Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Бәхетнең китек өлеше

Язиләне иртән ашыгыч ярдәм белән бала тудыру йортына алып киттеләр. Ул тупылдап торган малай тапты. Ә кичкә аның кызы Диананы да бирегә китерделәр, ул кыз бала тапты.

Язилә күпләрнең хыялы булган, чибәр, озын буйлы, кап-кара чәчле, шаян, сүзгә оста Әнвәр белән танышканда бәхетле гаилә турында хыялланган иде. Язилә гашыйклыгы белән акны да, караны да күрмәде, кайвакыт Әнвәрнең сәеррәк кылануына да игътибар итмәде. Ул шундый инде, шаярырга ярата дип кенә әйтеп куя иде. Туйга килгән дус кызлары да яшьләрнең икесе дә бик чибәр, бәхетле булуларына, мәхәббәт диңгезендә йөзүләренә көнләшүләрен сиздерми кала алмады. «Язилә, бәхетең бар инде. Нинди чибәр егет кочагында эрисең бит, ә», — дип әле берсе, әле икенче дус кызы кабатлады.

Туй уза да китә, аннары тормыш мәшәкатьләре, бер-береңә ияләшү, бер-береңне аңлау яки аңларга тырышу чоры килде. Мәхәббәттән томаланган күз дә ачыла башлады. Яшьләр башта үзләре өчен яшәргә дип сөйләшсәләр дә, туйдан соң ике ай узуга Язилә үзенең бала көткәнен белеп алды. Яшьлеге белән куанырга да, кайгырырга да белмичә, иренә хәбәр итте. Әнвәрнең дә бу хәбәргә әллә ни исе китмәде. «Ярар, буласы булган», - диде дә киенеп чыгып китте. Язиләнең иренең битараф кылануыннан кәефе төште.

Язилә белән Әнвәрнең кызлары туды. Алар Диана дип исем куштылар. 20 яшьлек әти белән әни бала карауда кыенлык күрмәделәр, курчак урынына кыз белән «уйнадылар». Бала үзләре белән бергә үсә кебек тоелды аларга. Әнвәр хатынына да, кызына да әллә ни игътибарлы түгел. Диана аны эшендә арып кайтадыр дип акларга тырышты. Дианага 3 яшь тулган елны Язилә иренең наркотиклар кулланганын белеп алды. Ул очраклы гына аны ваннада күреп алды, бу хәлләрне аңлатып бирүен сорады. Әнвәр өйләнгәнче үк наркотиклар белән мавыгуын, хәзер инде ташлап булмавын әйтте. Ул Язиләгә үзен генә калдырмавын, ярдәм итүен сорады.

Язилә күргәннәренә ышана алмыйча, атналар буе уйланып йөрде. Ул шулай да Әнвәрне дәваланырга күндерә ала. Дәваланганнан соң Әнвәр 1,5 ел сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Язилә бер кызына, бер иренә карап, үзен бәхетле тоя, бу афәтне икәүләп җиңдек дип куана. Әмма Әнвәр еш кына юктан да тавыш чыгара, үзен тынычсыз тота башлый, Язиләне дә үпкәләтә. Язилә барысын да җайлап, ирен тынычландырырга тырыша. Әмма яшь хатын эштә, баланы берүзе карап, көйсез Әнвәрне җайлап алҗып китә. Кызын алып өйдән качасы килә башлый. Туйдагы «бәхет»тән бүген берни калмады инде.

Әнвәр эшеннән дә китә, көне буена чыгып китеп, кайдадыр икенчесен эзли. Озак эзлисе булмады, аны наркотиклар саклаган өчен төрмәгә утырттылар. Язилә биш яшьлек кызы белән әнисе фатирына күчте. Язиләнең бәгыре катты, бу хәлләр үзе белән булуына ышана алмады, үзенең беркатлы булып кияүгә чыгуына үртәлде, кызы өчен борчылды. Баштарак ире янына барып йөрсә дә, аның рәтле кеше булмаячагын аңлап, аерылышырга булды. Әнвәр каршы килмәде.

Тормыш җиңелдән булмады. Ул икешәр эштә эшләде, баланы әнисе карарга ярдәм итте. Язиләне дус кызлары да, яшьтәш туганнары да бик якын итә иде. Аның кәефен күтәрү өчен әле бер, әле икенче сәбәп уйлап таптылар.

Язилә чибәр ханым, кая барса да ир-атлар игътибарыннан мәхрүм калмады. Әмма авызы бер пешкәч, һәрберсеннән шикләнде. Бер матурлыкка һәм тәмле телгә алданды бит инде… Шуңа да ул җитди мөнәсәбәтләр корырга ашыкмады. Эшләде, кызы белән әнисенә терәк булды. Язилә буй җитеп килгән кызын да үз хаталарыннан сакларга теләде, тырышты.

Икетуган сеңлесенең туган көненә баргач, Язилә Илнур белән танышты. Язиләгә 37 яшь, ә егет әле бер тапкыр да өйләнмәгән, аннан өч яшькә яшьрәк. Алар кич буе бергә биеде, уртак темалар таптылар, бәхәсләштеләр. Бәйрәм узар да вәссалам булыр, дип уйлады Язилә. Әмма Илнур Язиләнең ай-ваена, балалы хатын булуына карамастан, «тынычлыкта» калдырмады. Язиләне уйлары җитди булуы һәм тормышын аның белән бәйләргә теләвенә ышандырды. Илнур Себергә барып эшли иде, бер ай ялга кайтканда алар очрашты, ә ярты елдан никах та укыттылар. Илнурның әти-әнисе балалы һәм үзеннән өлкәнрәк хатынга өйләнүен өнәмәсә дә, уллары сайлагач каршы килмәде.

Язилә янә уйламаганда никахтан соң ике ай узгач та авырга калганын белеп алды. Алар бит Илнур белән бу хакта сөйләшмәгән дә иде. Әмма булачак әти бу хәбәрне шатланып кабул итте. Язиләне күтәреп алып бүлмә тирәли әйләндерде. 37 яшьлек ханым бәби көтүенә балаларча куанып йөргәндә, 18 яшьлек кызы да анага шундый ук хәбәр җиткерде. Язилә кызының егете белән сөйләшергә кирәклеге турында сүз генә башлаган иде…

Аны бер ай элек кенә төрмәгә утырттылар. Ул наркотиклар саткан, саклаган өчен кулга алынды.

Тынлык… Язиләнең күзаллары караңгыланып китте, бер мизгелдә Диананың әтисе белән булган хәлне искә төшерде. Ана язмышын кызы кабатлый. Нигә шулай шаярасың, язмыш…

«Нигә баламның юлына андый кешеләрне чыгардың? Мин җәфаланган җитмәгәнмени?» — дип үксеп елаган көннәре күп булды хатынның.

Шулай итеп, өйдә ике көмәнле ханым, әни белән кыз бала көтәләр… Әмма Диана баланы табасы килмәвен, яшьлеген бала карауга багышларга теләмәвен әйтеп, әнисен уйга калдыра иде.

— И, бәләкәчем, нәни сабыеңны күргәч, ул сүзләрең өчен оялырсың әле. Ул бит синең дәвамчың. Син иң яшь, иң яхшы әни булачаксың.

Язилә әни булырга җыенган кызын кочаклап чәченнән сыйпый һәм кадерлеләренә бәхетле тормыш тели иде.

Язиләне иртән ашыгыч ярдәм белән бала тудыру йортына алып киттеләр. Ул тупылдап торган малай тапты. Ә кичкә аның кызы Диананы да китерделәр, ул кыз бала тапты. Әни белән кыз балалар йортыннан да бер көндә чыктылар. Илнур әти дә, бер очтан бабай да булып куйды.

Язиләгә авырга туры килде, ул оныгын да карарга булышырга тиеш иде. Диананың балага исе китмәде, чыгып керәм дип, әллә ничә сәгать йөреп кайта иде. Язилә аның бу гамәлен яшь булуына сылтады, түзде ана, төнлә кайсы бала еласа да уянды, имезде.

Язилә кызы Диананы һәм оныгын үз әнисенә илтеп куйды, ул аны шул рәвешле җаваплы булырга өйрәтмәкче иде. Ә Диана аптырап тормады, кызын әбисенә калдырып чыгып китеп йөрде.

Диананың әтисе дә төрмәдән чыккан иде. Ул хәзер инде япь-яшь килеш бабай булган. Аякларында рәтләп йөри алмый, фатир эчендә генә хәрәкәт итә. Наркотиклар аның сәламәтлеген җимергән. Диана әтисенең хәлен белергә кереп чыккалый иде. Язиләгә кайчандыр гашыйк булган чибәр егетнең шундый хәлгә төшүен ишетү бик авыр иде.

Балаларга 2 яшь булганда Язилә янә балага узды. Язилә аптырап калса да, Илнур бик шатланды. Ул Себергә йөреп эшләүдән туктарга дигән карар кабул итте, чөнки хатынына балалар белән булышырга кирәк иде.

Илнур белән Язиләнең кызлары туды. Алар дүртәү булды, бишенчегә оныклары да аларга килеп кушылды. Язиләнең оныкчыгы да аңа «әни» дип үсә. Язилә үзенең гаилә бәхете өчен куркып яши, ничек бу балаларны ялгыштан сакларга дип бер борчылса, олы кызының шундый тормыш рәвеше алып баруы, баласын бар дип белмәве йөрәген әрнетә иде. Бары Илнурының ышанычлы ир-ат булуы, аның ярдәмен, яратуын тою аңа алга карап атларга көч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X