Каргыш
Язмышым-ялгышым...
Сәрия апа белән (исеме үзгәртелде) көтмәгәндә таныштык. Яшь аермасы шактый булса да, уртак тел табып, дуслашып та киттек. Еш кына телефоннан сөйләшәбез, ә кайчакта, шул якларга барып чыкканда, кунакка да кергәлим. Бервакыт Сәрия апа миңа гомере буе күңелендә йөрткән серен ачты…
– Яшьлек – бөтен кешегә дә бер генә килә торган иң гүзәл вакытларның берседер ул, – дип сүзен ерактан башлады язмамның герое. – Бу чорда егет-кызлар тизрәк үсәргә, олыгаерга ашыгалар. Мин дә кайчан үсеп җитәрмен дә, кичке уеннарга төшәрмен икән дип хыяллана идем. Ул вакыт күз ачып йомганчы килеп тә җитте. Колхоз эшеннән кайту белән кичке уеннарга төшәргә әзерләнә башлый идем. Тормыш иптәшем Фәрит белән шунда таныштым. Киң җилкәле чибәр егетне күп кызлар ошатып йөри иде, тик ул парлы уеннарга гел мине чакыра торган иде. Ике ел чамасы егет-кыз булып йөргәннән соң, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әти-әниемнең яшь бит әле син диюенә колак салмыйча, ризалаштым, чөнки бигрәкләр дә каты ярата идем шул Фәритне. Шаулатып-гөрләтеп туй уздырып, гаилә корып җибәрдек. Килен булып төшкәч тә ике ел чамасы кайнатам һәм кайнанам белән бер өйдә яшәдек. Бу йортта беренче улыбыз туды. Аннан соң күршедә генә үз йортыбызны җиткереп, шунда башка чыктык. Ирем бик тәртипле, тырыш, тотынган эшен һәрчак җиренә җиткерә торган кеше иде. Дөрес, кире, үзсүзле булды. Йортта закон тулаем аның кулында иде, гомерем буе аңа буйсынып яшәдем. Кырык алты ел яшәп бер генә мәртәбә дә кул уйнатканы булмады. Бер-бер артлы балаларыбыз туа торды. Ике улым һәм игезәк кызларыбыз тугач та: “Бүтән алып кайтмыйк инде, боларын да кеше итәсе бар”, – дигәч, “Ходай күпме бирсә, барысын да алып кайтырбыз”, – дип каршы төште тормыш иптәшем. Үземнең янәдән көмәнле икәнемне белгәч, куркып калдым. Болай да дүрт сабый ачка тилмереп утырганда бишенчесенә көчебез җитмәс дип, башымда гөнаһлы мәкер туды. Ирем баланы төшертмәячәген белә идем, шуңа күрә аңардан сорап, тавыш чыгарып торасы итмәдем. Вакыты җиткәч, котылырга ниятләдем! Тугыз аен тутырып туды сабый, кыз бала иде. Ул елларда сырхауханәгә барып бәбили башлаганнар иде инде. Ә мин срогы җиткәнен белсәм дә, бармадым, моңарчы өч тапкыр үзем генә бәбиләгән идем... Монысында да бәбиләр вакытым җиткәч, кирәк-яракларымны җыйдым да мунчага киттем. Озак кына азапланганнан соң бала аваз салды... Ә мин аны чүпрәккә төреп, чиләктәге суга тыктым... Үзем елыйм, үзем Аллаһтан кичерү сорап ялварам, ә үзем зур гөнаһ кылам. Балам мәетен бер кат чүпрәккә төрдем дә, бакчадагы сукмак кырыена алып чыгып күмдем... Аңардан соң туган тагын ике балам белән дә шул ук хәл кабатланды. Аларның да каберлекләре бакча сукмагында. Шунда чыккан саен, бугазыма төер тыгыла да, шушы хатирәләр искә төшкәч, күз алларым караңгыланып китә. Ә иремә әлеге хәлләрне, тугач та үлә сабыйларым диеп, ялганнарга туры килде, – дип күз яшенә буыла-буыла сөйләвен дәвам итте ак яулыклы карчык. Сәрия апа бүгенгесе көндә ялгызы гына яши. Дүрт баласының да үз тормышы, үз гаиләләре. Бөтенесе дә югары белемле, мул тормышлы, тик дүрт гаиләдә дә бер үк кайгы: һәр гаиләдә икенче бала тугач та үлә икән. Гаҗәп хәл, бу Сәрия апаның бер генә мизгел яшәп калган сабыйларының каргышымы, әллә очраклы хәл генәме, монысын әйтүе кыен. Шулай да, ак яулыклы әби сүзләренә караганда, бу кайгылар барысы да аның гөнаһлары аркасында. “Мин бу зур хаталарымны ул заманның юклыгына бәйләп, үземне гомер буе тынычландырып яшәдем, – дип сөйләде Сәрия апа. – Тик мин бик нык хаталанганмын. Аллаһы Тәгалә җан биргәнгә җүн бирә дип юкка гына әйтмиләрдер. Ул заманда ачлыктан без генә тилмермәдек,югыйсә. Гаиләләрендә сигез-ун, хәтта уникешәр сабый үстерүчеләр дә бар иде. Ә мин курыктым... Ә иң авыры – Аллаһы Тәгалә каршына бару. Үз кулларым белән үтереп күмгән сабыйларым өчен ничек җавап бирермен дип уйланам...”
«Татарстан яшьләре»
Фото :https://ru.freepik.com/f
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев