Яраткан укытучыбыз иде...
Дөньялыкта яшәү өчен бирелгән гомер шулай корылган: берәүләр туа, берәүләр мәңгелек йортына күчә. Кемдер иртәрәк, кемдер соңрак. Буыннар алышына...
Изге җомгада, 11 октябрь көнне Совет чорында берничә буын укучыларга белем һәм тәрбия биргән, Эзмә урта мәктәбендә беренче тапкыр "Татарстанның атказанган укытучысы" исеменә лаек булган, иң көчле укытучыларыбызның берсе Фәүзия Һади кызы Вахитованы соңгы юлга озаттык.
Фәүзия апабыз үз чорының күренекле шәхесе булып күтәрелде. Мөгаллимлек эше белән беррәттән, ул хәбәрчелек белән дә шөгыльләнергә вакыт тапты. Аның каләме аша авылдашларыбызның күркәм гаилә үрнәкләре, мәктәп тормышындагы яңалыклар район һәм республика матбугатында яктыртылып барылды. "Саба таңнары" газетасының Закир Йосыпов исемендәге премиясенә дә лаек булды. Ул әдәбиятчы буларак, телебезнең сафлыгы, чисталыгы турында ихлас кайгыртты, белем биргән укучыларының уңышларына аналарча эчкерсез куанып, горурланып яшәде. Кыскасы, Фәүзия Һади кызы гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив яшәү рәвеше алып барып, 97нче көзендә бакыйлыкка күчте. Укучылары күңелендә яраткан укытучылары, авыл тарихы сәхифәсендә ак әби, абыстай булып сакланачак. Балалары һәм оныклары өчен горурланып искә алырлык, үз йөзен югалтмыйча, күркәм кешелек сыйфатын саклап яши алган әниләре һәм дәү әниләре ул.
Һади кызы Фәүзия апаның якты рухы шат, урыны фирдәвес җәннәтендә булсын дип дога кылабыз.
Эзмә урта мәктәбенең 1973 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән Гөлсинә Галимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев