Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Әлфия ярдәм көтә

Тенеки авылында яшәүче өч бала әнисе Әлфия Хисамиевага хәрәкәтләндерүче нейрон чире (БАС) дип аталган куркыныч диагноз куелуын, дәвалану курсының бик кыйммәт булуын газетабызда берничә тапкыр язган идек. Әлфия 2018 елдан бирле әлеге куркыныч чир белән көрәшә.

     Төркия клиникасында узылган медицина тикшерүеннән соң Россиядә куелган диагноз расланып, Әлфиягә дәвалану курсы билгеләнде. Инде Хисамиевлар Мәскәү шәһәренең Хадасса клиникасында дәвалануның беренче курсын уздылар. 21-30 ноябрь көннәрендә Әлфия ире Фидаил белән  Мәскәүдә  икенче курсны узачак. Ноябрь, декабрь, гыйнвар айларын дәвалану өчен препарат инде алынган.  Препарат ун көнлек курслар ундүрт көн ял белән аралаштырып алына.  Февраль  аеннан башлап дәвалануны өзмичә  дәвам итү өчен сигез айга 16 упаковка дару кайтарту кирәк. Ноябрь ахырында заказ бирү өчен 916000 сум түләү таләп ителә. Калган яртысын  дару кайтып, дәвалануга баргач түләп бетерергә кирәк булачак. Бу Хисамиевларның гына көченнән килә торган суммалар түгеллеге аңлашыла.   Болар бары тик дару бәясе генә. Ә клиникада бер көн яту  35000 сумга төшә.  Дәвалану курсы ун көнгә сузыла.

Хисамиевләр гаиләсенә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итсәк иде! Дәвага авыр бирелүче әлеге чир тагын да кискенләшмәсен өчен һәрберебез үз өлешебезне кертик! 

РЕКВИЗИТЛАР:

Сбербанк: 4279 3806 3738­ 1106 (Хисамиев Фидаиль Фагемутдинович – Әл­фи­я­нең ире)

АкБарс Банк: 2200 5301 8402 2309 (Хисамиева Альфия Ривкатовна)

АкБарс Банк: +7 908 349 04 10 (Хисамиева Альфия Ривкатовна)

Сбербанк: +79083439068 (Хисамиев Фи­­даиль Фагемутдинович) 

Оста  көмешчеләре, алтын йөрәкле халкы белән данлы Тенеки

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев