Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

«Мин сине хушлашырга чакырдым»

“Үләм, миңа начар, эчкечегә әйләнәм, син килмәсәң, асылынып үләм” диде, ә үзе...

Мин авылда, үрнәк гаиләдә туып үстем. Әткәй аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Безгә – өч балага яхшы тәрбия биреп үстерделәр. Барыбыз да югары белем алдык. Кияүгә чыкканчы акны карадан аермыйсың икән ул. Мин кешегә бик тиз ышанучан, бөтен кеше дә яхшы дип уйлый идем.

18 яшемдә, институтның икенче курсында укыганда, өч ел дуслашып йөргән егеткә кияүгә чыктым. Бик чибәр шәһәр егете иде ул. Кияүгә чыккач читтән торып уку бүлегенә күчтем, мәктәптә укыттым. Ике малай таптым. Бала карау, өйдәге бөтен эш минем җилкәдә иде. Әткәйләр авылдан азык-төлек җибәреп, гел ярдәм итеп тордылар. Ә ир әзергә бәзер булып, рәхәтләнеп яшәде. Бер ел эшләсә, бер ел ял итә иде. Дуслары белән күңел ача, аракы эчә дә, кич кенә өйгә кайтып, “профилактика чарасы” дип, мине тотып кыйный иде. Гаилә, балалар дип тешемне кысып түздем. Бу турыда әткәйләргә әйтмәдем, чөнки аларны борчыйсым килми иде. Бер заводның тулай торагында яшәдек, заводта эшләмәгәч, суд аркылы торагыбызны да тартып алдылар. Ике кечкенә бала белән иремнең әти-әниләренә кайтып егылдык. Рәхмәт, кире какмадылар. Ике бүлмәле фатирда сигез кеше яшәдек.

Көннәрдән беркөнне үзебезгә фатир алырга дип җыйган акчага ирем миңа әйтми генә машина сатып алып кайткан. Сөяркәләрен утыртып йөрергә машинасы булганга шатланып туя алмады. Бу хәлләргә борчылып, мин еладым да еладым. Ә ул рәхәтләнеп машинасында җилдерде. Тик мондый рәхәт тормышы озак дәвам итә алмады, зур тизлек белән барганда машинасы белән капланып үлде. 27 яшемдә кечкенә ике баланы кочаклап тол калдым.

Мәктәпкә кергәнче бездә яшәсен дип, кечкенә улымны үземнең әни авылга алып кайтып китте. Дүрт ай да үтмәде, кан басымы күтәрелеп, әнкәй үлеп китте. Улымны әткәй ике ел карады. Әнкәй үлгәнгә өч ел узгач, әткәй бер хатын белән танышып, тату гына яши башлады. Аннан баланы үзем янына алып килдем. Ике бала белән кеше фатирында яшәргә туры килде.

Ир-атларга дүрт ел күтәрелеп тә карамадым. Ә үзем барыбер: “Ир канаты бирсәң иде”, – дип, Ходайга ялвардым. Сораганга бирермен дигән бит Ходай Тәгалә, миңа да бирде ир дигән бәндәне. Хатыны 40 яшендә үлеп киткән ир иде ул. Кызы белән малае бар. Бер хатын алып кайткан булган, әмма ул хатын ирнең кызы белән уртак тел таба алмаган, бер ел яшәгәннән соң кире китеп барган. Кызы, чыннан да, кыргый болан кебек аның. Мин әлеге ир белән заводта эшләгәндә таныштым, миннән 12 яшькә зур, заводта мастер булып эшли, акчаны күп итеп ала. Үзе акыллы, уңган, төскә - биткә дә бик матур. “Мин сине үлеп яратам, синнән башка миңа тормышның яме юк”, – дигән сүзләрне көн саен әйтә иде. Миндә дә ике бала, аныкы да икәү. Кызын, институтның икенче курсында биш имтихан бирмәгән өчен, укуыннан чыгарганнар. Шуннан соң ул әтисе белән минем янга эшкә килде. Баш ярылып күз чыкмаган, берәр нәрсә уйлашырбыз, бер дә борчылма, дип тынычландырдым үзен. Аннан танышлар аша сөйләшеп, бүтән институтның икенче курсына күчерттем. Кышкы сессиягә кадәр әллә күпме зачет, имтихан бирергә кирәк иде, икәүләшеп чабып йөреп, аларны биреп бетердек.

Ике ай очрашып йөргәннән соң, никах укытып, әлеге ир белән яши башладык. Җиң сызганып, өйне ремонтларга, җиһазларны яңартырга, дүрт баланы тәрбияләргә керештек. Һәр баланың үз холкы. Аның өстенә ирне дә тәрбияләргә кирәк. Иремнең әти-әнисе карт, авылда яшиләр. Атна саен алар янына кайтырга кирәк. Карт кеше еш чирли, сырхауханәгә дәваларга дип, әле әнисен, әле әтисен алып киләбез. Каенатага көз көне – бер, кыш көне икенче операция ясадылар. Бер ай өйдә утырып, аны карадым. Аннан яз көне каенананы инсулинга утырттылар. Аны да ай буе диета буенча гына ашатып, даруын сәгатьләп, уколын вакытында ясап үзем карадым. Каенана белән сырхауханәгә анализ бирергә баргач, медсестралар: “Әллә син социаль яклау бүлегендә эшлисеңме?” – дип сорыйлар иде.

Каенанам белән каенатам өч кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Бөтенесе бер шәһәрдә яшиләр, югыйсә. Әле бит аларны гына карап утырасы түгел, эшкә дә барырга кирәк. Авылга кайтып, үземнең әтигә дә булышып килергә кирәк. Тормыш мәшәкатьле булса да, үземнең гаиләм, ир канатым бар дип, үз-үземне юаттым. Җир әйләнә, мин шат, дигәндәй, өч ел яхшы гына яшәдек. Улыбыз армиядә хезмәт итеп кайтты. Кызыбыз бишенче курсны тәмамлый инде, улларым да буй җитеп киләләр.

Аллага шөкер, дияргә дә бит, юк. Ирем бик нык үзгәрде. Әллә кеше котырта башлады, эчә, өйдә тавыш куптара, дулый башлады. Минем балаларга теләсә-нәрсә әйтә, миңа: “Мин синең балаларыңны үстерергә тиеш түгел”, – дип кычкыра башлады. Көз көне өйдән чыгып китегез дип куарга ук тотынды. Кая барырга? Нишләргә? Зар еладым. Аннан әткәй белән киңәшләштек тә, тулай торактан бүлмә сатып алдык. Без күченеп, ирем яныннан чыгып киткәндә Гает көн иде. Шулхәтле авыр булды. Йөрәгем әрнеде, җаныма урын таба алмадым. Ничекләр түзәргә дип еладым. Ярата идем шул аны. Әллә үзе дә сагына идеме – яныбызга килгәләп йөрде.

Ә кыш көне төн уртасында чылтыратып шатлыгын уртаклашты: “Мин бер хатын белән таныштым, шуның белән очрашам”, – диде. Елап, дарулар эчеп, төне буе йоклый алмадым. Шуннан соң ике ай килмәде дә, чылтыратмады да. Мин дә күрми торгач бераз тынычланган идем, көннәрдән беркөнне тагын чылтыратты. “Үләм, миңа начар, эчкечегә әйләнәм, син килмәсәң, асылынып үләм”, – диде. Мәхәббәт белән исергән хатын-кыз җүләр бит ул, тиз генә такси тоттым да, киттем моның янына. “Мин сине хушлашырга чакырдым. Беренче мәхәббәтемне таптым. Кияүдән аерылып кайткан, баласы юк. Үзенең фатиры бар, яшәргә аның янына китәм. Балалар хәзер зурлар. Килеп-китеп кенә йөрербез”, – диде. Менә сиңа мәхәббәт! “Бәхетле бул!” – дидем дә, кире кайтып киттем.

Карап торышка матурлыгым да, югары белемем дә бар, тик бәхетем генә юк. Беренче ирем белән кавышуны яшьлек юләрлегенә сылтасам, икенчесен нәрсә дияргә соң? Икенче ирем 47 яшькә җиткән, югалту ачысын тойган, яшәүнең мәгънәсен белгән кеше инде үзе, югыйсә. Мин аңа авыр чакта гына кирәк булганмын инде. Балаларым аңа “әти” дип эндәшәләр иде. Аның сүзен һәрвакыт тыңладылар. Кеше язмышы белән ничек шулай уйнарга була? Күз яшьләре, рәнҗеш төшми калмый бит. Безне шундый авыр хәлгә куеп, ничек бәхетле булмакчы икән ул? “Иделгә таянма, ирләргә ышанма” дип, белмичә генә әйтмәгәннәр икән...

ГҮЗӘЛИЯ.

ЧЫГАНАК.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев