Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

"Ләйсән - өебезнең нуры, безнең йолдызыбыз, Феябыз..."

Сабаның Яшьләр урамында яшәүче Ләйсән Зарипова белән дуслаштым. Үзе ихлас, ягымлы, тормышны бары тик якты төсләр белән генә кабул итүче бу самими кыз бала белән танышуыма бик шатландым.

Аның янында башкалар зары мәгънәсезлек тоела. Кечкенә генә эшләрне дә зур итеп шапырынучыларның гамәлләре дә югалып кала сыман. Балалар - Аллаһтан бирелгән бүләк. Ә Даун синдромлы балалар сынау да кебек. Аларны тәрбияләү өчен нык сабырлык, тыныч холык кирәк. Андыйларны юкка гына "Кояш балалары" дип атамыйлар икән. Ул, чыннан да, кояш кебек өй эчен яктыртып, җылытып тора. Үзеннән сибелгән нурлары башкаларны да иркәли. Аның янында ешрак буласы, аралашасы килә. Ә ул дуслары булуны бик ярата. Әмма һәркемне дә дус итә алмый. Чын дусларны, үзен ихлас яратканнарны йөрәге белән тоя.

- Кеше килгәнне бик ярата кызыбыз. "Балкыш" социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән килүче апаларын шулай яратып каршылый иде, сезне дә бик ошатты әле, - ди әнисе Рәмзия ханым.

Ләйсән - гаиләдә ике апасыннан соң көтеп алынган кызчык. Җитди диагнозлы булуы туып ун ай узганнан соң ачыкланган.

- Ул чакта бик авырдан кичердек инде. Хәзер аннан да кадерле кешебез юк, өебезнең нуры. Безнең йолдызыбыз, Феябыз дип кенә йөртәбез. Шулай әйткәнне бик ярата. Балалар бакчасына да йөреп алды әле. Янында булыр өчен үзем дә шунда эшкә урнаштым. Нинди икәнен күрсен диеп, 1 сентябрьгә формалар киертеп, мәктәпкә дә алып бардык. Аннан соң, Әлфия Йосыпова өйгә килеп укытты. Аңа бик зур рәхмәтлебез, Ләйсәннең кәефеннән генә торды, сабырлык белән хәрефләрне танырга өйрәтте. Хәтере бик әйбәт, интернетны бик тиз үзләштерде, төгәллек бик зур үзендә.

Быел май аенда 18 яшь тулган Ләйсәнгә. Шөгыльләре дә бик күп аның. Гәүдәсенең сыгылмалылыгына исебез китте. Үзлегеннән катлаулы биюләр өйрәнгән. Күз ачып йомганчы шпагат төшә. Шул арада бәйләвенә барып тотына, компьютерда уйнап алырга да өлгерә. "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ыргак белән бәйләргә өйрәткәннәр үзен. Ул бәйләгән әйберләр кибетнекеннән бер ни белән дә аерылмый.

Физик мөмкинлекләре чиклән­гәннәр арабызда яши. Тормыш алга барган саен артып та торалар. Ничек кенә булмасын, без аларга ярдәм кулы сузарга, язмышына битараф калырга тиеш түгелбез. Алар да безнең кебек үк яшәүгә хаклы. Физик мөмкинлекләр чикләнү - ул хөкем карары түгел, гомерне һәркемгә матур итеп үтәсе. Әле аларның ихтыяры, тормышны яратулары гадәти, сәламәт кешеләргә караганда күп тапкырлар көчлерәк. Ә инде аларны кайгыртучы, балалары өчен үзәкләре өзгәләнеп яшәүче әти-әниләренең сабырлыкларын, олы йөрәкле булуларын үлчәргә бернинди бизмән юк. Кояш кызы Ләйсән белән күрешкәч, шуңа кабат инандым.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев