Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Көнчелек туганлык җепләрен дә кисә

Язмышлардан юктыр узмышлар...

   Самир белән Замир бер генә ел аерма белән тудылар. Кечкенәдән гел бергә, аглый белән таглый кебек үстеләр. Бакчага да бергә йөрделәр, укырга да бергә керделәр. Хәтта авырганда да бергә авырдылар, бергә терелделәр. Туганнарның юллары армия вакыты җиткәч кенә аерылды. Самир республикадан чагыштырмача ерак түгел бер өлкәгә эләксә, Замирны Чечняга җибәрделәр. Егетләр сынатмадылар, хәрби бурычларын тиешенчә үтәделәр. Тик “кайнар нокта”да күпне күргән Замир гына туган ягына үзгәреп: тупасланып, үз эченә йомылып кайтты.

Абыйсы озак та тормады, авылга кунакка кайткан Әдиләгә гашыйк булып, аңа өйләнеп тә куйды. Ә авыр холыклы Замир кызлар белән уртак тел таба алмый аптырады. Шуңадырмы, туганының бәхетеннән эчтән генә көнләшеп йөрде.

Өйләнешүләренә бер ел дигәндә Самир белән Әдиләнең кызлары туды. Таң алдыннан туган сабыйга Таңчулпан дип исем куштылар. Туганының баласын күрергә, бәби “тәпие юарга” Замир да килде. Бу вакытта ул Себердәге эшеннән чираттагы ялга кайткан иде. Әдиләнең иренә яратып каравы, аларның җылы, эчкерсез мөнәсәбәтләре Замирның җанын кимерде, мин-минлегенә тиде. “Абыйга нигә шундый бәхет язган, ә мин гел япа-ялгыз?” – дигән сорау миен бораулады. Әти-әнисе йортына кайтып яткач та, йокыга китә алмый шактый азапланды. Соңгы вакытта аракы белән дә яхшы ук дуслашып китте ул. Салып алдымы, кан тамырлары буйлап таралган агу аны әллә нинди биеклекләргә, кыю адымнарга әйди башлый иде. Бервакыт шундый халәттә чакта абыйсы янына сугылып чыгарга уйлады ул. Самир эштә иде. Әдилә, күлмәк итәкләрен күтәреп, билбавына эләктергән килеш тузан сөртеп йөри иде. Шәрә ботлы, алтынсу бөдрә чәчләре иңенә таралган хатынны күреп, Замирның болай да аңкы-миңке башы тагын да ныграк әйләнде. Ул, үзен белештермичә, эш белән мавыгып, ишектән кеше кергәнен дә абайламый калган Әдиләгә ябышты. Аны кыргый җанвар җитезлеге белән кочып алып, караватка сөйрәде. Әдилә кычкырды, карышты, бала уянып елый башлады, әмма Замир кара ниятеннән туктарга уйлап та карамады. Шуннан ничек килеп кергән булса, шулай тиз генә чыгып та китте. Бераз атлагач, кинәт айнып, үзенең зур гөнаһ кылганын, туганлык хисен салып таптавын уйлап, оятыннан кычкырып улыйсы килде. Гафу үтенү өчен кире борылды. Бу вакытта елап шешенеп беткән Әдилә авызына бер уч дару тутырып маташа иде. Замир вакытында өлгерде. Хатын аны этеп-төртеп куып чыгарды.

Замир Себергә китте, Әдилә хәсрәтен эченә йотты. Аның зирәклеге, сабырлыгы туганнар арасындагы якын, җылы мөнәсәбәтне саклап калды. Озакламый Әдилә балага узганын белде. Самир бу хәбәрне бик шатланып кабул итте. Әмма Әдилә генә баланың Замирдан булырга мөмкинлеген уйлап, борчуга батты.

 Чираттагы тапкыр авылына кайтырга җыенганда, тулай торакларында ут чыгып, Замир шунда янып үлде. Әдилә шул көннәрдә ир бала тапты. Ул баланың Самирныкы булмау ихтималын дөньяда инде бер генә кеше – Әдилә генә белә иде.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА. Азнакай.

"Татарстан яшьләре"

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев