Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түләүле хезмәтләр бушлай медицина ярдәме алуга комачауламаска тиеш - Татарстан Президенты

"Акча түләгән кеше чиратсыз керә, ә дәүләт гарантияләре буенча ярдәм алучы көтеп утыра. Бу - дөрес түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Түләүле медицина хезмәтләре дәүләт гарантияләре нигезендә күрсәтелә торган бушлай медицина ярдәмен алуга комачауларга тиеш түгел. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

“Акча түләгән кеше чиратсыз керә, ә дәүләт гарантияләре буенча ярдәм алучы көтеп утыра. Бу агымны бүлергә кирәк, бу хакта берничә тапкыр әйткәнем бар. Бу - дөрес түгел. Сәламәтлек саклау министрлыгына да, Мәҗбүри медицина иминияте фондына да контрольне көчәйтү кирәк”, - диде Президент.

“Түләүле хезмәтләр булу – нормаль күренеш, ләкин аларның системасы дөрес төзелгән булуы мөһим. Алар Мәҗбүри медицина иминияте фонды эшенә зыянга булырга тиеш түгел”, - дип кисәтте Рөстәм Миңнеханов.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев