“Ирегезгә чегәннәрдән үлемгә китерүче бозым ясатканнар, кем ясаган, шул гына чыгара ала»
Һич уйламаганда, барыбызны да хәсрәткә салып, 45 яшьлек ир туганыбыз үлеп китте.Бу хакта язаргамы-юкмы дип озак бәргәләндем. Уйлый торгач, бүтәннәргә гыйбрәт булсын дип язасы иттем.
Энем (апамның улы) белән булачак киленебез бер-берсен мәктәп елларыннан ук яратып йөрделәр. Туганыбыз армиядә хезмәт итеп кайткач, матур итеп никахлар-туйлар ясап, өйләнештеләр. Бер-берсенә бик тиң иде алар: икесе дә уңган, тырыш, эшчән. Шул ук вакытта кыз бик матур, егет батыр. Армиядә дә нык сәламәтлек, батырлык сорый торган частьтә хезмәт итте.
Башта берничә ел төп йортта яшәделәр. Килен белән каенана иң якын дуслар булып, бер-берсен кадерләп-санлап тордылар. Апам киленен мактап, яратып туя алмый иде. Яшьләр авылда иң үрнәк гаилә булдылар, моңа, билгеле, без, туганнар да, чиксез шат идек.
24 ел икесе бер булып, шулкадәр тату, сокланырлык итеп яшәделәр. Ә бервакыт... Гаиләсен, туганнарын, барлык авылдашларны шаккатырып, ир хәбәр итә: “Бүтән хатын белән очрашам, аны яратам, аны күрмичә тора алмыйм!” Кыска гына вакыт эчендә туганыбыз тыштан да, эчтән дә нык үзгәрде, танымаслык хәлгә килде. Бәргәләнә, үзен кая куярга белми газаплана башлады. Белүче әби-бабайларга алып барып күрсәттеләр үзен. Алар: “Чегәннәрдән бозым ясатканнар, кем ясаган, шул гына чыгара ала, сөйдерү өчен ясатканнар, әмма ялгышлык белән үлемгә китерәчәк бозым эләккән”, – дигәннәр.
Андый хәлләргә ышанмый идем мин. Әмма бу мисал уйланырга мәҗбүр итте, хәсрәткә салды. Хатыным, балаларым, туганнар дип өзелеп торган энебез тик торганда кисәк шулай үзгәрә алмас иде бит инде! Гүзәлләрнең гүзәле – хатыныннан, әтиләрен өзелеп яратучы өч баласыннан читләшеп, шул хатынга йөри башлады. Ә үзе өенә кайта да елый: “Нәрсә булды миңа?!” – дип өзгәләнә...
Чит хатын белән автозаправкада танышканнар. Ул шунда эшли икән. Туганымның машинасына – бензин, йөрәгенә чир салган... Моңа кадәр шул бозым ясату ысулы белән ике ирнең башына җиткән булган икән инде. Аңа Аллаһ үзе хөкемдар.
Баһадирдай энебез балалар үстереп, хатыны белән рәхәт, тәмле итеп яшәп ятканда менә шулай юкка чыкты... Хатыны, балалары өзгәләнә, юксына... Алтын баганалары ауды, терәк-таянычсыз калдылар. Барыбыз өчен дә бик кадерле, шулкадәр гаилә җанлы, туган җанлы кеше иде ул энебез. Ярый әле апам белән җизни бу хәлләрне күрмәделәр, алар күптән мәрхүмнәр инде, тыныч ятсыннар.
Шунысы бераз тынычландыра: туганыбыз үзенең хатасын һәм азгын хатынның шайтаннан икәнен аңлап, бик көчле үкенү кичерде, хатыныннан, балаларыннан елый-елый гафу үтенде...
Алай да килешә алмыйбыз, әлеге хәл башка сыймый. Бу ни бу? Ирләрне бит азгын хатыннар боза. Ир-егетләр аз, аларны Кызыл китапка кертер көннәр җитә бугай. Шуңа бозык хатыннар, беркемне аямыйча, акыллы, төпле, үрнәк ирләр өчен көрәшәләр, гаиләләрне бозалар, балаларны ятим итәләр... Берәүгә дә бәхет китерә торган “көрәш” түгел бу, бигрәк тә шайтан гамәле саналган сихер-бозымның азгын хатыннар өчен дә, алар корбаны булган ирләр өчен дә ахыры аяныч, куркыныч!
Ир-атлар, кадерлеләребез! Азгын хатыннардан сак булыгыз! Алар сезне яхшыга алып бармаячак! Үз гаиләгезнең, балаларыгызның, газиз хатыныгызның кадерен белеп, рәхмәтле булып яшәгез!
Зөһрә апагыз. Адресымны күрсәтмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев