Мәхәббәтне сатып алып буламы?
Минем кызлар булмады. Ике ул үстердем. Олысы өйләнде инде. Кечесе киләсе елга югары уку йортын тәмамлый. Өч бүлмәле фатирыбызны сатып, олы малайга бер бүлмә алдык.
Үзебез зур булмаган ике бүлмәле фатирга күчендек. Менә хәзер куркып торам: кечесе өйләнсә, нишлисе булыр. Хәзер бит яшьләрнең кайнана белән яшиселәре килми. Дөресен генә әйткәндә, үзебезнең чор белән чагыштырам да хәзергеләрне, шаклар катам. Кызлар фатиры, машинасы булган егетләргә үзләре тагыла. Мин моны үзем күргәнгә, инанганга шулай дим.
Апамның кызы егерме ике яшендә кияүгә чыкты. Егете бик бай иде. Әтисе зур түрә. Кияү чит илләрдә еш булган. Безнең сеңел дә төшеп калганнардан түгел – акыллы, чибәр. Югары уку йортының чит телләр факультетын тәмамлады. Бишенче курста укыганда, Франциягә стажировкага җибәрделәр. Шунда барганда самолетта бер егет белән танышкан. Өч айдан өйләнештеләр дә. Сеңел йөккә узган. Безнең нәсел элек-электән тәртипле саналды. Андый нәрсәнең гомердә булганы юк иде. Апа да башта бик борчылды, уңайсызланды. Ләкин булачак кияү бүләккә зур төсле телевизор, бер бәйләм ак розалар, әллә никадәр күчтәнәчләр белән кайткач, апаның кәефе яхшырды. Әле, киресенчә, кызының шундый бай егетне эләктерүенә горурланды да бугай.
Туй ясадылар. Сеңелне әти-әнисе йортыннан – туган авылыннан килеп алмадылар, янәсе, юл начар. Безнең туганнарны алдан кисәтеп куйдылар Р зәвыклы итеп киенергә, туйда үзеңне бик әдәпле тотарга. Сөткә төшкән таракан шикелле, авыз ачарга, селкенергә дә куркып утырдык. Егет ягыныкылар, чынлап та, бик бай, шәһәрчә иде. Апа туйдан кайтканда бер сүз дәшмәде. Мескенгә, ирсез килеш шундый тәртипле, чибәр кыз үстереп, югары белем биргән өчен бер рәхмәт сүз дә әйтүче булмады. Кызгандым апаны. Ләкин тора-бара эшләр тагын да катлауланды. Сеңел әнисен күрергә ике айга бер дә кайтмый башлады. “Ул сараегызга кайтып вакыт уздырмыйм.Әниеңнең бик күрәсе килсә, үзе килсен”, – дигән кияү. Бу сүзләрне сеңел соңрак, ире белән аерылышкач кына әйтте. Әйе, озак яши алмадылар алар. Сеңел яңа туган баласы белән өйдә утырганда, ата кеше атналар буе кайдадыр югалып йөргән. “Әни, башка болай яши алмыйм. Аңа бала кирәкми. Бер сүз каршы да әйтеп булмый. “У меня бизнес”, – дип кенә әйтә. Төрле сүзләр белән хурлый. Янәсе, тирес арасыннан коткарганы өчен мин аңа рәхмәтле булырга тиешмен”. Апа икенче көнне үк машина яллап, Казанга китте. Кызы белән оныгын алып кайтты. Кияү бер-ике атна узгач, кайтты үзе. Гафу үтенәсе урынга, янап киткән. “Мин сине куып җибәрмәдем. Мөлкәт бүләргә дип авызыңны да ачма, көн күрсәтмәм. Балага алимент түләрмен”,- дип китеп барган.
Апа хәзер оныгы белән авылда яши. Сеңел Казанга эшкә урнашты, әнисе белән улы янына кайткалап йөри. Акча калдыра. Ата кешенең улы янына килеп караганы юк. Башта бераз акча җибәрә торган булган. Хәзер бөтенләй чит илдә ята ди. Кода-кодагыйлар да оныклары белән бөтенлй кызыксынмыйлар, әйтерсең, алар бала турында белмиләр. Менә тәртипле гаилә. Дөрес әйтәләр, бәхет байлыкта гына түгел. Акыл кирәк тормышта.
Г.Р.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев