Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Зөлфия – Универсиада йөзе

"Минем өчен универсиада күптән башланды"

Зөлфияне мин күптәннән беләм. Бер мәктәптә укыдык, бергә лагерьларда ял иткән, биеп-җырлап йөргән чаклар бар иде. Аннары юлларыбыз кисешмәде. Быел миңа Казанда уздырылган Бөтенроссия мөселман һәм милли кием дизайнерлары бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы булырга туры килде. Эшем һәр модельны киендереп-бизәндереп сәхнәгә чыгарудан гыйбарәт иде. 90-60-90 параметрлы модельләр арасында Зөлфияне күргәч, шаккаттым! Баксаң, ул чын модель булып киткән икән! Шунда Зөлфия белән күрешеп сөйләшергә сүз куештык. Әле күптән түгел тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште: Зөлфия 2013 елда Казанда узачак Универсиаданың йөзе булачак! Хәер, әйдәгез, бу хакта аның үзе белән сөйләшик.

- Зөлфия, "универсиада йөзе" дигән сүзне күп тапкыр ишетсәм дә, һаман мәгънәсенә төшенеп бетә алмыйм...

- Ул - гади волонтер. Ләкин, дөресен генә әйткәндә, бик үк гади дә түгел инде (көлә)... Универсиада йөзенең төп эше - әлеге зур чарага әзерлек һәм аның барышында җиңүчеләргә бүләк тапшыру. Шулай ук тәкъдир итү, махсус чаралар, тантаналарда катнашу хокукына да ия без. Казанны тәкъдир итү фотосурәтләрендә һәм видеороликларда да универсиада йөзләрен күреп була. Россия буенча без барлыгы 350 кеше. Барыбыз да студентлар. Арабызда матурлык конкурсларында җиңүчеләр дә, спорт мастерлары да, төрле фестиваль лауреатлары да бар. Барыбыз да бик сәләтле, һәрберебездән яхшы энергия бәреп тора.

-Белгәнемчә, әлеге дәрәҗәгә ирешер өчен сезне җиз иләк аша иләгәннәр...

-Алай димәс идем. Бер авырлыгы да булмады. Беренче эш итеп Интернетта универсиаданың сайтында теркәлергә кирәк иде. Соңыннан университеттан шалтыратып, 2нче турга үтүем хакында шатлыклы хәбәр җиткерделәр. Аннары жюри каршында имтихан тоттык... Ул 2 өлештән торды. Беренче өлештә үзең турында сөйлисең, ә икенчесендә берәр шөгылеңне күрсәтәсең. Мин җырладым Тавышымны ошатканнар, күрәсең, җиңүче булдым. Менә шуннан башланды да... Көн дә репетиция, укулар, өйрәтүләр... Күптән түгел универсиадага бер ел калуны зурлап билгеләп үттек. Белгәнегезчә, бу көнне Казанның үзәк урамында стела ачылды - ул Универсиадага күпме көн калганын минуты-секундына кадәр санап бара. Анда да катнашырга туры килде. Тиздән универсиаданың репетициясе башланачак. 2013 елда көтеләсе әлеге зур чараны кабатлап караячакбыз. Шунсыз булмый: дөньяның 176 иленнән килгән 13500ләп спортчыны тиешле дәрәҗәдә каршы алырга кирәк.

-Зөлфия, шәхсән үзең универсиададан нәрсә көтәсең?

-Минем өчен универсиада инде күптән башланды. Шуның белән яшим, ашыйм, йоклыйм. Яңа эмоцияләр, яңа танышулар... Мондый зур чараның кечкенә генә бер кыйпылчыгы булу - зур бәхет, гомерлек истәлек.

-Бу сорауны да бирми түзә алмыйм: ничек модель булып киттең?

-Мәктәпне тәмамлагач та, дусларым: "Сиңа модель булырга кирәк, берәр агентлыкка портфолиоңны илтеп карамыйсыңмы?" диделәр. Ә нигә юк? Буй-сыным бар дигәндәй (Зөлфиянең буе - 180 см - авт.)... Тиз арада фотога төшеп, портфолио ясадым да, Казанда популяр булган "Ильдан-Лик" модельләр мәктәбенә киттем. Фотоларны бик ошаттылар. Бер сум түләмичә әлеге мәктәптә белем алдым. Хәзерге вакытта мода күрсәтүләрдә төрле модельерларның киемнәрен тәкъдим итәм.

-Миңа калса, авыл җирлегендә туып-үскән кызлар Казанга килгәч югалып калалар. Мода агентлыкларының ишекләрен ачып керү турында әйтмим дә инде...

-Әйе, кызлар беренче адым ясарга куркалар. Үзең йөрмәсәң, сине беркем дә кулыңнан тотып йөртми бит. Тырышырга кирәк. Куркуны җиңәргә дә, Казанны, бәлки Мәскәүне яуларга!

-Зөлфия, син бит КФУ университетының финанс һәм икътисад институтында да белем аласың. Укуга вакытың каламы?

-Барысына да өлгерергә тырышам. Быел укуым төштән соң иде. Төшкә кадәр эшләремне бетерәм, барасы җиргә барам да, соңыннан уку йортына чабам. Буш вакытым юк диярлек.

Әңгәмәдәш - Алсу Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада