Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Ленинград ветеран-блокадачылары оешмасы башлыгына Рәхмәт хаты тапшырды

Узган якшәмбедә Россиядә Ленинградны камалыштан тулысынча азат итүнең 75 еллыгын билгеләп үттеләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөек Ватан сугышы ветераннары – камалыштагы герой-шәһәр Ленинградта яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Комяков белән очрашты һәм аңа яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова
с руководителем местной Казанской городской общественной 
организации "Ветераны Великой Отечественной войны – 
жители блокадного города-героя Ленинграда"
Альбертом Павловичем Комяковым

«Рөстәм Миңнеханов Альберт Комяковка яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова
с руководителем местной Казанской городской общественной 
организации "Ветераны Великой Отечественной войны – 
жители блокадного города-героя Ленинграда"
Альбертом Павловичем Комяковым

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.

  • Узган якшәмбедә, 27 гыйнварда, Россиядә Ленинградны камалыштан тулысынча азат итүнең 75 еллыгын билгеләп үттеләр.

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев