Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

“Мине Америкада да тыңлыйлар”

2008 елда Сабага Казан артистларын төяп "Музыкаль десант" килеп төшә.

Сәхнәдәге җырчы-йолдызларны күргәч, кечкенәдән җыр белән мавыккан 17 яшьлек Айнур Халиевның, күңелендәге яшертен хыял кузгала: "Мин дә алар кебек зур җырчы була алам бит", - ди ул. Айнурның сүзләре рас килерме-юкмы - анысын вакыт күрсәтер, әмма әлегә шунысы хак: бүген Айнур районыбызда иң танылган җырчыларның берсенә әверелеп бара. Инде киләчәктә республика тамашачысының күңелен яулау хыялы белән яши җырчы егетебез. Түбәндә Айнур белән кыска гына әңгәмәне тәкъдим итәбез.

- Айнур, музыка дөньясына ничек кереп киттең?

-Җыр сәнгатенә тәүге адымнарымны балалар бакчасында ясадым. Хәтерлим, яследә "Нәни чебиләр" дигән җыр өйрәттеләр үземә. Нинди генә бәйрәм, конкурс булмасын, миңа һаман шул "чебиләр"не җырлаталар. Ул җыр чистый тәңкәмә тигән булган күрәсең, әнигә: "Җитте, башка беркайчан да җырламыйм", ­- дип әйткәнем истә. 7-8 сыйныфларга кадәр сүземдә тордым. Аннан музыка мәктәбенә йөри башладым.

- Беренче чыгышыңны хәтерлисеңме?

-Әлбәттә, мәктәп сәхнәсендә, гашыйклар көнендә булды ул. Бик борчылганымны хәтерлим. Бервакыт балалар бакчасында музыкадан укыткан Дания апаны очраткач, озаклап сөйләшеп тордык. Баксаң, кечкенә чагымда мин "Сандугач керде күңелгә" конкурсында катнашып, лауреат та булганмын. Бу турыда онытылган гына...

- Күп җырларыңнын сүзләрен үзең иҗат иткәнсең икән...

- Әйе, беренче шигырем - "Ялган мәхәббәт"не 2007 елда яздым, соңыннан аны көйгә салдык. Бик популяр җыр булып чыкты, хәтта Америкада да тыңлыйлар аны. Америка егете Джордж Адамс татар җырларын бик яратып тыңлый икән, аларны ятлый, фортепианода уйнап җырлый. Минем "Ялган мәхәбәт"не дә җырлап, камерага төшереп, интернетка керткән.

- Репертуарыңа җырларны ничек сайлыйсың?

- Җырны беренче тыңлауда ук йөрәккә май булып ята ул, күңелдәге кылларны селкетә. Үзеңнең җырыңны әллә-каян танып аласың.

- Кумирларың бармы?

- Кумирларым - Салават, Рәсим Низамов, Ильдар Әхмәтов. Иҗатлары шулкадәр якын, яңа җырларын көтеп алам мин аларның. Җырларының көе дә җанга ятышлы, сүзләре дә мәгънәле. Бөтенләй тыңламыйм диярлек. Татар малае бит мин, туган телемдәге җырларга гына өстенлек бирәм.

- Айнур, остазларың кем?

- Фәрит Әбүбакиров һәм Миңгол Галиев. Фәрит Әүбакиров миндә музыкага мәхәббәт уятты. Миңгол абый Галиев белән исә студент вакытта дуслаштым. Бервакыт аның дәресенә ашыкканда көчле яңгырга эләктем. Аудиториягә кергәндә бар җиремнән су тама, шул арада тавышым да карлыккан. Минем бу кыяфәтне Миңгол абый күрде дә: "Чирлисең бит син, энем"- ди. Үзенең янына китереп утыртты, бөтен лекциясен онытып, миңа: "1 кашык тоз, су, уксус..." дия-дия тамак чәйкау тәртибен өйрәтә башлады. Бик кешелекле ул, укучылары өчен җанын-тәнен бирергә риза. "Һәр сөйләшә белгән кеше җырлый белергә тиеш", - дип кабатларга ярата Миңгол абый.

-Күптән түгел "Кычытанлы яшьлек" җырына клибың дөнья күрде. Укучыларыбызга бу турыда да сөйләп кит әле.

- Клип герое ­- озак еллар Оет авылында яшәгән сукыр бабай. Кызганыч, ул хәзер вафат. Ләкин минем аның ачы язмышы турында сөйлисем килде. Телевидение архивында бераз казынгач, аның турында видеоязмалар таптым һәм аларны клибымда кулланырга булдым. Бик мәгънәле, йөрәккә тия торган клип килеп чыкты.

-Дискың чыккан дип беләм...

- Әйе, 2011 елда "Ачуланма, әнкәй" исеме астында тәүге дискым дөнья күрде. Анда барлыгы 12 җыр кергән һәм бонус итеп бер клип та бар. Шөкер, дискларым тиз арада сатылып бетте.

-Айнур Халиев киләчәккә нинди планнар белән яши икән?

- Планнарым зурдан: март-апрель айларында районыбызның берничә авылында концерт куярга исәплим. Алга таба да тамашачыны яңа җырлар, клиплар белән сөендерергә телим.

Әңгәмәдәш - Алсу Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X