29 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Пенсия Фонды: Эшләмәүче пенсионерларның еллык иминият пенсиясе артты
“Бу – тулаем алганда бер мең сумны тәшкил итә”, - диде Гөлсинә Сабирова.
-
Роберт Миңнуллин: «Дөньядан артта калмаска кирәк»
Соңгы арада халык шагыйре Роберт Миңнуллин аеруча популяр, күптән түгел генә теркәлүенә карамастан, инстаграм челтәрендә язылучылары гына да унбиш меңнән артып киткән.
-
Фирдүс Тямаев шыгрым тулы залны аягүрә бастыра [видео]
28 гыйнварда Казанда “Ватаным Татарстан” газетасының хәйрия концерты узган. Әлеге концертта Фирдүс Тямаев та катнашкан.
-
Олы Ныртыда авыл җыеннары үтте
Олы Нырты гражданнары җыенында бюджет үтәлешенә, учреждениеләр эшчәнлегенә, аларда энергия ресурслары тотылышына җирлек башлыгы Рафис Сәфәргалиев анализ ясады. Узган ел бирелгән сораулардан авылда янгын сүндерү машинасы булдыру проблемасының хәл ителмәве билгеләп үтелде..
-
Арташта авыл җыены үтте
Җирле үзидарәләр эшчәнлеге нәттиҗәлегендә үз керемнәр зур роль уйный.Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов чыгышында ачылган слайдлардан күренгәнчә, хисап чорында 2017 ел күрсәткечләреннән шактый чигенеш булган. Җирлек үз керемнәре 135 мең сумга кимегән. Җир салымы 34 меңгә, үзара салым 2 меңгә азрак җыйналган..
-
Карны кая куясы?
Быел җәй эссе булырга охшаган. Халык сынамышларына ышансаң, 29 гыйнварда көн суык булса, җәен кояш кыздырачак. Илнең күпчелек төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, синоптиклар төнлә 18–20 градуска кадәр салкын вәгъдә иткән.
-
“Мисс Татарстан” конкурсының беренче катнашучылары оныкларын китерә башлаган
"Конкурста катнашкан кызлар модель булып карьера да төзиләр", - диде бәйге президенты Изольда Сахарова.
-
Татарстанлылар өчен пенсияне индексацияләү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ачылачак
30 гыйнвар көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстанда 8-800-100-26-27 номеры буенча кайнар линия телефоны эшләячәк.
-
Саба районыннан Галямутдинова Язилә триатлон буенча Россия Кубогының III этабында икенче урынны яулады
2019 елның 26 гыйнварында Можга шәһәрендә (Удмуртия Республикасы) "Родник" чаңгы базасында кышкы триатлон буенча Россия Кубогының III этабы узды.
-
Ул да фани...
Илһам ага Шакиров турында истәлекләре булмаган татар кешесе юктыр ул, минемчә. Истәлек өчен бөекләрнең үзе белән таныш булу, бергә утырып чәй эчү, кулын кысу мөһим дә түгел, беренче тапкыр җырын ишеткән, үзен сәхнәдә күргән мизгел дә – истәлек. Минем бәхетемә исә Илһам абый белән якыннан аралашу да тиде. Ләкин аның хакында беренче истәлекләрем радиодан ишеткән җырына бәйле.
-
Татар Икшермәсе авылында яшәүче Миннегөл Гыйният кызы Сәетгәрәевага - 90 яшь
Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, «Мөхәмәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов тәбрикләделәр.
-
Гүзәл Уразованың кызының дебют чыгышы
Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразоваларның кечкенә кызлары зур сәхнәгә беренче адымнарын ясый башлаган. 26 гыйнварда Казанның “Уникс” концертлар залында узган “Балалы солянка” концертыннан Камилә дә читтә калмаган.
-
Татар Икшермәсе авылында яшәүче Бибениса Гыйльметтин кызы Гыйльметтиновага - 90 яшь
Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, «Мөхәмәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов тәбрикләделәр.
-
Татарстан сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында бара
Республикада 28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт саву 3 мең 396,9 тонна - бу исә 2018 елның шушы чорына караганда 2,8%ка күбрәк.