“Мич башында карт әни чирләп ята”
Тормышымда куркыныч хәлләргә юлыгып, зур бәла-фаҗигаләрдән Алла саклап калган очраклар бар. Берничәсен язып үтим әле...
Сугыштан соңгы елларда салымнарның күпләп салынуы үзәккә үтте. Туйганчы ит, йомырка, май ашап булмады, сирәк эләкте. Бердәнбер бозау ите дә түләүгә китә иде. Безгә, ятим дүрт балага, өс-баш та юнәтергә кирәк бит әле. Әнкәй май, йомырканы җыйгалап барып, Күзкәй базарына илтеп сата, бераз акча туплап, кием-салым ала. Әле дә истә, әңкәйнең безнең белән киңәшеп: “Быел ит сатып Гөлфиягә пәлтә алырга кирәк, укытучы буласы кыз бит ул, кеше арасында ким-хур булып йөрмәсен”, – дигәне. Мал исәбен алып йөриләр. Минзәләдән агентлар килгән, кулларында кәгазьләре, абзарга кереп киттеләр. Әнкәй мине тиз генә мич башына менгерде, алдыма игезәк бәрәннәрне яткырып, өсләренә җылы шәл япты, аннан, өсләрен сыпырып, “Алла сакласын” диде. Агентлар өйгә керделәр, өстәл буена утырып яза башладылар. “Энә өстендә утыргандай” дигән сүзнең мәгънәсен шул чакта аңладым. Йөрәк тибешемне болай ачык итеп ишеткәнем юк иде әле, сәгать кебек келт-келт итә. Бәләкәй генә йөрәгем бу куркуга ничек чыдады икән?! “Салымнарың түләнгән икән” – диде агент. Аннан, як-ягына каранып: “Өйдә бәрәннәрең юкмы?” – дип сорады. “Юк, юк, әле бәрәнләмәделәр”, – диде әнкәй, каушавын сиздермәскә тырышып. Агент күпме йон түлисе икәнен әйтеп, әнкәйгә кәгазь бирде. Ишеккә юнәлделәр. Ишек шыгырдап ачылуга бәрән куркып киттеме, әллә инде иркәләнеп, ыңгырашып куйды – котым ботыма төште. Агент шикләнеп ачык ишек янында туктап калып, әнкәйгә сораулы караш төбәде. Куркынган әнкәй: “Мич башында карт әни чирләп ята”, – диде. Шулай итеп котылып калдык агенттан. Әнкәем бәгырькәемнең битләре бурлаттай, маңгаенда тир тамчылары, “Алла саклады!” – диде ул, җиңел сулап. Шатлыгыннан миңа бер бөтен перәннек тоттырды, керфекләремә яшь бөртекләре эленде. Ул чаклар искә төшсә, хәзер дә күзләр яшьләнә. Бар иде бит авыр заманнар... Икенче очрак. Шулай бервакыт Гәүһәр апалар клубта спектакль куйдылар. Безгә клубка чыгарга рөхсәт юк, ә чыгасы килә. Апаның артист киемнәрен күтәреп бардым, избач (китапханәне шулай дип йөртәләр иде элек) ягыннан гына кердек. Мин эчтә – сәхнә янына урнаштым. Ямьле күренеш: сәхнәдә куыш урнаштырылган, имеш, таң атып килә, кошлар сайрый. Кызлар берәм-берәм куыштан чыгалар. “Ой, йокы туймады”, – диешкән булалар. Икенче куыштан баһадир егетләр чыга – болар кибән куючылар. Берсе тальянында сыздырып җибәрде. Бик күңелле. Суфлер тирәсенә утырдым, ул пышылдап кат-кат әйтә, ә мин шул тавышка йоклап та киткәнмен. Берзаман дөмберт иткән тавышка уянып китсәм, клуб эче караңгы, шылт иткән тавыш та юк, бөтен кеше кайтып киткән. Избач ягына атылып чыктым да, кычкырам, ишекне төям, тибәм. Клуб мөдире Фатыйх абый еракка китәргә өлгермәгән, минем дөбердәткәнне ишетеп ишеккә килде дә: “Кем ул анда? Әллә кеше бармы?” – дип кычкырды. Ишекне ачты. Мине күреп шаккатты. Мондый хәлнең булганы юк иде әле диде. Әгәр Фатыйх абый ишетеп килмәгән булса, болын хәтле клубта төнгелеккә калсам нишләр идем?.. Уйларга да куркыныч. Алла саклады. Апа ничек мине онытып кайтып киткән, белмим. Клубтан чыккач очтым гына өйгә таба, аягым җиргә тимәде. Кайтсам, капка төбендә апа егете белән басып тора. Шулай, мәхәббәт барысын да оныттыра икән ул. Өченче очрак. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, сабанчы ярдәмчесе булып эшләдем. “ДТ” тракторына тагылган сабанның утыргычы янында сабан күтәрткеч була. Трактор борылганда, юлга килеп җиткәндә сабанны кызу-кызу күтәртәсең. Бик авыр, аркалар тирләп чыга, аннары тагын төшерәсең. Төнге караңгылык бик куркыта. Гел бер тавыш – трактор гөрелтесе башны миңгерәүләтә. Бервакыт сабан рулен тоткан килеш йоклап киткәнмен бит, башым “лык” итеп рульгә бәрелгәнгә уянып киттем. Шулай итеп, сабан арасына төшеп китүдән Алла саклады, ә күпме егетләр әрәм булды шулай...
Гөлфия ӘҺЛИЕВА. Тукай районы, Боерган авылы
"Татарстан яшьләре"
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев