29 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Түләүле хезмәтләр бушлай медицина ярдәме алуга комачауламаска тиеш - Татарстан Президенты
"Акча түләгән кеше чиратсыз керә, ә дәүләт гарантияләре буенча ярдәм алучы көтеп утыра. Бу - дөрес түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов.
-
Рамил Шәрәпов Ләйсән Гыймаеваның канын кыздыра!
Соңгы көннәрдә Инстаграм социаль челтәрендә Рамил Шәрәпов белән җырчы Ләйсән Гыймаева арасында куерган бәхәс күпләрне битараф калдырмады. Исегезгә төшерәбез, «Уникс» концертлар залында үткән «Балалы солянка» тамашасы вакытында алып баручы Рамил Шәрәпов Ләйсән Гыймаеваның кызларын сәхнәгә Бәйрәмовлар фамилиясе белән чакырып чыгарган. Бу күренеш Ләйсәнгә ошамаган һәм ул үзенең Инстаграм аккаунтында бу хакта ризасызлык белдереп язып чыккан.
-
Шәхси машиналарга техосмотр турында законга төзәтмәләр тәкъдим ителде
Техник яктан төзек булмаган автомобиль белән авария булса, машина йөртүче үзе гаепле дип табыла.
-
Татарстанның баш санитария табибы мәктәпләрдә тәнәфес вакытын арттырырга тәкъдим итә
Хәзерге тәнәфесләр системасы буенча укучыларга тукланыр өчен вакыт җитми, ди Марина Патяшина.
-
Татарстанда өч көн уртача салкын һава торышы булачак
Республика территориясендә явым-төшем көтелми.
-
Татарстанда яшәүче һәр 35нче кешедә яман шеш бар
Ел саен Татарстанда 16 меңнән артык яман шеш ачыклана.
-
Ризат Рамазанов: “Татарстанда демографик хәлне яхшыртабыз”
Ризат Рамазанов бер концерттан соң булган очракны белгәч: “Без Татарстанда демографик хәлне яхшыртабыз”, ди.
-
Муниципаль берәмлекләр арасында Татарстан шәхси кубогының 1 нче зона этабы
2019 нче елның 27 нче гыйнварында Тимершык мәктәбе базасында 2004 елгы һәм аннан зуррак малайлар һәм кызлар арасында (“В” группасы) һәм 2005 нче елгы һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларның максаты һәм бурычлары: сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау, яхшы спортсменнарны ачыклау.
-
Быел россиялеләрнең хезмәт хакы күпмегә артачагы билгеле булды
Аналитиклар фикеренчә, быел реаль керемнәр артудан туктаячак, чөнки хезмәт хакы аның бер өлешен генә тәшкил итә.
-
Хуш, Америка!
Илдәге хәлләр хөртиләнеп, киләчәккә өметләр киселә төшкән бер мәлдә халыкның, яхшырак тормыш эзләп, чит тарафларга омтыла башлавы аңлашыла, әлбәттә. Юк-юк, сүзем Россия турында түгел әле.
-
Россиядә офис хезмәткәрләренә медицина тикшерүе үткәрүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр
Законга планлаштырылган үзгәрешләр хакында халык катнашында фикер алышу 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ул быелның августында үз көченә керергә тиеш.
-
Рөстәм Миңнеханов Ленинград ветеран-блокадачылары оешмасы башлыгына Рәхмәт хаты тапшырды
Узган якшәмбедә Россиядә Ленинградны камалыштан тулысынча азат итүнең 75 еллыгын билгеләп үттеләр.
-
“Нишләп шундый мөнәсәбәт?!” Рөстәм Нәбиев кибеткә керә алмый [видео]
28 гыйнварда Рөстәм Нәбиев Акбирзе авылындагы (Башкортстан республикасы, Иглин районында урнашкан) “Пятерочка” кибетенә туктый, ләкин керә алмый.
-
Хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланды
Кичә 2018 елдагы эшчәнлеккә “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында җентекле анализ ясадылар. Җитди сөйләшү барышында 5 сорау га җавап табылырга тиеш иде. Хуҗалык ничек итеп кырлардан 40 мең центнер ашлык алып кайта ала, моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Ни өчен Икшермәдә язгы кыр эшләренә катнашачак техниканың әзерлегенә уңай бәя бирмиләр? Комиссия эшне дөрес бәяләмиме, әллә механизаторлар тиешенчә эшләп бетермиме? Һәм соңгысы: терлекчелектә “Делаваль” саву залындагы сыерлар кайчан 20 литр сөт бирђ башлыйлар? Ни өчен хуҗалык сыерларны бракка чыгару буенча антирекорд куя?
-
Узган елда Татарстанда сәнәгатьтә җитештерелгән товар 2 трлн сумнан артты
Сәнәгать производствосы индексы 102 процент күләмендә.