Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел россиялеләрнең хезмәт хакы күпмегә артачагы билгеле булды

Аналитиклар фикеренчә, быел реаль керемнәр артудан туктаячак, чөнки хезмәт хакы аның бер өлешен генә тәшкил итә.

2019 елда россиялеләрнең реаль хезмәт хакы дүрт процентка артачак. Бу хакта «Российская газета» Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты экспертлары фаразына сылтама ясап хәбәр итә.

Аналитиклар фикеренчә, быел реаль керемнәр артудан туктаячак, чөнки хезмәт хакы аның бер өлешен генә тәшкил итә.

Реаль акча керемнәре – инфляциягә карап төзәтмәләр кертелгән, мәҗбүри түләүләр чигерелгәннән соң алынган табыш ул. Бары тик 2020 елда гына әлеге күрсәткеч тагын үсә башлаячак һәм ким дигәндә бер процентка артачак. Бу икътисадның акрын үсүе белән бәйле. Ул елына ике проценттан да азрак тәшкил итә.

Фото: https://pixabay.com | Mayya666

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев