Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Ягымлылыгы белән кешеләр күңелен яулаган мөгаллимә

Минем сеңлем Миңсылу Тимершык сигезьеллык, Саба урта мәктәпләрен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия иститутында югары белем алган. Хезмәт юлын Миңгәр башлангыч мәктәбендә баш­­лый.

Вәрәкыя Зарипова аны укыту һәм тәрбия бирү серләренә өйрәтә. (Сеңлем шул елларын зур рәхмәт хисләре һәм сагыну белән искә ала). Аннан соң Тимершык урта мәктәбендә технология, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, уку-укыту буенча директор урынбасары булып эшли. Тырышлыгы, сабырлыгы белән һәркемгә үрнәк булып тора.

Хәзер инде Миңсылу - бөтен го­ме­­рен, көчен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, эчкерсезлеге, ихласлыгы, ягымлылыгы белән кешеләр күңелен яулаган мөгаллимә. Укучыларының хәтерендә дә иң кадерле кешеләренең берсе булып сак­ланып калган олы хөрмәткә лаеклы зат! Үзенең тирә-ягыңдагы кешеләргә әле дә шатлык өләшә, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә олы ихтирам казанды.

Укытучы хезмәтендә иң зур бәя - укучыларының яратуы, ата-ана­ларның ихтирамы һәм, әлбәттә инде, хезмәттәшләренең хөрмәте. Аның тырыш хезмәте - тормыш өлгесе, яшә­еш чыганагы. Укытучының иң­ олы куанычы - укучыларның уңышларын күрү. Миңсылу Фәнәви кызының 30 еллык педагогик эшчәнлеге югары бәяләнә. Аңа Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыкларының Мактау грамоталары бирелде, 2012 елда "Иң яхшы укытучы" грантына лаек булды.

Кеше күңеле өчен иң кадерле, җылы урын - аның гаиләсе, тормыш иптәше белән бергә тергезгән учак, балалары, оныклары янәшәсендә. Сеңлем - гаиләсендә үз бәхетен тапкан хатын-кыз. Тормыш иптәше Тәфкил белән төп нигезнең җылылыгын саклап, бөтен туганнарын үз яннарына җыеп, туплап, авылдашларыбыз сокланырлык итеп яшиләр. Олы уллары Ленар хезмәт юлын авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап башлады. Гаи­­лә корып яши, Әмир исемле уллары бар. Кечкенә уллары Илназ мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала. Сеңлемнең балалары иҗади, тырыш, тәвәккәл булулары белән аерылып торалар.

Миңсылу Фәнәви кызы (фотода - уртада) чын мәгънәсендә тормышта үз урынын дөрес табып, хезмәтеннән ләззәт алып эшләп, шуның уңай нәтиҗәсен күреп яшәүче бәхетле мөгаллимә дияр идем.

Зәмфирә Нуруллина,

Тимершык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев