Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Рәхмәт сезгә, волонтерлар

Саба һәм Балтач районнарының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре каршында оештырылган волонтерлар хәрәкәтендә катнашучылар "Хезмәт десанты" республика акциясенә кушылып, узган атнада Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернатында булдылар.

-Ике район яшүсмерләренең изге гамәл белән шөгыльләнүләре коллективны сокландырды. 9-11 сыйныф укучыларын берләштергән волонтерлар безнең интернатта тәрбияләнүче балаларны концерт программасы белән куандырганнар иде. Без шул очрашу вакытында аларның гимннары аша "Кем ул волонтер?" дигән сорауга җавап таптык.

Яз башында волонтер дусларыбыз чәчәк үсентеләре күчерергә булышып киттеләр. 10 майда яңадан "Балкыш" үзәге белгече, кураторлары Илсөяр Закирова җитәкчелегендә чәчәк утырту өчен түтәлләр әзерләделәр. Җир казу эше авыр хезмәт булса да, егермедән артык егет һәм кыз сынатмады, эшне башкарып чыкты. Без, изгелек юлында йөрүче яшьләргә куанып, үзләренә генә түгел, аларны тәрбияләгән әти-әниләренә дә олы рәхмәтебезне җиткереп, автобуслары күздән югалганчы озатып калдык. Һәр ата-ананың үстергән баласы волонтерлар сафына басарга омтылсын иде дигән теләктә калдык,- дип хәбәр иттеләр Югары Утар балалар интернатыннан.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев