Ирле тормыш рәхәтме, ирсезме?
Мәрхүм әбием гел: “Яшьлек ул уйнап-көлеп тә уза, картайган көндә ялгыз калырга язмасын”, – дип әйтә торган иде...
Автобуста Казаннан Әлмәткә кайтып барышым. Янәшәмдә утырган апа бик сүзчән, ачык кеше булып чыкты. Сорау биргәнне дә көтеп тормый – сөйли дә сөйли. Тыңлар кеше булганда эчемне бушатып калыйм әле дигәндер инде. Үзе ялыктырмый да тагын. Ә миңа рәхәт. Кайчакларда кысыр уйлар белән башыңны катырып, нишләргә белмичә аптырап кайтканчы, юлдашың күңелле кеше булса, озын юл арасы сизелми дә бит. Хәл-әхвәл сорашты да, үзен Роза апа дип таныштырган бу ханым сөйләп китте: – Өйдән бүген иртәнге сәгать өчтә чыгып киткән идем. Хәзер менә кире кайтып барам. Бер танышыма Казанда операция ясадылар. Сырхауханәгә шуның янына хәлен белергә бардым. Әле беренче генә тапкыр очрашуыбыз. Интернет аша танышкан идем. Бер елдан артык скайп аша гына сөйләшеп тордык. Йөрәгенә икенче тапкыр операция ясадылар инде. Янына барыр кешесе юк. Хатыны күптән үлгән. Балалары читтә. Тукта әле, мин әйтәм, саваплы гамәл дә булыр, бер очтан үзен дә күреп кайтырмын дип, күчтәнәчләр төядем дә чыгып киттем. Бик акыллы, матур итеп, ипле генә сөйләшә. Мин килгәнгә сөенеп туя алмады инде... Кемнәр нинди йомышлар белән генә йөрми юлларда дип уйлап, Роза апага карап куйдым. Ул, минем уйларымны сизгәндәй, сүзен дәвам итте: – Сеңлем, бу карт әби Казаннан үзенә ир эзләп йөри икән дип уйлый күрмә. Пенсиягә чыкканнан бирле үземә урын таба алмыйм. Ул фатирда көннәр буе берүзең үләргә кирәк. Берәр җирдән кайтканда ишекне ачып өйгә керәсе килмәгән чаклар күбрәк. Ничә карасаң да өйдә үле тынлык. Ирем белән утыз ел бергә яшәгәннән соң аерылышкан идек. Ул исеректән тәмам туйган идем. Хәзер ялгызым калгач уйлап йөрим: ни дисәң дә, өйдә бер җан иясе булып торган икән әле ул. Юк, мин үзем генә яши алмыйм, бер иптәш кирәк шул. Роза апаның тел төбеннән аңлашылды: ике операция кичергән ирне дә өенә алып кайтып карарга риза ул. Берәү булса: “Гомерем буе исерек ир көйләп гарык. Рәхәтләнеп тынычлыкта яшим әле”, – дияр иде. Ә ул картайган көнендә авыру ир белән дә тормышын бәйләргә курыкмый. Хәер, аңламассың бу дөньяны. Таныш-белеш хатыннар белән дә, дус кызларым белән дә бүген ирле тормыш рәхәтме, әллә ялгыз яшәүме дигән темага еш сөйләшәбез, күп бәхәсләшәбез. Дусларым, танышларым арасында төрлесе бар: гаилә бәхетенә күмелеп яшәгән кызлар да, гомере буе ире белән михнәт чигеп тормыш йөген ялгызлары гына тартучылары да җитәрлек. Кемнәр күбрәк зарлана дисезме? Ирле хатыннар! Кесәләре тулы акчалы ирләр нишләптер ятларга күз салырга яраталар икән, исерекләре шешәдән һәм хатынына йодрык болгаудан башканы белми. Ирем ялкау дип зарланучылар да җитәрлек. Кайбер хатыннар ир, балалар дип, үзләре өчен яши алмаудан интегәләр. Бер иптәш кызымның өч улы бар. Шулар өстенә балаларыннан да болайрак ире. Аларга барсам, бусагаларын атлап керергә өлгермим, Алия зарланырга тотына. “Дания апа, үләм мин болар белән. Көн дә бер үк мәшәкать, берүк эш. Иртәннән алып кичкә кадәр шуларны көйләп, аяксыз калып туктыйм. “Әни, бир!” – дип балалар аптыратса, ир: “Фәлән әйбер кайда?” – дип йөдәтә. Ашарга пешереп җиткерерлек түгел, җир сөреп кайтканнан да болай кыланалар. Көннәр буе көзгегә дә карарга җитешә алмыйм. Иртән барысын да ашатып, киендереп озатам да, аннан үзем чыгып чабам. Шул арудан, ашыгудан беркөнне эшкә ике аякка ике төрле итек киеп барганмын. Эштәгеләр рәхәтләнеп көлделәр үземнән”, – ди дустым. “Әйтә килдем мин сиңа. Барысына да үзең чапма. Малайларыңны хатын-кыз эшенә дә өйрәт”, – дип, Алияне сүгә-сүгә тотынам аңа булышырга. Аннары алардан эт булып алҗып, фатирыма кайтып авам да, үземне оҗмахка эләккән кебек хис итәм. Менә кайда ул тынычлык, рәхәтлек! Беркем берни сорамый, борчымый... Ирлеләргә караганда хәзер парсыз хатыннар күбрәк. Әллә инде үз тиңнәрен таба алмыйлар, әллә җүнле ир табып буласына өметләре җуелган. Ялгыз яшәүләренең сәбәпләрен сорый башласаң, барысының да бер җавап: “Кит әле моннан! Кеше баласы көйләп ятарга монда! Ач тамагым, тыныч колагым. Киясе киемемне алам, ашыйсымны ашыйм, барасы җиремә барам. Нишләсәм дә бер кеше дә бер сүз әйтми...” Чыннан да, хәзер хатын-кызлар ялгызлыктан курыкмыйлар. Күп очракта алар бүген ирләргә караганда көчлерәк тә әле. Ялгызлары гына менә дигән итеп балаларын аякка бастыралар, икешәр-өчәр җирдә эшләп акча табалар. Фатир да булдыралар, машина да йөртәләр. Андыйлар өчен булыр-булмас ир – тоткасыз чемодан кебек инде ул. Чыннан да, аны өстерәп интегеп йөргәнче ташлап калдыруың яхшырак. Кешегә бит гомер бер генә бирелә. Һәркемнең җаны теләгәнчә яшәргә хакы бар. Әмма табигать һәр җан иясен парлы яраткан бит. Мәрхүм әбием гел: “Яшьлек ул уйнап-көлеп тә уза, картайган көндә ялгыз калырга язмасын”, – дип әйтә торган иде. Ялгызлык бик рәхәт булса, Роза апа да гомер көзендә әллә кайдан килеп, үзенә иптәш эзләп йөрмәс иде. Хәер, аңламассың... Асты-өскә килгән бүгенге аманда гаилә яки ялгызлык дигән төшенчәләр дә тәмам буталып бетте кебек. Ирле тормышта гомер кичерүе рәхәтме, әллә ялгызлыктамы?.. Моңа бүген төгәл генә җавап бирү мөмкин түгел, ахрысы.
фото https://ru.freepik.com/
Чыганак: "Татарстан яшьләре"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев