Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

«Әни вафат, хәзер үч алырга да кешем калмады» - детдом балалары язмышы (1 нче өлеш)

Бу язмада балалар йортында тәрбияләнеп чыккан һәм шунда тәрбияләнүче балалар тарихы.

«Безне бик „экзотично“ тәрбияләделәр»

Илһам, 20 яшь:

Минем әти мин туганда ук юк иде. Ә әни азып-тузып йөри торган хатын-кыз, анда минем кайгы булмады, мине балалар йортына бирделәр. «Әни» дигән төшенчәне мин бервакытта да аңламадым һәм ул вафат булгач та мин ниндидер ачы югалту, кайгы-хәсрәт хисләре кичермәдем.

Мин балачагымны бик начар хәтерлим. Әмма кайбер мизгелләр хәтергә сеңеп калган.

Безнең бик «экзотично» тәрбияләделәр инде. Вак-төяк шуклыклар өчен дә балаларны кышын трусикчан гына тышка алып чыгалар иде дә, карга ыргыталар иде.

Ә җәен җәза коралы — кычыткан. Мәңге онытасым юк, берсендә минем башымны кер юа торган машинага тыктылар, анда курыканымны аңлатып кына бетерә торган түгел.

Әгәр бала төнлә астына сисә, аңа җәза бирәләр иде. Кич һәм төне буе эчәргә су бирмиләр, клеенка өстенә кычыткан җәеп, шуның өстенә яткыралар иде. Ә астың юешләнеп уянсаң, бетте инде, чыбык белән яралар…

Берсендә коридордан чабып барганда тәрәзә төбендәге гөлне аудардым. Мине нәрсә көткәнен аңлап, елап җибәрдем һәм куркуымнан астыма олы йомышны йомышладым… Тәрбияче апа ярсып, мине җилтерәтеп алды да ванна бүлмәсенә өстерәп алып китте. Юындыра башлады, үзе миңа мыскыллы сүзләр кычкыра, суга…

5 яшьтән соң мине башка балалар йортына күчерделәр. Анда исә «дедовщина» иде.

Ниндидер гаебе булган балалар белән «старшаклар» аралаша иде — алар безнең белән махсус «тәрбияви» сөйләшү алып бара һәм эзләр калмаслык итеп кыйный.

Әле җәза психиатриясе дә бар иде: үз-үзен начар тоткан балаларны бер айга психушкага ябалар иде. Анда барасы балаларны мәктәп линейкасында, бөтен балалар алдында әйтәләр иде, янәсе башкаларга да сабак.

Кайберәүләр балалар йортында ирек дип әйтә. Юк, без ирекле түгел. Интернаттан — метрога, метродан — музейга, ә калган вакытта син койма артында.

Ирек турында хыяллана идем. 18 яшемне бик көттем. Ветеринар булырга хыялландым, чөнки хайваннарны бик яратам.

Гаилә турында фильмнардан карап, китаплардан укып кына белә идем, анда барысы да бик гади, рәхәт дип уйлый идем.

15 яшьтә мин гаиләгә эләктем. Минем күзаллауларым өлешчә акланды. Мәсәлән, әти-әнинең дуслар түгел икәнен аңладым, алар белән субординация сакларга кирәк. Әле тагын укырга да кирәк иде.

Гаиләгә килеп эләккәч киләчәгем турындагы хыялларны үзгәрттем. Мәсәлән, ветеринар булып эшләүнең асылын аңладым, физика белән мавыгым киттем. Хәзер мин Финанс университетында укыйм.

Өйдәге балалар белән озак кына мөнәсәбәтләр кора алмадым: таныша белмим, сөйләшеп китә алмый һәм бу мине бик борчыды. Барысы да студент булгач үзгәрде, шунда гына мин ачылып аралаша башладым.

Дәвамы булачак

 

 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев