Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси машиналарга техосмотр турында законга төзәтмәләр тәкъдим ителде

Техник яктан төзек булмаган автомобиль белән авария булса, машина йөртүче үзе гаепле дип табыла.

Россия Дәүләт Думасы депутатлары техосмотр турында законга төзәтмәләр тәкъдим итте. Әгәр  закон проекты кабул ителсә, яңа төзәтмәләр буенча, шәхси машиналарга техосмотр кирәк булмый. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итә.

"Мондый тәкъдим инде берничә ел элек үк бар иде. Совет заманнарыннан бирле техосмотр талонына бәйле ришвәтчелек булган. Чыннан да техник күзәтү узганмы-юкмы икәнен ачыклау мөмкин түгел. Техосмотр өстәмә салымга әверелде", диелгән әлеге хәбәрдә.

Яңа төзәтмәләр авторы - Дәүләт Думасының контроль һәм регламент буенча комитеты рәисе урынбасары Олег Нилов "Российская газета"га аңлатма биргән. "Пассажирлар йөртүче, коммерцияле ташучы һәм куркыныч йөкләрне алып йөрүче транспортка техсомотр җентекләп һәм даими рәвештә уздырылырга тиеш", - дигән ул.

"Шәхси автотранспортның техник ягы өчен җаваплылыкны машина хуҗасы тулысынча үз өстенә алырга тиеш. Гражданнар үзләренең иминлегенә йогынты ясый торган процедураны узу-узмауны үзләре хәл итәргә тиеш. Шәхси автомобильнең техник торышына таләпләр үтәлмәгән өчен җаваплылык сакланып калырга гына тиеш түгел, ә бәлки артырга тиеш", - дигән Олег Нилов.

Закон проекты авторы фикеренчә, техник яктан төзек булмаган автомобиль белән авария булса, алкоголь кулланган йөртүче белән аналогия буенча, машина йөртүче үзе гаепле дип табыла һәм җаваплылыкны тулысынча үз өстенә ала. 

Фото: https://pixabay.com | danvolks99

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев