Каргыш ике яклы була...
Гыйбрәт өчен
Яшем җитмештән артып китсә дә, каргыш, бозым дигән нәрсәләргә ышанмый идем. Фаҗигале язмышымны тагын бер мәртәбә күңелдән үткәргәч, фикерем үзгәрде. Армия хезмәтен тәмамлагач, яңа тормыш башлау – өйләнү максаты килеп туды. Нәрсәдән башларга? Өстемдә – солдат бушлаты, аякта кирза итек. Җитмәсә, дуслашып йөргән кызым Равилә дә җитлеккән, ашыктыра. Матди киеренкелектән чыгу өчен Себер якларына барып, бер сезон эшләп кайту планы кордым. Равиләгә әйтмичә генә чыгып китмәкче идем, ул кайдандыр ишеткән дә, артымнан куып җитеп: “Нишләп мине ташлап китәсең, оятсыз?” – дип кычкырып җибәрде. “Хатын-кыздан рәхәт күрмәсәң иде”, – дип тә өстәде. Сүзсез калдым, тизрәк китеп барудан башка чара тапмадым. Себер поезды озак көттермәде, алып та китте. Билгеләнгән җиргә барып җиттем, эшли башладым. Тиз генә баерга исәп, тот капчыгыңны – солдат бушлаты әле анда да өстемнән тиз генә төшмәде. Вакыт бик тиз уза икән ул. Хәлләр икенче якка үзгәрде. Мин, Себергә бер генә сезонга дип киткән егет, ярты гомеремне шунда уздырып, хатын һәм биш бала белән Казанга кайтып төштем. Менә шунда башланды инде... Тулы бер гаиләгә – җиде җанга прописка, торырга урын кирәк. Анысы җайланды тагын, Аллаһ ярдәм итте, эшли башладык. Тыныч кына яшәп ятканда хатыным белән кызым дөньядан фаҗигале төстә китеп бардылар. Балаларга әни кирәк бит, тагын өйләндем. Зур гаилә белән яшәргә өйрәнмәгән хатын гынаа китеп барды. Тагын өйләндем, тагын шул ук хәл. Озак азапланганнан соң Ходай миңа тагын берәүне бүләк итте. Аның өч баласын кушкач, гаиләбез тагын да тулыланды, матурайды. Балалар дуслаштылар, туганлаштылар. Матур гына яши башладык, тик озакка бармады. Әлеге хатыным да дөньядан китеп барды. Бөтенләй югалып калдым: бу нинди хәл, нәрсә бу?! Эш яратам, рәхәтләнеп яшисем килә, тик ниндидер сихри көч мин теләгәнчә яшәтми. Күпме сагыш яшьләре түккәнмендер, хәсрәтемне үзем генә беләм. Хәзер уйлыйм, бөтен хәсрәтләремнең очы Равилә каргышына барып тоташмый микән? Каргыш уртак була дип укыганым, ишеткәнем бар иде. Чынлап та, дөрес икән. Көннәрдән бер көнне Равиләне очраттым. Тормыш хәлләрен сорадым. Һәм шаккатып тыңлап тордым – ул да нәкъ минем фаҗигале тормышымны кабатлаган. Ике ире үлгән, тагын ике ире бер сәбәпсез дигәндәй аны ташлап чыгып киткән. Димәк, аның каргышын Ходай икебезгә дә тигезләп бүлгән. Бу турыда үзенә әйтергә батырлыгым гына җитмәде. Ул укысын иде дип язам бу хатны. Аңа гына түгел, бөтен кешегә кычкырасым килә, безнең шикелле кырыс, кыргый булмагыз! Бер-берегезне каргамагыз, шәфкатьлерәк булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев