Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Яшьлек хәтирәләре"

-И, җаннарым, хәзерге газ мунчасы мунчамени ул. Менә без үскәндәге мунча, мунча иде ичмасам.

Без кечкенә вакытта тиз генә мунча тергезү мөмкинлеге булмагандыр күрәсең. Җиде-сигез йортка бер кара мунча булыр иде, улда булса бакча башында. Шул бакча башындагы күршеләр мунчасына йөртә иде әниебез безне-өч кызны. Күршеләр белән бик тату иделәр әти белән әни. Җәй көне әниләр нинди генә себеркеләр бәйләмиләр иде. Ык буендагы болыннан алып кайткан хуш исле мәтрүшкәләр, мөтлек үләннәре, каен кызы, имән егете белән төрелеп бик матур җәйге букетны хәтерләтсәләр, кышның салкын көннәрендә ныклы сәламәтлек бүләк итүче иң зур табибта иделәр алар. Мунча ягылган көнне әти өй түбәсеннән, ямь- яшел пар себерке алып төшә иде. Бераз пешекләп җибәргәч мунча эченә җәйге урманны хәтерләтеп ушны алырдай, берни беләндә чагыштырып булмаслык тәмле ис тарала иде.
Ах балачагым мунчасы, ничек сагынам мин сине! Шул татлы үлән исен, йотлыгып-йотлыгып исни идем. Менә шулай күңелле итеп яши торгач үсеп буйга җиттек. Авыл җире аулак урын бит инде ул. Төрле мәзәк хәлләрдә булгалый иде. Югары сыйныфта укып йөрү, әлегедә-баягы шимбә –мунча көне беренче булып мунча коендымда, иптәш кызлар белән клубка йөгердек. Ах яшьлек, ни өчен син шундый җилледә, очкын чыгарырдай кайнарда , чишмә суы кебек сафта, дәртледә икән?!
Биеп, җырлап, серләр серләшеп өебез янына җитеп килгәндә вакыт хәтсез иде. Ишек алдына килеп керүгә, сарайда мал-туарның нигәдер борчылуын, бәтиләр кычкырганын, сыерның ишетелер-ишетелмәс кенә мөгерәгәнен ишетеп тынып калдым. Сарайда ут бар кебек тоелды, багана башындагы ут күренгәндерме. Бу вакытта әниләр нишлиләр икән диеп тиз генә шунда ашыктым, безнең сарай галәмәт зур иде. Сарыклар өчен сарайның тәбәнәк ягы, ә сыер малы өчен биек түшәмле ягы. Сарай ишеге ачылуга бар җәнлек тын калды, ниндидер актан киенгән, тышкы кыяфәте белән ак, үтә күренмәле тукыманы хәтерләткән нәрсә печәнлеккә очып китте. Аннан соң һушны алырдай галәмәттән күзләрем тәгәрәп төшә яздылар. Сарыклар барсыда иркендә сыер ягында, ә сыер сарыклар урынында чүгәләп диярлек басып тора иде. Боларны күргәннән соң борылыргада куркып өйгә кадәр артым белән бардым, белгән догаларымны укып , өйгә кереп юрган астына чумганымны сизми дә калдым.
Иртән барлык мал-туарда үз урыннарында иделәр. Менә шулай дусларым, әйтсәм сүз, төртсәң күз. Ә мунчаны соңрак әти-әни бик матур итеп ишек алдында күтәрделәр, ләкин инде ул бала чакның якты хәтирәләре булып калган, болын чәчәкләре исе чыккан мунча түгел иде.

Аскарова Розалия,

Арча районы Пөшәңгәр авылы

Фото: https://pixabay.com | mikkooja1977

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев