Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

“Ирем синнән көнли”

Мин малай вакытта ук көнләшә идем. Җирлеге дә бар иде шул. Әни урта яшьләрдә үк тол калды.

Мин малай вакытта ук көнләшә идем. Җирлеге дә бар иде шул. Әни урта яшьләрдә үк тол калды. Әнинең урамда берәр ир-ат белән сөйләшеп торганын күрсәм дә, кичен берәрсе ниндидер йомыш белән тәрәзәне шакыса да, чәчрәп кабына идем. Гәрчә әнинең бер гаебе булмаса да, көнләшүдән, кабат үги атаны күрәсе килмәүдән, үҗәтлегем, юньсезлегем белән әрләшә идем. Хатыны үлеп киткән, менә дигән нык тормышлы, гаилә җанлы ир-атларга, әнине кодалап килгән яучыларга да теш-тырнагымны күрсәтә идем. Әни дә, бичара, бу баланың күңелен тагын җәрәхәтләмим дигәндер инде, яучыларны кире бора торды.

 
 

Озак өйләнми йөрдем. Көнләшү гадәтем артымнан калмады. Яраткан кызыма өйләнә алмавым да шуның нәтиҗәсе. Шушы урында бераз тукталып, буйдак егетләр яки бөтенләй өйләнми калган ирләр турында үз тәҗрибәмнән чыгып, аңлатма биреп үтим әле. Хәзер менә дигән күренекле шәхесләр дә гаилә кормый картаялар бит. Мондыйларны өч төркемгә бүлеп карыйм мин. Бер ишләре бик көнче, үз гадәтләрен яхшы беләләр, шуңа өйләнмиләр. Икенче төркемдәгеләре – ышанып йөргән кызлары ташлап, башка берәүгә киткән егетләр. Мондыйларның күңелендә хатын-кызга карата бары тик нәфрәт кенә кала. Ә мәхәббәттән нәфрәткә әйләнгән хисне йомшарту мөмкин түгел. Өченче төркем – егетләрнең гаилә кора алмаслык авыру булулары.

Беренче хатыным үземнән ун яшькә яшь, чибәр, шаян һәм иң яманы, үзсүзле, киребеткән нәрсә иде. Аннан да яманы, көнләшүгә җирлекне, сәбәпләрне үзеннән-үзе тудырып торырга маһирлыгы бар иде. Әйтик, берәр мәҗлестә яки клубтагы кичәдә рәхәтләнеп берәр чибәр ир-егет белән сөйләшә, юри мине үртәп мутлана, кыланчыклана. Үзенә булган мәхәббәтне менә шулай үрти-үрти миннән юып бетерде ул. Мондый гадәте белән үзе дә бәхетле булмады, башканы да бәхетле итмәде. Ирдән-иргә йөрде, рәхәт күрмәде, бала тапмады. Аның белән аерылышкач та тагын шундыйга юлыкмасам ярар иде дип теләдем, кайгырдым. Аллага шөкер, ирне ир итә торган акыллы, сабыр хатын-кызга юлыктым. Әнине дә тәрбияләде, балаларны да карады, миңа да хатын-кыз назы бүләк итеп, көнләшүгә һич урын калдырмый, ислам кануннары буенча гаиләдә үз өлешенә төшкән йөкне тартты.

Үземнән көнләшүчеләр булды. Беренче хатын белән яшәгәндә миннән шактый олы яшьтәге хатын, кычкырып елап, килеп керде. “Ай түздем, ел түздем, ирем синнән көнләп үтерә бит инде, – дип тезеп китте. – Сүгүләренә түзә идем, инде кыйный да башлады. Энем, үзең барып, ирем белән сөйләшеп карасана”. Бардым. Көнләшүдән кара янып, үз-үзен ашаучы ирне күреп, хәйран калдым. Бер сәбәпсезгә үзенең, хатынының йөрәген ашасын да, һич гаепсезгә минем хакта да гайбәт чыгарсын инде! Гаепсезлегемне раслап, күпме генә сөйләсәм дә, абзыкаем ләммим, дәшмәде. Шуннан ниләр булып беткәндер бу гаиләдә, белмим. Мин очраганда ул апа урамның икенче ягыннан уза иде, ире дә исәнләшми уза торган булды.

Икенче вакыйга. Мастерым фатирга исерек ирен сөйрәп килде. Кемдер телефоннан хәбәр иткән, янәсе мин мастер белән гүләйт итәм икән. Чынлыкта, карусыз эшләгәнгә, һәр кушканын җиренә җиткереп башкарганга миннән берничә яшькә яшьрәк мастер мине хөрмәт итә, минем белән уйнап-көлеп сөйләшә иде. Звено башлыгы итеп тә куйдырткан иде үземне. Менә шулардан көнләшеп, бригададагы бер “хайван” мастерның ирен телефоннан “агулаган” да инде. Мастерның исерек ире кесәсеннән пычак чыгарды: “Мин сине яшәтмим, син бүгеннән – мәет”, – диде. Көчкә аралап алдылар үзен.

Аңлаганыгызча, ике очракта да көнләшү тамашаларына хатыннарым шаһит булдылар бит инде. Беренчесе шунда ук дары кебек кабынды: “Менә син үзең нинди икән”, – дип чәпчеде. Бу аңа мине аерылышканчы таларга сәбәп булды. Икенче хатыным минем андый гадәтем булмавын аңлатырга тырышып, сабырлыкка, үзара аңлашуга сәбәп эзләде. Озакламый телефон “шантажчысы”ның кем икәнлеге дә ачыкланды. Шулай да, урынсыз кереп урнашкан көнләшү дигән нәрсә ике ир-атның да гомерләрен өзүгә сәбәп булды ахрысы. Икесе дә яман чирдән дөнья куйдылар. Артыкка киткән көнләшү гомерләрне өзә икән шул...

Кәрим КАМАЛИЕВ.

 

 

Чыганак: "Татарстан яшьләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев