллар уртасы бит. Ул чакта бару җаен Роберт Шәймәрданов дигән егетебез тапты кебек (хәзер ул Минзәлә театры директоры булып эшли). Авыл егетләре белән сөйләшеп, безне “Беларусь” тракторы арбасына төяп алып барды, рәхмәт төшкере. Бардык баруын, клуб кына шыгрым тулы, безгә кереп утырыр түгел, кереп басар урын да калмаган – фәкать кереп кысылырлык кына. Иң артка кереп кысылдык. Авыл клубы зур түгел, артта булсак та, сәхнәгә күп дигәндә 20 метр булгандыр. Концерт тәмамлангач, безнең малайлар (мәдәният институтында укучылар, үзләре дә сәхнәдә эшләргә әзерләнүчеләр бит) ничектер артистлар киенеп-чишенә торган бүлмәгә уза, автограф ала алдылар бугай. Без, кызлар, тыйнак кына ишек төбендә тордык. Ул чакта фотога төшү мөмкин булмаганы шул чор кешеләренә аңлашыладыр инде.
Әлеге концерттан бер эпизод истә. Илһам абый “Өченче көн тоташ кар ява”ны җырлап бетергәч, алдагы рәтләрнең берсендә урта урында утыручы бер агай торып басты да: “Әзрәк тавышны кысып булмыймы, бик көчле”, – диде. Аппаратура юк бит. Илһам абый микрофонсыз гына баянга җырлый. “Минем тавышны кыса торган боргыч юк шул”, – диде Илһам абый. (Хәзер уйлыйм да, бәлки теге агайның сугышта калган якыны булгандыр, үзәген тавыш түгел, җырның тетрәнгеч сүзләре өзгәндер дим.)
“Гармунчың булса – җырлап күрсәтерсең”
1990 нчы еллар башы. Шул елларны мин институттан соң билгеләнеп эшкә киткән шәһәрдән Казанга кире әйләнеп кайттым. Филармониянең кабул итү бүлмәсендә безнең белән бер чорда укыган Гөлнара исемле кыз утыра һәм аның янына еш кына “эш калдырырга” кереп чыга идем. Шаян, җор телле, гаять эчкерсез холыклы бу кыз Илһам абый белән бик тә дус иде. Шулай итеп минем тормышта “Илһам абый белән чәй эчү чоры” җитте. Кем уйлаган, кем өметләнгән бит. Бервакыт, филармониядән кайтып китәргә җыенгач, Гөлнара әйтә: “Зимфира, Илһам абый да синең белән кайтсын әле, ул юл аша үзе генә чыгарга курка, аны кайтарырга әлегә машина юк”, – ди.
Култыклашып чыгып киттек Илһам абый белән Гоголь урамындагы бинадан. Сулга борылдык, Щапов урамы буйлап төшәбез, ниләрдер сөйләшәбез. Дөресе – Илһам абый сөйли, мин тыңлап төшәм. Менә Бутлеров урамыннан сузылып төшүче урамга килеп җиттек. Юл аша чыгарга кирәк. Ул чакта юл трамвай рельслары белән бүленгән, димәк, ике юл чыгасы әле. Хәзер инде ул юлларны чыгуның матавыгын нечкәлекләре белән язып тормыйм, кирегә чигенә-чигенә бик озак чыктык ул юл аша. Әле алда аркылы чыгасы Островский урамы да бар иде. (Илһам абыйның Тукай скверы артындагы тарихи йортта яшәгән еллары бу.) Илһам абый белән соңрак бу хакта көлешеп сөйләшеп утырган булды. “Ул машиналар бик каты йөри, туктамый алар”, – дип ышанган иде ул. Кем белә, бәлки тормышында машина һәлакәте- нә бәйле берәр вакыйга булгандыр, ничектер ул хакта сорашылмаган.
Филармониягә бер баруымда Гөлнара Илһам абыйга әйтә: “Илһам абый, Зимфираны тыңлап карагыз әле, ул бит җырлый. Бәлки эстрада бүлегенә алып буладыр?” – ди. “Гармунчың бармы? Гармунчың булса – җырлап күрсәтерсең. Безнең баянчылар барысы да гастрольдә”, – ди миңа Илһам абый. Каян булсын ди инде Казанда гармунчым. Гармунчым юк, ләкин ул чакта яшьлек максимализмым бар! Йөгереп кереп киттем радиога, виртуоз баянчы Максат Гомәревне очраттым. Мин аны беләм, ул мине белми. Шулай да беренче күргән билгесез кызга ияреп, гармунын күтәреп кереп китте бу минем белән филармониягә. Гөлнара “стихийный худсовет”ны җыеп куйган иде инде. Рәис – Илһам Шакиров, янында филармония аппараты хезмәткәрләре – арада бары да бар – хисапчы да, администратор да. “Безнең ил” дигән керәшен җырын җырладым бугай. “Ярар, алабыз сине филармониягә. Дүшәмбе документларың белән кил”, – диде Илһам абый, тыңлап бетергәч. Башкалар да минем тавышның “чишмә кебек челтерәп торуы, тембрымда матур булып ишетелеп киткән кыңгырау чыңнары” барлыгы белән килештеләр.
Бу җомга көн иде. Илһам абыйның (!) мине Татар дәүләт филармониясенә (!) эшкә алу шатлыгыннан ике көн баш әйләнеп йөрде. Дүшәмбе җитте. Документларымны алып филармониягә килдем. Беренче катта Әлфия апа Авзалова очрады, кызып китеп аңа да шатлыгымны сөйләдем. “Приказ чыкканмы соң, сеңлем? Директор приказы бармы?” – диде Әлфия апа. Андый вак-төяк хакында кем уйласын. Илһам абый алгач инде! Илһам абый, директор һәм мин җыелып сөйләшкәндә филармониядә вакансия булмавы, бераз көтеп торырга кирәклеге ачыкланды. Күп тә үтмәде, филармониянең эстрада бүлеген дә ябып куйдылар. Ул елларда “ыржая башлаган капитализм” шаулап эшләп торган дистәләгән җырчыны урамга чыгарып җибәрде. Бүген без коточкыч дип искә алган ул елларның “иттарткыч”ына бер генә шәхес тә, бөек җырчы да, язучы да каршы торырлык түгел иде. “Ломать – не строить”, – ди урыс дус. Белеп әйтә. Иң җиңеле – тарату. Тарату – бетерү инде ул.
Бер килгәч – бер китәсе
1990 нчы еллардан башлап Илһам абый белән шактый еш очрашырга туры килде. Конкурслар, концертлар, башкасы... 2002 елдан мин утырып эшләгән, Язучылар берлеге урнашкан бинага да еш керә иде ул. Без өйлә вакытында ял итәргә чыга торган Лядской бакчасында исә аның үзенең гел утыра торган эскәмиясе бар иде. Филармония Павлюхин урамына күчкәч тә Илһам абый бу бакчага чыгып утыра, чөнки фатиры якын гына урнашкан иде. Аның янына килеп утырып сөйләшергә мөмкин иде. Кем булсаң да! Беркемне дә куып җибәрмәгәндер ул.
Ә инде 2014 елда мин Татар филармониясенә эшкә килгәч, Илһам абый белән аралашу бигрәк тә ешайды. Аның исеменә бәйле төрле чаралар оештыру бәхете дә тиде. Шуларның берсе – “Калеб” яшьләрен бөек җырчы белән очраштыру мәҗлесе. Ул идеяне филармония директоры Кадим Нуруллин да, “Калеб” җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова да күтәреп алды. Бу көннәрдә интернетта шул чарадан фотоларны күрәм дә шулкадәр куанам. Яшь шагыйрьләр, прозаиклар, журналистлар Илһам абый белән якыннан аралашып калдылар. Гомергә җитәрлек бәхет бит бу!
Татар филармониясе бакчасында мәшһүрләрнең истәлек агачларын утырту традициясе хакында күпләр белә инде. Иң беренче агачны үз куллары белән Илһам абый утыртты. 2015 елның 30 октябре иде ул. Татар филармониясенең ел саен Илһам Шакировның туган көн концертын уздыру традициясе булган кебек, Илһам абыйның да ел саен 8 мартта күчтәнәч – “Филармония кызларына” дип язылган торт җибәрә торган гадәте бар иде. “Минем филармониям” дип аталган видеопроектны да Илһам абыйны язудан башладык без. Ул безгә үзе яшәгән йорт ишегалдында “Туган тел”не җырлады, аннан “Илһамият” клубы альбомына теләкләрен язды. Язып бетергәч, шаярып: “Ишак” дип кул куйыйммы?” – диде. Чынлап та ул култамгасын саллы, дөньяны терәтерлек зур хәрефләр белән “И.Шак.” дип куя иде.
Филармониядә Илһам абыйны кирәк җиргә алып бара, алып кайта торган аерым машина, аны йөртүче шофер бар иде. Беренче шоферы Равил абый аңа гел үз җырлары язылган дискны куя торган булган. “Их, шәп җырлый, шәп җырлый!” – дип шаяра икән Илһам абый. Җырчыны җирләп кайтканда аны соңгы елларда йөрткән шоферы Василий Васильевич: “Миңа гел татарча өйрәнергә куша иде. Бераз өйрәнгән дә идем инде”, – дип сөйләде.
Минем тыйнак кына биографиямдә Илһам абыйга бәйле менә шундый истәлекләр бар. Алар күбрәк, әлбәттә, алга таба да хәтердә яңарып торыр әле. Моңа кадәр бер дә искә алмаган вакыйгалар да бу мәкаләне язарга утыргач искә төште менә.
Китәләр... Бер килгәч – бер китәсе. Илһам абый ул хакта моннан күп еллар элек җырлады бит инде.
“Бу дөньяга килгәч инде,
Китмәенчә юк шул чараң...
Мин бит тере йолдыз сымак,
Балкып янар өчен озак
Мәңгелеккә китеп барам...”
Шул җыры белән озаттык та. Үкседек. Исән вакытында җырлаганда үксеми идек, ул җыр гына иде бит... Җырның чынбарлыкка әйләнүен аңлап үкседек, Илһам абый дәвере китүен аңлап әрнедек.
Журналист, шагыйрә Флюра апа Низамованың Илһам абыйга багышлап бик күптәннән язган бер шигыре бар. Иң беренче ишеткәндә үк тетрәндергән иде ул шигырь мине.
“Сез карагыз аңа гаҗәпләнеп,
Нәкъ беренче кабат күргән кебек.
Күз карашын, һәрбер хәрәкәтен
Хәтерегез алсын изге күреп.
Сәердер ул бәлки, яки ямьсез –
Нинди булса, шундый булып калсын.
Гадилеген аның белми торып
Бөеклеген бәлки аңламассың.
Сез карагыз аңа сөеп-назлап,
Нәкъ иң соңгы тапкыр күргән кебек.
Сискәндерә бер сүз:
Ул да фани... –
Тик бер өмет җанда –
Моң мәңгелек!”
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев