“Бүген соңгы очрашуыбыз булыр”
Тормыш баскычлары
“Сугыш башланганчы безнең якта ике ел яңгыр юньләп яумады, — дип сөйләде бервакыт күптәнге таныш абзый. — Иген уңмады, безгә икмәкне бик аз бирделәр. Сугыш башланганда бураларыбыз буш иде. 41нче елда миңа 14 яшь тулды. Безне олырак малайлар белән сабан сөрергә өйрәттеләр, сабанга йөри башладык.
Беркөнне эштән кайтып килгәндә Нәзирә апа очрады. Ул элек идарәдә эшли иде, сугыш чыккач амбарлар мөдире итеп куйдылар. Әнисе белән генә яшәүче Сабир абый бар иде, әнисе үлгәч, ул Нәзирә апага өйләнде. Аннан, Сабир абыйны да сугышка алдылар. Беркөнне эштән кайтып килгәндә, Нәзирә апа очрап, мине кочаплап алды да: “Яратам да инде мин сине, чибәр дә инде үзең, бүген караңгы төшкәч бакча артыннан гына безгә кил әле, сөйләшеп утырырбыз”, — диде. Караңгы төшкәч тә киттем, оялып кына кердем өенә. Нәзирә апа мине кочаклап алып өстәл янына утыртты, тәмле исләре килеп торган аш китереп куйды. Сукыр лампа гына яндырган, урамнан кеше күрмәсен дигәндер инде. Ашадык, чәйләр эчтек, сәкегә килеп утыргач, мине кочаклады да, утны өреп кенә сүндереп, назларга кереште. Минем бит әле кызлар белән дә сөйләшкәнем юк, оялам. Шулай итеп& аннан таң ата башлаганчы кайтып киттем. Шулай итеп без Нәзирә апа белән очраша башладык. Тора-бара үзем дә ияләштем аңа, читенсенү дигән нәрсә дә бетте.
Игеннәрне суга башлагач, мине ындырда эшләргә калдырдылар. Суктылыган ашлыкны амбарга ташыйм. Ындыр белән амбарлар бер ишегалдында. Мине анда эшкә бригадир белән сөйләшеп, Нәзирә апа калдырган инде. Ул миннән биш яшькә олы. Күрше авылның тегермәненә барып малларга фураж да тартам. Беркөнне тегермәнче, көндез кеше күп була дип, төнлә килергә кушты. Капчыкларны арбага төяп бетергәч, бер капчык фураж да алырга кушты. Төнлә кайтасың, арыш оны белән бер фураж онын өеңдә үзеңә калдыр диде.
Минем он алып кайтканны белгәч, икебезне дә төрмәгә алып китәрләр, апайларың кайда калыр дип, әнкәй бик курыкты. “Әнкәй, елама, бездә әләкчеләр юк, берни дә булмас, Нәзирә апа үзе алырга кушты”, — дип, әнкәйне юаттым. Күршедә Ямал әби яши, хәерне гел аңа кертә идек. Бу юлы да әнкәй бер савыт белән әзрәк он керткән, әби алмаган, миңа онны умачка җитәрлек итеп Нәзирә китерә, ипи салган саен бер ипи дә алып килә дигән. Безнең авылда бәрәңге бакчалары зур, 60ар сутый. Бөтен кешедә дә сыер бар. Без алай ачка интекмәдек. Язга бәрәңгебез бетә иде, аннан Ямал апа бәрәңгесен ашый идек. Аның бәрәңгесен үзебез утыртабыз, утыйбыз, алып бирәбез. Аңа чәйлек сөт тә гел кертеп торабыз. Фураж онын һәрвакыт алып кайтып торам. Әнкәй ул онга бәрәңге кырып кушып ипи пешерә, тамак тук. Арыш онын ашка умачка гына тота.
1945 елның гыйнварендә минем яшьтәшләрне районга комиссиягә чакырдылар. Әнкәй, сугышка алып китәләр дип, елап калды. Ләкин мине алмадылар, йөрәгең начар диделәр. Бу хәлгә бик борчылдым. Гәүдәгә барысыннан да олырак идем мин, 50 килолы капчыкны җилтерәтеп кенә йөртәм, йөрәгемнең дә авыртканы юк. Мине армиягә алмаганнарын белгәч, Нәзирә апа да сөенде. Нәрсәдер әйтмәкче дә булды, тик әйтмәде. Өйгә кайтып уйланып яткач искә төште: аның бит районда врач булып эшләүче дус хатыны бар. Ул районга барган саен аңа бер чиләк бодай оны алып бара иде. Шул врач хатын мине “авыру” дип алып калган булып чыкты.
Сугыш бетте. Сабир абыйның да кайтам дигән хәбәре килде. Мин килгәч Нәзирә апа: “Бүген соңгы очрашуыбыз булыр, серне нык сакла, беркемгә дә чишмә, мин сиңа алга таба да гел ярдәм итеп торырмын”, — диде. Сабир абый да кайтты, аннан соң безнең әткәй дә.
Шулай кыш көне клубтан бер кунак кызын озата кайттым. Ул Нәзирә апаларга килгән кунак кызы булып чыкты, әнисенең энесенең кызы икән. Шулай итеп, кунак кызы белән берәр ай йөрдем дә, өйләнешеп тә куйдык. Ул миннән өч яшькә кечерәк иде. Нәзирә апалар белән гомер буе туганнар булып аралашып яшәдек. Теге гөнаһларны бөтенләй оныттык, беребез дә беркайчан да искә алмадык. Авылда да бу турыда бер сүз дә ишетелмәде, сизмәгәннәрме, әллә белеп тә сүз ишеттерүче булмады... Безнең авыл борынгыдан бик дини авыл булган, гайбәт сөйләү зур гөнаһ саналды.
Минем яшьтәшләр сугышка эләкмәгәннәр, аларны солдат итеп өйрәтеп җиткергәнче сугыш беткән. Сугыштан соң 6 ел хезмәт итеп кайттылар. Алар кайтканда минем ике балам бар иде инде. Нәзирә апа безнең гаиләнең тамагын туйдырды, мине сугыштан алып калды. Ярдәме бик күп тиде. Үзенең дә, Сабир абыйның да урыннары җәннәттә булсын”.
Әзһәр ЗӘЙНИ. Әлмәт.
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев