Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Өч орденлы савымчы

Ул орденнар юкка гына бирелмәгән инде.

Намуслы фидакарь хезмәткә хөрмәт зурдан бездә. Быел Казанның "Баскет-холл" залында узган уңыш бәйрәмендә һәр районнан хезмәт ветераннары да чакырылган иде. Безнең районнан әлеге тантанада "1 Май" колхозының (хәзерге "Шытсу" җәмгыяте) Мамалай фермасында кырык ел сыер савучы булып эшләгән җитмеш ике яшьлек Мәрьямниса апа Мәүлиева катнашты.

Ул 1966 һәм 1975 елларда СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Хезмәт Кызыл байрагы, 1986 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Болардан тыш хезмәт елларының истәлекләре булып күп санлы мактау грамоталары һәм дипломнар саклана.

Мәрьямниса хезмәт юлын унбиш яшендә Мамалай фермасында сыер савудан башлый һәм бөтен тормышын терлекчелеккә багышлый. "Без эшләгән 1955-1995 елларда сыерлар сөтле булганлыктан, егерме литрлы бер аппаратка ике сыерның сөте сыймый иде. Кул белән сауган чакларда да продуктлы булды сыерлар, кулыма еш кына кан төшкәнен онытасым юк. Аннары сөтле сыерларны өстәп ашатып, аерым тәрбияли идек. Яз көне уҗымга чыгарудан башлап, көзгә кадәр сыерларны яшел үләндә йөртеп ашаттык. Арыш уҗымыннан соң, ул басу сукаланып борчак чәчелә иде. Аннары көз көне борчак ашатып, яңадан күп итеп сөт савып ала идек. Сыерларымның һәрберсенә исемнәре белән дәшеп, яратып эшләдем. Шуңа күрәдер, берсенең дә авырып бракка чыгарылганын хәтерләмим. Картаеп, сөтләре беткәч кенә иткә тапшыралар иде. Өч җилемле сыер сауганым булмады. Ул орденнар юкка гына бирелмәгән инде. Эшләгән кешегә электә зур иде хөрмәт, хәзер дә шулай. Менә бит, олыгайгач та онытмыйлар. Нинди зур тантаналарда катнашып, кунак булып кайттым",- дип Мәрьямниса апа сүзен дәвам итте. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев