«Бер эш тә эшләтмичә, гармун гына уйнатып утырыр идем»
Егерме яшьлек кыз чагым. Казанда кибетче булып эшлим. Авылга Сабантуйга кайттым. Әни белән мәйдан әйләнәбез. Таныш-белешләр белән күрешәбез, хәл-әхвәл сорашабыз.
Шулвакыт кемнеңдер бик матур итеп гармунда уйнавы ишетелде. Без яшь чакта гармун тартып, мәйдан тирәсендә җырлап утырулар бар иде бит. Әни белән моң агылган якка киттек. Күрәбез, аерым бер мәйдан ясап, хәйран гына халык җыелган. Уртада бөдрә чәчле егет, җырдагыча бөгелә-сыгыла, гармун уйный. Үзе җырлый да. “Әни, шушы егет миңа караса, бер эш тә эшләтмичә, гармун гына уйнатып утырыр идем”, – мин әйтәм. Бу егетнең әнисе белән минем әни авылдашлар икән. Җырны тыңлап бетердек тә, китеп бардык.
Насыйп ризык теш сындырып керер диләр. Ул вакытта апам белән булачак җизнәм очрашып йөриләр иде. Беркөнне апам: “Әйдәле, Рәмзия, минем егетем бер иптәше белән килгән, ә аның үзенә генә күңелсез, сөйләшеп тор инде шул егет белән”, – дип, мине дә үзе белән алып чыкты. Йә, Хода, теге гармунчы егет бит бу! УАЗ машинасын йөртә икән, Казаннан авылына ялга кайткан. Апаны көткән арада без аның белән колхозның карабодай басуын шактый ук таптадык. Китте егет...
Апам кияүгә чыга. Алда туй көннәре. Мин ул вакытта бер егет белән очрашып йөри башлаган идем. Кирәк бит, миңа әйтми генә мине өйләндергәннәр дигәндәй, апам, миңа әйтми генә, гармунчы егетне чакырган. Миңа пар итеп.
Туй башланды, матур гына бара. Йә Хода, ишек ачылып китте, Кыш бабай керде дип торабыз, карга батып-чумып, 20 чакрым җәяү килгән гармунчы егетебез килеп керде. Баксаң, ул минем булачак җизнәмнең ерак туганы икән. И, бирде ул туйның кирәген! Бөтен мәҗлесне үзенә каратты, үзе уйнады, үзе җырлады, тәнәфестә хәлләребез беткәнче биетте. Ходай безне өченче тапкыр очраштыра бит инде, юкка түгелдер бу дип уйлап куйдым. Бөтен кыюлыгымны җыеп, гармунчы егетне биергә чакырдым. Ә ул: “Мин егетләре булган кызлар белән биемим”, – дип әйтеп салмасынмы? Ул вакытта апама үпкәм бик зур иде: ну, мин әйтәм, кирәкмәгән эш эшләп йөри бит! Туйлар узды. Казанга килеп, эшкә чыктым, әйткәнемчә, кибеттә сату итәм. Кичкә таба кеше күп җыела – халык эштән кайта, тегесен-монысын ала. Күрәм, тагын теге гармунчы егет миңа карап тора, култык астына бер батон кыстырган. Аның тулай торагы мин эшли торган кибет артында гына икән. Шулай култык астына йә ипи, йә батон, йә бер кап маргарин кыстырып, хәйран йөрде гармунчым сүз кушарга кыяр-кыймас. Ә аннан соң 1980 елны бергә каршылап, 10 ай матур гына очрашып йөреп, өйләнешеп тә куйдык. Тәки үземнеке иттем бит егетне! Кайвакыт берәр эш эшли башласак, хәләлем шаяртып: “Син сүзеңдә тормыйсың бит, миңа гармун гына уйнатып утыртасы идең”, – дип, Сабантуйда мин әнигә әйткән сүзләрне искә төшерә. Шулай итеп, Аллага шөкер, 32 ел җырлап-биеп яшибез.
Рәмзия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев