Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Үзем генә гаепле

Шулай йөри торгач, Венераның үземә игътибар итүен сизә башладым. Ул кайвакыт Казаннан дәрес өчен кирәкле берәр нинди методик белешмә алып кайтуымны үтенә. Сатуда булмаса да, мин аны табам, чөнки апам да, абыем да вузда белем бирәләр. Венераның миңа хөрмәте көннән-көн артканын тоям. Инде ул мине атна ахырында көтеп ала.

Мин Казанда университетта укыганда авылыбызга яшь укытучы Венера килде. Сары чәчен матур итеп җыеп куйган, зур күзле бу кыз авылыбызның берничә егетен үзенә гашыйк итте. Шул исәптән, мине дә. Иртә-кич Венера турында гына уйлыйм, шимбә авылга кайткач, аның белән очрашу өчен сәбәп эзлим. Мәктәпкә кереп чыгам. Аны күрсәм, шулкадәр дулкынланам. Хәт­та күзлә­ремне элпә каплаган кебек була. Төшеп калган егет тә түгел үзем. Озын буйлы, спорт белән шө­гыльләнүче студент.

Шулай йөри торгач, Венераның үземә игътибар итүен сизә башладым. Ул кайвакыт Казаннан дәрес өчен кирәкле берәр нинди методик белешмә алып кайтуымны үтенә. Сатуда булмаса да, мин аны табам, чөнки апам да, абыем да вузда белем бирәләр. Венераның миңа хөрмәте көннән-көн артканын тоям. Инде ул мине атна ахырында көтеп ала. Җитәкләшеп, авыл урамнарын әйләнәбез. Кышның нинди матур сихри матурлыкка төренгәнен шул елда гына күрдем. Ап-ак кар яуганда сөйгәнең бе­лән янәшә атлау, аның ымсындыргыч иреннәреннән үбү нинди ләззәт биргәнен шул елда гына тойдым.

Җәй көне бераз акча эшләү нияте белән, еракка йөрүче поездга проводник булып урнаштым. Минем белән курсташым Наташа да эшкә керде. Бик чибәр иде ул, өстәвенә чая да. Аның белән якынайганымны сизми дә калдым. Уйнап кына баш­ланган эштән уймак чыкты. Көз көне укый башлагач, Наташа миннән йөкле икәнен әйтте. Мин аның бала табуына кискен каршы төштем. Әмма Наташа, авылга кайтып, әти белән әнигә барысын да сөйләгән. Алар аптырап калганнар, апаны чакыртканнар. Ул бөтенесен хәл итте. Авыл советына барып сөйләште дә, безгә “ир белән хатын” дигән документ тоттырдылар.

Наташаның әтисе бер авылда рәис икән. Ул безгә чып-чын рус туе ясады. Туганнардан апа гына иде. Мин юри эчтем-эчтем дә, кая ауганымны да белмичә йоклаганмын.

Шулай итеп яратмаган кеше белән гаилә тормышы башланды. Наташа беренче көнне үк ит ашамаганын әйтте, веген-вегетариан, янәсе. Ә мин бүре сыман ит яратам. Һәркөнне ит ашамасам, тамагым туймый. “Табын серләре” дигән китап сатып алып, ашарга пешерергә өйрәнергә туры килде.

Октябрь бәйрәме якын­­лашканда кызыбыз туды. Башта сизелмәсә дә, соңрак аңладым: ул минем бала түгел иде. Беренчедән, ни миңа, ни хатынга охшамаган, икенчедән, минем исәпләүләр буенча ул соңрак туарга тиеш иде. Шулай да бик яраттым мин ул баланы.

Университетта алган белем буенча беркая урнашмадым. Тимер юлда эшләдем, чөнки анда күбрәк төнлә эшләргә кирәк иде. Сәбәбе — яратмаган кеше белән йоклыйсым килмәде. Кызыбыз Азалия 19 яшендә үк кияүгә чыкты. Шуннан мин Наташа бе­лән аерылдым. Загска барып, гариза язуымны әйткәч, Наташа әлләни тавыш чыгармады. Фатирны да, хәтта машинаны да аңа калдырдым. Бу вакытта апа яман чир белән авырый, көннәре санаулы калган иде. Гаиләсе юк. Аның янына күчендем.

Авылга кайтып йөрсәм дә, Венера белән очрашып сөйләшмәдек. Баш кагып кына исәнләшеп уза идек. Ул утыздан узгач кына үзеннән шактый яшь егеткә кияүгә чыкты. Бала таба алмаган, шуңа бер яшь ана роддомда калдырып чыккан малайны уллыкка алганнар диделәр. Бәхетле яши дип беләм. Озын телле гайбәтчеләр Венераның бала таба алмавын миннән күргәннәр, имеш, яшьлегендә миннән узган булган да, бала төшергән ди­гәннәр. Әллә нинди нахак сүзләр дә сөйли бу халык...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев