Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Немецлар яхшы каршылады

Казан аграр университе­тының агрономия фа­куль­­тетының өченче курсында укучы Көек егете Ленар Саматов җәйге каникул чорында Германиядә эшләде.

Әзерлек чаралары уку елында ук башлана. Ике курсташы белән "Дойла-Нинбург" программасы буенча кыш көннәрендә немец телен өйрәнү курс­ларында укыйлар. 23 май көнне Россия күләмендә җыйналган бер төркем студентларны программаның вәкил­ләре Мәскәүдән автобус белән Германиянең Нинбург шәһәренә озатып куялар. Чит ил техникасында эшләү өчен башта бер атна укыйлар, аннары фермерларга беркетеләләр. Ленар: "Мин хуҗамнан уңдым, Беант Мастов гаҗәеп яхшы кеше булып чыкты. Алар мине үз гаилә әгъзалары кебек кабул иттеләр. Хатыны - укытучы. Ике кызлары һәм бер уллары бар. Барлык уңайлыклары тудырылган аерым бүлмә бирделәр. Бигрәк тә интернет челтәренә тоташканлыгы куандырды, скайп аша көн саен әти-әниләр, туганнар, дус­лар белән аралашып тордым",- дип башлады сүзен.

-Немец фермеры нәрсә белән шөгыльләнә, син аларга нинди хезмәт күрсәттең?

-Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә һәм биогаз ясый. 1000 гектарга якын җире бар, шуның 700 гектарында кукуруз, калган мәйданында кыяклы печән белән азык чөгендере үстерә. Мин башта "Джон-Дир" тракторы белән чәчүгә җир әзерләдем, аннары күпчелек вакытымны терлек азыгы әзерләүдә берничә төрле хезмәт башкара торган ""MaCORMICK" тракторында эшләдем. Кукурузны чәкәне белән бергә туратып сенаж салдык. Анда массаны таптатып тыгызлауга һәм өстен ябуга зур әһәмият бирелә. "Терлек авызына сыйфатсыз азык керергә тиеш түгел",- дигән принцип саклана. Сыерлар алдына салынган сенажны да белгечләр даими тикшереп торалар. Әз генә кыза башласа да ашатмыйлар. Сыерлар саву залында савыла, муеннарына комьютерга тоташкан датчик­лар тагылган. Торакта бер савымчы эшли. Биредә "WEIODEMANN" маркалы универсал трактор хезмәт күрсәтә: азыкны тарата, бульдозеры белән сыерларның алдыннан калган сенажны эттереп чыгара, әйләнә торган түгәрәк себерке белән торакның аслыклары юдырыла. Чисталык югары дәрәҗәдә куелганлыктан торакта бернинди тәмсез ис тә юк. Көндәлек тирес вакуум белән суыртылып торыла. Ул органик ашлама һәм биогаз ясау өчен файдаланыла.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев