“Ир балалар чыраен күрмәсәң иде...”
Яшьлектәге саташу
Заманында мин бер шәһәр читендәге “Стройбат”та, ягъни төзелеш батальонында хезмәт иттем. Павел исемле иптәшем белән кичке якта, качып-посып, кызлар яши торган тулай торакка баргалый идек. Шунда бик сөйкемле, тыйнак кыз белән таныштым. Катя исемле, мордва милләтеннән иде ул. Башта эш кулларын тотудан ары узмады. Павел үзенең “җиңүләре” белән мактанганда сер бирмәскә тырыштым, әмма үземнең кыюсызлыгыма ачуым килә иде. Катяны назлап, буш вәгъдәләр биреп, үземнеке итәргә булдым. Башта карышып маташса да, тәмле телемә ышанып, бирелде ул. Ике ай чамасы узды микән, үзенең авырга узганын әйтте.
Минем өчен көтелмәгән хәбәр иде бу. Эсселе-суыклы булып киттем, башыма суктылар диярсең. “Син безне ташламассың бит инде?” — дип мөлдерәгән күзләрен миңа төбәде Катя. “Юк, әлбәттә”, — дип мыгырдандым, хушымны чак җыеп. Телем ни әйткәнне колакларым ишетмәде бугай.
Казармага кайткач та тынычлана алмадым. Менә сиңа мә! Хәлләр болай зурга китәр дип уйламаган идем. Уеннан уймак чыга дип юкка гына әйтмиләр икән.
Әти-әнием риза булырлармы соң бүтән милләт кызын ияртеп кайтсам? Хәер, мин бит яшь әле, гаилә корасым, кем әйтмешли, муенга камыт киясем килми. Армиядән кайткач, дискотекаларга йөрисем, рәхәтләнеп күңел ачасым, кызлар белән танышасым килә.
Әмма Катя белән араны “кырт” итеп түгел, әкренләп өзәргә булдым. Сирәк-мирәк булса да, янына килгәләп йөрдем. Тик миндә аңа карата бернинди хис калмаган иде. Частьта командирларга билгеле булып, эш зурга китмәсен дип кенә курыктым.
Катяның эче инде түгәрәкләнеп килә, ана булырга әзерләнә, балалар киемнәре дә сатып ала башлаган иде.
...Хезмәт срогым туларга бер ай калып барганда Катя ир бала тапты. Бала тудыру йортыннан аны бүлмәдәш кызлары алып кайткан.
Сабый тач миңа охшаган булса да, үземдә ата хисләре сизмәдем. Әти булырга әзер түгел идем әле мин. Катяның күзләрендәге моңсулык кына исемдә калган. “Нинди исем кушабыз?” — дигән соравына: “Үзеңә кара, миңа барыбер”, — дип җавап бирдем.
Белмим, Павелның маҗаралары ни белән беткәндер, хезмәт срогыбыз тулуга ул, ике дә уйламыйча, туган ягына кайтып китте. Ә мин шулай да Катя белән саубуллашырга булдым. “Безне алырга килерсеңдер бит?” — диде ул, яшь тулы, ялварулы карашын миңа төбәп. “Гафу ит, туган авылымда мине яраткан кызым көтә”, — дип, күзләремне читкә бордым. “Бәхетле бул, тик ир балалар чыраен күрмә”, — диде ул, үксеп.
Рәнҗеше төшкәндер: чыннан да, гаиләдә малайлар тумады, хатыным белән дүрт кыз үстердек.
Олыгая барган саен ерак яшьлегемдә калган улымны еш искә ала башладым. Их, күрергә иде шуны, кичер мине дип, кочаклап алырга иде. Соң шул инде, соң...
Исемемне язмыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев