Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Өйләнмичә дә калуың бар...

Троллейбуста өемә кайтып барам. Тукталышта 4 кыз керде. Бизәнгәннәр, ясанганнар, "минем зур булып күренәсем килә" категориясеннән.

Урамда, язның исе борынны кытыкласа да, салкын, юеш кар явып тора, ә кызлар җәйгечә киенгән - баш киеме юк, өсләрендә юка гына куртка(әнием андыйларны "әтәч тиресе" дип атый). Алар белән берьюлы троллейбуска кергән әби әкеренләп-әкеренләп бер бушаган урынга таба атлый башлаган иде дә, кызларның берсе, йөгереп барып, әлеге урынга килеп тә утырды. Калганнары исә бу хәлдән кычкырып көлделәр. Әбигә урын бирим дип тора башлаган идем, теге компаниядән берәү: "Пошли назад, там поугараем", дигәч, барысы бергә троллейбусның артына китеп, сөйләшүләрен шунда дәвам иттеләр. Аларның сүзләрен бар троллейбус тыңлап барды: төп тема булып, БДИ(дөресрәге аны яманлау), клубларга йөрү, егетләр, киенү-бизәнү торды. Уйлап куйдым, менә, киләчәк кемнәр кулында. Менә алар - ана буласы кызлар! Менә алар - киләчәк буынны тудыручы, тәрбияләүче, үстерүче кешеләр. Юк, мин үземнең булачак хәләл җефетемне, минем балаларымның әнисен андый булуын теләмим!

Үзем укыган уку йорты алдына чыгып баскач та, ирләрчә йөткереп, тәмәке көйрәтеп торучы кызларны күреп, җаным әрни. Кызларның үзләреннән бу турыда сорагач: "Мне это нравится, ведь сейчас курить модно", - дип җавап кайтардылар. Беләм инде мин андыйларны. Бер танышым "модно" дип 14 яшендә тәмәке белән шаяра башлады. Хәзер исә аны ташлый алмый интегә. "Яшем бара, кияүгә чыгарга вакыт, ләкин тәмәке тарткан кыз берәүгә дә кирәкми икән шул. Юләр булганмын тәмәкене авызыма алып", - ди. Чыннан да, кызлар, тәмәке белән ничек кенә текә күренмәсәгез дә, беренче чиратта безгә сәламәт кызлар кирәк. Шуңа да спиртлы эчемлекләр, тәмәке белән мавыкмавыгызны киңәш итәр идем.

Кызларның тышкы кыяфәтләренә дә тукталмый булдыра алмыйм: крокодил тиресеннән, тәнгә лөпелдәп ябышкан чалбар, үтә-күренмәле блузка, зур үкчәле аяк киеме, ябыштырылган керфек һәм тырнаклар, күз төсен үзгәртә торган линзалар... Бер сүз белән әйткәндә - курчак. Таш курчак. Кызлар, кайда эчкерсезлек, самимилек, гадилек? Бу киемнәрегез белән нәрсә әйтергә телисез? Шәхсән үзем андый кызларга хөрмәт белән карамыйм, алар миңа "беркөнлек" булып күренәләр. Гади, шул ук вакытта затлы һәм зәвык белән киенгән кызларны охшатам мин. Анысы, рус әйтмешли, дело вкуса, үз фикеремне беркемгә дә такмыйм.

"В контакте" сайтында төрле кызларның "битләренә" юлыгам. Бервакыт, татар исем-фамилияле кызның "битенә" кергәч, шок хәлендә калдым. Фотода - ярымшәрә кыз, статуста - сүгенү сүзләре кергән "акыллы" фикерләр, татарлыкның, диннең бер генә тамчысы да юк. Аяныч.

Әйе шул, хәзерге заман кызлары сыра түгел, ә кыйммәтле виски яки коньяк кына эчә, кыйммәтле тәмәке тарта, кыйммәтле клубларга йөри. Боларны күреп, авыр сулыйм һәм "Аллаһка тапшырган" дип кенә пышылдыйм. Болай булса, өйләнмичә дә калуың бар...

Ильшат Кәримуллин,

КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X