Каенана белән ботка пешмәде
"Бар көчемә кизәнеп башына суктым. Гөрселдәп ауды. Баланы тиз генә йолкып алып урман эченә йөгердем. 150 метрлар чабып баргач, аркылы яткан агачка абынып егылдым, шуннан берни хәтерләмим".
Моны миңа бер дустымның кызы сөйләде. Ул ничек сөйләгән – чәчми-түкми шулай җиткерәм.
– Ирем белән яратышып өйләнештек, матур гына тормыш корып җибәрдек, бер елдан кызыбыз туды. Мин фермада эшлим, ирем механизатор. Йорт салып “башка чыктык”, үз әти-әнием дә бик булышты. Турысын әйтергә кирәк: каенана белән баштан ук ботка пешмәде минем. Әти-әнисенә бердәнбер малай булган ирем әнисе сүзеннән чыкмады. Өч елдан ир малай таптым. Каенана – аждаһа оныгын күрергә мин бала тудыру йортыннан кайтып атна-ун көн үткәч кенә килде. Аның эзенә басып ук диярлек авылның иң гайбәтче хатыны да килеп керде һәм, баланы кулына алып: “И, бигрәкләр фәлән иргә (исемен язмыйм инде – Р.З.) ошаган бу, ул күзләре, борыннары коеп куйган шул инде”, – дип тезеп китте. Аннан: “Тьфү-тьфү, шаяртып кына әйттем, чынга ала күрмәгез тагы”, – дип көлеп җибәргән булды. Аждаһага шул сүз җитә калды: “Хыянәтче, фахишә, чучка фермасы мөдире белән типтерәсең, малаең да шуннан туган уйнаш җимеше!” Ферма мөдире, чыннан да, бик тырышып эшләгәнгә күрә мине башкаларга үрнәк итеп куя һәм хезмәт хакын да күбрәк яза иде. Кешедә көнчелек көчле бит, шуңа мине ферма мөдиренең сөяркәсе дип сүз тараттылар.
Икенче көнне ирем эштән иртәрәк кайтты. “Бөтен халык урманга чикләвеккә йөри, әйдә, без дә барабыз, бүген шуңа иртәрәк кайттым”, – диде. “Яшь бала белән чикләвек җыеп буламыни?” – дип карышып маташкан идем: “Арбада йоклый ул”, – дип, күндерде. Кирәге чыгып куяр дип, көрәк тә алды. Авылга терәлеп торган урманга барып җиткәч ирем:
“Бар, син чикләвек җыя тор, мин багана утыртырга чокыр казыйм, урманчы кушкан иде”, – диде. Аны-моны уйламыйча куаклар арасына кереп киттем. Тынычлап озак йөри алмадым, бала уяныр да, елап ятар кебек тоелды. 10-15 минут үткәч, ирем янына чыктым. Чокырны казып бетергән, ләкин ул бер дә багана чокырына ошамаган – озынча. “Нигә озынча итеп казыдың?” – дим. Бер дә исе китмәгәндәй: “Шулай кирәк, алып кил баланы, менә шушы чокырга күмәбез, минеке түгел ул”, – диде. Күз алларым караңгыланып китте. Баланы арбадан алып иремә суздым. Ул чокырга таба атлаганда җирдә аунап яткан көрәкне алдым да, яссы ягы белән бар көчемә кизәнеп башына суктым. Гөрселдәп ауды. Баланы тиз генә йолкып алып урман эченә йөгердем. 150 метрлар чабып баргач, аркылы яткан агачка абынып егылдым, шуннан берни хәтерләмим. Күпме вакыт үткәндер, бала елаган тавышка аңыма килдем. Сабыем читтә елап ята, төргән чүпрәкләре таралган. Ярый әле, төн салкын түгел иде. Баланы төреп озак итеп имездем. Моннан 40 чакрымнар ераклыкта яшәүче әти-әнием янына кайтып сыену теләге белән алга киттем. Караңгы, барам да барам, бер заман урман бетте. Ат юлына килеп чыктым. Таң ата башлады. Бер-ике сәгатьләр чамасы баргач, һич таныш булмаган бер авылга барып чыктым. Халык көтү куа. Бу хатын таң тишегеннән саташып йөриме әллә дип уйларлар инде дим, авыл эченә керергә читенсендем, машина көткән кеше шикелле юл читенә барып бастым. Бәхетемә, сөт ташучы машина килеп туктады. Шофер янына кереп утырдым, сер бирмәскә тырышам: “Балам авырды, менә сырхауханәгә алып барам, күрше авылдан мин”, – дигән булам. “Ә, “Кызыл төбәк”тән инде алайса”, – ди. Ә ул авыл күрше районга керә. Шаклар каттым: урманда булган хәлдән соң бала күтәреп 20 чакрым юл үткәнмен! Район үзәгенә барып җиткәч үзебезнең авылга кайта торган машинага утырып әти-әниләр янына кайтып сыендым. Барысын да сөйләп бирдем. Әти белән әни тынычландырдылар, юаттылар. Ә теге авылдан бернинди хәбәр юк. Башка әллә нинди уйлар керә, иремне үтермәдем микән дим. Кайгырудан кап-кара чәчләрем агара башлады. Ике ай үтте дигәндә ирем килде. Гафу үтенде. Ходай күрә бит ул, каргыш төшә – теге гайбәтче карчык: “Балаларым өйдә йоклатмый”, – дип мендәр күтәреп урамда саташып йөргән дә бер ай элек үлеп киткән. Ирем үзе сөйли, үзенең күзләреннән яшь тама. Каената да үлеп киткән. Бер айдан ирем янына кайттым, үзе килеп алды.
Гадәти тормыш башланды, берни булмагандай яши бирәбез. Аждаһа басылган, ярарга тырыша. Ләкин аннан үч алу теләге үтми генә бит. Икенче көздә казлар суйдырды бу. Каз йолкырга мине дә чакырды. Хәтта беренче тапкыр: “Килен!” – дип эндәште. Кухнядагы биш казга күрсәтеп йоннарын йолкый торырга кушты, күршеләргә генә кереп чыгам диде. Базны ачтым да казларны шунда ташладым. Озак та үтми аждаһа кайтып керде. “Кая казлар?” – ди. “Әнә, базга очып төштеләр, ачып кара”, – дим. Ул төшүгә, базның капкачын яптым да өстенә буфетны, өстәлне шудырып куйдым һәм өйгә кайтып киттем. Аждаһа төне буе акырып-бакырып базда яткан. Икенче көнне күршеләре табып чыгарганнар инде. Каенана әллә нинди чит кешеләр ябып куйды дип алдаган.
Без сөйләшеп бетергәндә хуҗа кайтып керде. Кара, фотодан елмаеп карап торучы малай тач атасы икән бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев