Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Бәхетле картлыкка – икәүләп

Кулларына мәхәббәт символы - аккошлар сыны тоткан бу пар Югары Шытсудан Разия һәм Нурислам Һидиятуллинар. "Сеңлем бүләк иткән иде. Менә монысы мин, картайдык инде, дип башымны аска иеп торам. Ә бабаем егетләрчә, юк, әле безнең гөрләтеп кенә яшәр чак, дип илһам бирә", - ди Разия апа ярату тулы карашлары белән...

Кулларына мәхәббәт символы - аккошлар сыны тоткан бу пар Югары Шытсудан Разия һәм Нурислам Һидиятуллинар. "Сеңлем бүләк иткән иде. Менә монысы мин, картайдык инде, дип башымны аска иеп торам. Ә бабаем егетләрчә, юк, әле безнең гөрләтеп кенә яшәр чак, дип илһам бирә", - ди Разия апа ярату тулы карашлары белән бабаена күз сирпеп. Әнә шулай бер-берсен кадерләп, хөрмәтләп, авыр чакларда якыныңнан көч алып яшәгәндә генә мәгънәле һәм тыныч, бәрәкәтле һәм бәхетле картлыкка ирешергә мөмкиндер. Аларны картлыкка җиткән, дип әйтү дә шартлы рәвештә генә. Һаман да элеккечә яшь, җитез, ипле, яшь күңелле үзләре.

"Мин үзем Саурыш авылыннан. Нурисламны Шытсуга китапханәче булып эшкә килгәч очраттым. Беренче күрүдә үк сабыр, тырыш икәнлеген аңладым. Ул көрәшче дә иде әле, - ди Разия апа гомер иткән карты белән горурланып. - Ишле гаиләгә килен булып төштем. Алты почмаклы өйдә ун кеше, унбер бәкәй бер бозау идек башта. Ике килен бергә беренче балаларыбыз - малайлар алып кайтып, биш ел бергә, әткәй-әнкәй нигезендә яшәдек, әле өйләнмәгән егет тә бар бит. Аннан соң олы малай белән килен башка чыгып киттеләр, икенче малай да өйләнде. Тагын ике килен бер йортта дүрт еллап тату, дус гомер иттек".

Чыннан да, кыз чактагы уйлары дөрес булып чыккан, сайлаган яры ышанычын аклаган. Нурислам абый егерме ел машина йөрткәннән соң, тегермәнгә эшкә алына. Ул чакта алты авылга бер тегермән. Көн саен капчык күтәреп икмәк, он ташыйсы. Тузанлы, авыр хезмәттән кайткач та ялкауланып утырмый, кичен итек басып тормышын алып бара гаилә башлыгы. Бер-бер артлы туган өч улына үрнәк әти булып, аларны хезмәт белән тәрбияли.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Замирә Касыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шытсу