Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

“Бәби табып бир әле”

Язмышмы, ялгышмы?

Бу хәлләрне миңа таныш хатын сөйләгән иде.

– Күршедә әниле-кызлы гына гаилә яшәде, – дип башлады ул сүзен. – Кызы бик сөйкемле, чибәр. Югары уку йортларына барып та тормады, укуы шуның кадәр генә булдымы, укырга акча юнәтә алмаганмы – бер түрәгә секретарь булып урнашты. Әле ярый 10 классны рус телендә тәмамлаган иде. Начальнигы рус кешесе. Тик үзе татарга тартым: чем кара чәчле, кара кашлы, матур кеше.

Күп тә үтми, кызның кылларын бераз тартып карагач, билдән түбән кулларын уйнатканда да сүз әйтмәгәч, начальник моңа тәкъдим ясый: “Хатын белән безнең балабыз юк, яшьли өйләнештек, туган-тумачалар да бик аралаша, мин хатынны аера алмыйм. Син таза-сау кыз, әйдә, безгә бер бәби табып бир. Алдагы көнеңә җитәрлек итеп түләрмен”. Кызый бераз уйларга вакыт сорый, әнисе белән киңәшә. Болар әнисе урам себереп алган фатирда – ике генә бүлмәле хрущевкада яшиләр. Ана кеше, кистереп әйтмәсә дә, каршы түгеллеген белгертә.

Түрә, шоферын ялга җибәреп, ул көнне рульгә үзе утыра. Кызны урман эчендәге кечкенә поселокка алып килә. Монда муллык хәттин ашкан. Суыткычта коньяк, кыйммәтле колбасалар, шоколад-конфет, җиләк-җимеш... Бераз капкалап алгач, үзара килешү төзиләр: кызый бәби табып бирергә тиеш, ә ир шактый гына суммада акча түли. “Эш беткәч син – мине, мин сине белмим”, – ди хуҗа. Кыз акчаны валютада бирүен таләп итә. Ир ризалаша, тик тулы сумманы эш беткәч, бәби тугач алырсың ди.

Болар атнага өч-дүрт тапкыр очрашалар. Ир тәм-томнарны күпләп куйса да, хәмер эчмибез дип кырт кисә. Яшь организм үзенекен эшли, кыз бер ай дигәндә авырга уза. Тик бу урман эчендәге кечкенә поселокта яшәргә риза булмый. Ир аны якын-тирә шәһәрдәге коттеджга алып килә. Биредә өлкән яшьтәге марҗа гына яши. Ул кызның барлык таләпләрен үтәп, яхшыдан гына ашарга әзерләп, җыештырып йөри. Кызга ихатадан чыгу тыела. Аның көне ярты стенаны алып торган телевизорга текәлеп үтә. Хезмәтче марҗага сүз катып караса да, тегесе саңгырау-телсез кебек бернигә дә җавап бирми.

Ашау мулдан, суыткыч эчендә барлык төр ризык, җиләк-җимеш гел өстәлеп, яңартылып тора. Бертөрле тормыш туйдырса да, түзәргә кирәк, аласы сумма бик зурдан дип уйлый кыз. Хуҗа айга бер тапкыр хатын-кызлар врачын алып килеп, баланың карында ничек үсүен тикшертеп тора.

Вакыты җиткәч ир бала туа. Ләкин аны бер генә тапкыр да имезмичә, яшь әнидән аерып алып китәләр. Бер атнадан тиешле сумманы түләгәч, ир хатынның коттедждан китүен сорый. Хәзер инде секретарь да яңа, өлкәнрәк яшьтәге хатын икән. Кызга эш кирәк бит инде. Ул кабат шушы хуҗага мөрәҗәгать итә. Анысы баланың әнисен танышына секретарь итеп урнаштыра. Яңа начальник олы корсаклы, пеләшләнә башлаган ир икән. Кыз тыныч кына эшләп йөри, егетләр белән очраштыргалый. Тик күңеленә ошардай, акчалы егетләр генә таба алмый.

Шулай өч-дүрт ел үтә. Кыз бервакыт очраклы гына теге, элеккеге хуҗасын очрата. Хәл-әхвәл алышкач, ир моны кабат урман поселогына алып бара. Берничә тапкыр кача-поса очрашкач (бу юлы хатын сизә күрмәсен дип кенә), аралар өзелә. Кыз авырга узганын аңлый. Эзләп таба түрәне һәм үзенең йөкле икәнен әйтә. Тегесе: “Мине оныт, миңа яңадан бәби кирәк түгел”, – дип, абортка акча бирә. Кыз әнисе белән киңәшләшә дә, аборт ясатмаска була. Кешегә сиздерми генә, киң күлмәк-чалбар киеп йөреп, баланы өендә генә тудыра. Монысы да малай була.

Шуннан әниле-кызлы баланы әйбәтләп биләп, одеалга төрәләр дә, теге ирнең ишек төбенә илтеп куялар. Түрә хатыны бала елаган тавышка чыкса – яшь бала ята. Алып керәләр, чишендереп карыйлар – ир бала. Монысын да үз исемнәренә яздырып, төрле смесьләр ашатып үстерәләр (хәзер бит әниләрнең күбесе, бәби туу белән күкрәкләрен кысып бәйләп, балага ими сөте авыз да иттермиләр икән. Имеш, күкрәкләренең формасы бозыла, фигура ямьсезләнә. Юкса, бала имезгән анадан да матур хатын-кыз юк).

Түрә белән хатыны беренче бәбиләрен төшерткән булганнар икән. Хатын бала тапсам, эш урыным югала дип курыккан, эше дә әйбәт булган, күрәмсең. Бала үстерергә җитешербез әле дип уйлаганнар. Тик Ходаның хикмәте, кабат авырга уза алмаган. Ә теге ике малай бер-беренә шулкадәр охшап үскәннәр, хатын да чамалаган инде ике баланың да әти-әнисе бер икәнен. Кешеләргә сиздерү юк, түрә хатыны өч-дүрт ай Сочида югалып торып, “бәбиле булып” кайткан.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.

"Татарстан яшьләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев