Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Миңа сулырга ярамый...

Язмыштан юктыр узмышлар...

Айсылу моңарчы көзләр генә моңсу була дип уйлый иде, инде белде: язлар да үзәк өзгеч сагышлы була ала икән. Яшел хәтфә чирәм дә, чәчәк аткан тал песиләре дә, кошларның өздереп-өздереп сайравы да – барысы да Айсылуның үзәген телгәләпме-телгәләде, сагыш утына салды. Бакчага барырга кирәк, кешеләр күптән барысын да рәткә кертеп, чистартып бетерде инде дип, үз-үзен мәҗбүриләп бакчасына килеп җиткәндә, кояш шактый күтәрелгән иде инде. Бакча ишеген ачып керүгә, Айсылуның күзе корыган алмагачка төште. Аптырап, хәйраннар калып карап торды ул аңа – өшемәсен дип әйбәтләп төргән, төбенә мул итеп кар да өйгән, тычканнар тимәсен өчен чыршы ботаклары да салган иде бит! Аннан: “Әмирнең иң яраткан алмагачы...” – дип, хатын үз-үзен белештермичә, алмагачның корыган кәүсәсен кочаклап алды. “Хуҗаңның китүен күтәрә алмадыңмы, матуркаем?” – дип, кытыршы кәүсәне сыйпый-сыйпый елады ул. Бераз тынычлангач: “Ә миңа яшәргә кирәк, миңа сулырга ярамый, балаларны кеше итәргә кирәк...” – дип өстәде һәм: “Яшәргә кирәк, яшәргә кирәк”, – дип үзалдына кабатлый-кабатлый кулына көрәк алды, башында исә уйлар бәргәләнде...

...Үз гомерендә чирләүнең нәрсә икәнен дә белмәгән, сырхауханәгә барып та карамаган ире Әмирнең авыруы кинәт башланды. Башта үзе дә аңламый аптырады: чирләгән дә, чирләмәгән дә кебек... Үтереп йокысы килде, хәле булмады, җилкәләрен ниндидер авыр йөк баскандай тоелды. Озак аптырап йөрергә туры килмәде, авыру көне-сәгате белән ныграк басты, инде җилкәләре сызлауга түзә алмыйча, төннәр буе йөреп чыга башлады.

Таныш табибы аңа бер генә карады: “Тәмәке тартасыңмы? Тарт, әйдә, тарт! Үз кадерегезне белмисез бит сез! Сузма, поликлиникага кил!” Сырхауханәгә салып, бераз дәвалап карагач, Әмирне Казанга, онкология диспансерына җибәрделәр. Айсылу ире белән юлга кузгалды.

...Ләкин соң иде инде. Айсылу табиб янына кергәч, ике арада шундый сөйләшү булып алды:

– Кемең?

– Ирем.

– Еламый түзә аласыңмы?

– Түзәрмен.

– Соң инде, берни эшләп булмый. Яман шеш икенче як үпкәсенә дә күчкән. Сиздермәгез. Кайткач, менә бу язуларны табибына бирерсез.

Еламады Айсылу. Ләкин Әмир аның җан тырмашып еламаска тырышып баруын сизеп алган иде инде. Эндәшмәде. Айсылу аны кибетләргә алып керде, аңа кирәкле әйберләрне алырга тырышты.

– Ярар, алма! Боларның миңа кирәге чыкмас инде, – дип әйтеп салды шулчак ире.

Салкын акылы белән шулай дисә дә, ир бу уйны күңеленә алырга курыкты – ничек шулай кинәт сүнәргә, бик яшь бит әле ул, типсә тимер өзәрлек чагы...

Ә Айсылуда бу минутларда бер генә теләк иде: ялгыз каласы иде дә, рәхәтләнеп елыйсы, бәгырьгә таш булып каткан әрнү-сагышны бераз кузгатасы, таратасы иде.

Көн артыннан көн үтте. Мәкерле чир тап-таза ирне изде, сындырды... Ул операция көтте. Табиб: “Бераз гына хәл ал да, операциягә барырсың”, – дигән иде бит. Ләкин Әмирнең “хәл алган” саен хәле начарлана гына барды. Табиб янәдән килгәч, ир аңа ялварулы күзләрен төбәп:

– Операция кайчан? – дип сорады.

– Тиздән, тиздән...

Әмир эндәшмәде, ә табиб киткәч, тавышсыз гына елады. Эре-эре күз яшьләре ябык яңаклары буйлап тәгәрәде дә тәгәрәде. Ниндидер операция көтеп ятарлык хәле калмаганлыгын да, табибның соңгы өметен сүндермәү өчен генә шулай әйтүен дә аңлаган иде ул.

– Балаларны чакыр! – диде Әмир Айсылуга.

– Ярар, әтисе, ярар, хәбәр итәрмен. Сагынгансыңдыр шул...

Әби-бабалары, Айсылу белән Әмиргә җиңелрәк булсын дип, балаларны авылга алып кайтып киткәннәр иде. Һәм алар әбиләре белән икенче көнне килеп тә җиттеләр. Әтисе яткан карават янына башта ун яшен тутырып килүче кызы килеп басты.

– Ташла инде ул сагызыңны, – дип шелтәләп алды аны әтисе. – Энеңне кара, кызым, егылмасын, бәрелмәсен, яме.

Аннан Әмир янына туп кебек тәгәрәп кенә ике яшьлек улы килде. Берни аңламый шырык-шырык көлгән, шаярган улы белән Әмир олы кешеләрчә кул биреп күреште. Аннан кинәт әйтеп куйды:

– Сау бул, улым!

Шул төнне Әмирнең гомере өзелде. Бар табигатьнең ашкынып җәйгә кереп барган, җиләк-җимешләрнең кызарып пешеп килгән мәле иде бу. Айсылу ул елны бакчадагы уңышны җыеп, ташып бетерә алмый аптырады. Җиләк-җимешне кайнатмады да, киптермәде дә... Ә алмалар! Аларның берсе-берсе ике куллап тотарлык иде. Айсылуның мондый эре алмаларны күргәне юк иде әле. Ташыды да ташыды, таратты да таратты. Әйтерсең лә, алмагачлар аның кайгысын җиңеләйтергә теләп, шулай мул уңыш бирде.

...Уйлана-уйлана эшли торгач, шактый җир казып ташланган икән. Аннан Айсылу: “Кичер мине, алмагачым, төпләреңне йомшартып, сине сабый баладай тәрбияләгән Әмиреңә берничек тә ярдәм итә алмадым”, – диде дә үз гомерендә беренче тапкыр кулына пычкы алды һәм...

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА. Азнакай

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев