Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

“Әтиле килеш әтисез үсәләр бит...”

«Улыбыз башка хатынга китте. Өйдә тавыштын булмады, дәшми-ызгышмый гына чыкты да китте. Килен елады, олы оныгыбыз елады, без карчык белән кара хәсрәткә чумдык».

Хәсрәтем өйгә генә сыймагач, подъезд төбенә чыгып утырам. Беләм инде, анда да күңелемә тынычлык тапмаячакмын, шулай да чыгам. Янган йөрәгем урамда бераз сүрелә төшә. Үтеп-сүтеп йөрүчеләргә карап азрак онытылып торам. Кешеләр каядыр баралар, кайталар, ашыгалар – һәркемнең үз тормышы. Күршеләр хәл сорашалар. “Ярыйсы, түзәрлек”, – дим. Ә эчтә ут яна, йөрәк инде кечерәеп, бөрешеп калгандыр, менә өзелеп төшәр кебек тоела. Карчыгым үлде минем. Ә аңарчы беренче хәсрәт ишекне алданрак шакыган иде.

...Кызларыбызны кияүгә биреп бетергәч, яныбызда калган улыбызны өйләндердек. Килен акыллы, тыйнак, эшчән татар кызы. Матур гына яшәп киттеләр, кызлары туды. Без карчыгым белән балаларыбызның тормышы өчен сөенеп туя алмадык. Ләкин түгәрәк тормыш бер кителә икән ул, икенче балалары тугач, улыбыз башка хатынга китте. Өйдә тавыштын булмады, дәшми-ызгышмый гына чыкты да китте. Килен елады, олы оныгыбыз елады, без карчык белән кара хәсрәткә чумдык. Кечкенә онык әтисез калганын белерлек яшьтә түгел иде әле. “Болай эшләмә, килен әйбәт кеше, рәнҗетмә аны, балаларыңны ятим итеп рәхәт күрмәссең”, – дип улыбызга аңлаттык, үгетләдек, ялындык. Тыңламады. “Мин башка хатынны яратам, аннан башка тора алмыйм, шулай килеп чыкты инде, ачуланмагыз”, – диде. Ничек ачуланмыйсың? Ачуланып та нишлисең? Мәхәббәт дип күзе тонган кешене туктату мөмкин түгел икән ул. Киленнән уңайсыз. Балалар кызганыч, алар бит гел күз алдыбызда, әтиләренең юкка чыгуын аңлый алмыйлар. Ничек аңлатыйк? Шул хәсрәттән карчыгымның чире көчәеп китте, урынга ук егылды. Киленгә Аллаһының рәхмәте булсын, карады, уфтанмады. Кайвакыт бакчага йөри башлаган кечкенә оныгыбыз да чирләп китә иде. Килен шул баланы да, карчыгымны да карап, кайбер төннәрне йокламый да иде. Улымны күргән саен: “Син безгә хәсрәт китердең, ә килен рәхәт күрсәтә, акылыңа кил, өйгә кайт!” – дип үгетләдем. Гыйшкыннан айный алмады. Карчыгым улыбызны кайтыр, өйгә тагын элеккечә матур тормыш килер дип өметләнде. Булмады, килмәде андый тормыш, киресенчә, минем өчен бәхет өйдән мәңгегә чыгып качты – карчыгым үлеп китте... Ул булганда хәсрәтебез уртак иде, бер-беребезгә зарланыша идек. Оныкларыбызның үсүен күреп куана идек. “Әтиле килеш әтисез үсәләр бит...” – дип көенә идек. Ә хәзер карчыгым юк. Үзем генә хәсрәтләнәм. Киленгә үземне артык йөк итеп тоям. Улым белән яшәсәләр дә бер хәл иде. Ә болай кем инде мин аңа? Юк, ул караңгы йөз күрсәтми, “әти” дип кенә тора, мине бала кебек карый, тәрбияли. Оныклар үсте инде. Оныккыз югары уку йортына керде. Кечкенә онык мәктәптә укып йөри. Улым сирәк кенә килгәли. Ләкин балалар аны якын итә алмыйлар. Хәзер кайтам дисә дә килен кичермәс инде аны. Гомер үтә бит, олыгайгач, беренче яратып өйләнгән хатыны да, балалары да исенә төшәр. Икенче хатынында үз балалары булмады. Кеше баласын карап үстерде. Ярый ла кадерен белсәләр...

Без карчыгым белән өч бала үстердек. Өйләнгәч, мин башка хатын-кызларга игътибар да итмәдем, хатыным минем өчен бердәнбер терәк, ышаныч, юлдаш булды. Яратып өйләнгән хатыныңны ничек итеп башкага алыштырырга була? Өйдә балаларың көтеп торганда чит хатын баласын ничек үз итеп яшәргә кирәк? Бу сорауларны улыма күп тапкырлар бирдем мин. “Ярар инде, әти...” – дип кул гына селти. Әй, күңелдәге борчуларны шулай кул белән селтәп төшереп булса икән! Гомер көзен үкенеп үткәрер дип кайгырам. Аның яшьлегендә ялгышуын, күңелсез киләчәген уйлап йөрәгем әрни. Ир уртасы булса да, минем өчен ул барыбер бала бит. Картлыкта күңел тынычлыгы ничек кирәген аңламый әле ул...

Нургата.

Чыганак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев