Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Йөзеннән нур сирпелә

Мондый сүз гадәттә ак яулык­лы ак әбиләргә әйтелә. Әмма йөзеннән нур сирпелә торган якты күңелле, йомшак телле, әдәпле-ихсанлы бабайлар да була.

Әйтик, Олы Нырты авылында яшәүче 79 яшьлек хезмәт ветераны Әхмәт абый Баһавиевка карата башка сүз табып та булмый. Ул - "Саба" совхозының (хәзер "Нырты" җәмгыяте) данлыклы игенче-механизаторы.

Ул АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина белән безне елмаеп каршы алды. Халыкта шундый сүз бар, кешенең тормышын, эчке кичерешләрен аңлыйсың килсә, ботинкасын киеп, ул атлаган юлдан узып кара, диләр. Әхмәт абыйны да язмыш кайсы гына ярларына кагып сынамаган да, ничек кенә итеп сындырырга теләмәгән, әмма ул бирешмәгән.

Әтиләрен Бөек Ватан сугышына озатканда өйдә берсеннән-берсе яшь биш бала калалар. Әнисенең һәм үзләренең тырышлыклары белән барысы да Җиңү көнен сау-сәламәт, исән-имин килеш каршылыйлар. "Ун яшьтә колхозда ат көтүе көтә башладым",- ди ул сугыш урлаган балачагын искә төшереп. Алар бәхетеннән сугышка киткән әтиләре 1947 елда исән-сау кайта. Тормыш үз юлын ала, гаилә тагын ике балага ишәя. Үз тамагын үзе туйдыру нияте белән Әхмәт унҗиде яшендә авылдашларына ияреп, Новокузнецк шәһәренә шахтага эшкә китә. Шуннан армия сафларына алына. Өч ел Тын океан флотында хәрби бурычын үтәп, туган ягына әйләнеп кайта. Арча районы Үрнәк поселогында механизаторлар әзерләү курсында укып, тракторчы таныклыгы ала.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Гөлсинә Галимуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олы нырты

2
X