Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшәүче һәр 35нче кешедә яман шеш бар

Ел саен Татарстанда 16 меңнән артык яман шеш ачыклана.

Татарстанда яшәүче һәр 35нче кешедә яман шеш бар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә миристр Марат Садыйков әйтте.

Ел саен Татарстанда 16 меңнән артык яман шеш ачыклана. 110 мең 970 кеше яки республикада яшәүче һәр 35нче кешедә яман шеш бар.

Ул Татарстанда онкология ярдәме Республика онкология диспансерында, беренчел онкология кабинетларында, муниципальара үзәкләрдә күрсәтелүен әйтте.

Фото: https://pixabay.com | marijana1

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев