Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

«Мин сине оныгыма димләрмен дигән идем...»

Тормышта бернәрсә дә очраклы түгел

Техникумда укыганда Гайшә исемле хатынга фатирда тордым. Бик чиста иде ул. Хәтта артык чиста. Идәндәге паласларның, диван җәймәләренең полиэтиленга төрелгәнен анда гына күрдем мин. Шуларны һәр көнне сөртеп алырга кирәк иде. Мин бу апада көз һәм кышны уздырдым. Бер бүлмәле фатир артык җылы түгел иде. Носки кимичә полиэтиленга төрелгән паласка басарлык та түгел. Җитмеш яшендә булса да, Гайшә апа эшләп йөри. Бер оешмада кассир хезмәте башкара иде ул. Без икәү генә яшибез. Ире турында бернәрсә сорашмадым мин аңардан. Бердәнбер кызы хәрби кешедә кияүдә булып, бик еракта иде. Гайшә апа шул кызына урыс телендә миннән атнага бер хат яздырта.

Һәр көнне чүп чиләген түгү минем вазифа. Бишенче каттан төшеп, чүп контейнерына кадәр барасы.

  Бер көнне шулай йокыдан тордым да, өйдә кия торган халаттан гына чиләкне эләктереп, урамга чыгып киттем. Гайшә апа эштә. Ишек шапылдап ябылгач кына исемә төште, ачкычның өйдә калганы. Көзге салкын яңгырлы көн. Кешеләр урамда курткадан, плащтан йөриләр. Ә мин халаттан басып калдым. Кесә телефоннары юк вакыт. Күршеләрне бөтенләй белмим. Иртәнге вакыт. Гайшә апа эштән кичке җиделәрдә генә кайтырга тиеш. Нишләргә дә белмичә егерме минутлап басып торганнан соң бары бер юл барлыгын аңладым: Гайшә апаның эшенә бару.

Мин Гагарин урамындагы йортта яшим. Гайшә апа Тинчурин урамындагы оешмада эшли. Чиләкне урларлар дип куркып үзем белән алып, троллейбус тукталышына чыктым. Үткән кеше миңа сәерсенеп карый. Юләрләнгән дип уйлыйлардыр, мөгаен. Юлга түләргә акча да юк бит әле.

Троллейбуска салкыннан бөрешеп кереп утырдым. Икенче тукталышта яныма җылы куртка кигән утыз яшьләрдәге ир утырды. Миңа карагач, елмаеп куйды. Шулай булмый ни, көзге шыксыз көн, ә утыргычта өйдә кия торган халаттан япь-яшь кыз утыра. Янында чүп чиләге. Миңа инде барыбер иде. Хәтта мин кыюланып киттем. Бөтен батырлыгымны җыеп, бу кешедән юл билетына акча сорадым. Телдән генә кайсы техникумда, нинди курста, группада укыганымны аңлаттым. Ул яңадан миңа көлемсерәп карады да, билет алып бирде. Мәскәү базарын үтүгә төшәргә әзерләнә башлады. Саубуллашканда курткасын бирде. Мин: “Кирәкми”, – димәдем, чөнки бик нык туңган идем.

Әй, сүгеп тә карады мине Гайшә апа күзенә күренүгә. Урысчалатып гел “бестолковая” диде. Башымны иеп тыңлап тордым.

Икенче көнне укудан чыкканда техникум ишеге янында троллейбустагы танышымны очраттым. Кабалана-кабалана сумкамнан акча алып, бирмәкче булган идем, кулымнан тотып: “Мин аның өчен килмәдем”, – диде. Ә куртка бит Гайшә апа фатирында. Шуны алырга киттек. Бик кызыклы кеше булып чыкты Җәүдәт. Геолог булып Ерак Себердә эшли икән.

Булачак ирем белән без шулай таныштык.

Гайшә апа белән саубуллашканда елап аерылыштык:

– Мин сине оныгыма димләрмен дигән идем бит. Бик яраткан идем үзеңне, – диде ул.

Берничә фатир сатып алып торырга туры килде. Ләкин Җәүдәт берсенә дә ачкычсыз ябыла торган ишек куйдырмады.

Тәнзилә. Казан

Чыганак

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев