Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның баш санитария табибы мәктәпләрдә тәнәфес вакытын арттырырга тәкъдим итә

Хәзерге тәнәфесләр системасы буенча укучыларга тукланыр өчен вакыт җитми, ди Марина Патяшина.

Мәктәпләрдә төшке аш ашау өчен тәнәфес вакытын арттырырга кирәк. Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарә җитәкчесе, Татарстанның баш санитария табибы Марина Патяшина шундый фикерен йомгаклау коллегиясендә әйтте.

"Хәзерге тәнәфес системасы укучыларга тукланыр өчен җитәрлек вакыт калдырмый. Шул сәбәпле мәктәп ашханәләрендә өстәлләр алдан ук әзерләп куела һәм балалар килгәндә ризык суынып беткән була. Балалар суынган ризыкны ашудан баш тарта", - диде ул.

"Шуңа күрә тәнәфес вакытын арттыру урынлы булыр дип саныйм", - диде Марина Патяшина.

Фото: Анна Главатских/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев