“Мине рәхәт яшәде дип беләсеңме?”
«Ирне бит аны сабый бала караган кебек тәрбияләп торырга кирәк, әле алар картайган саен көйсезләнә генә баралар...»
Шагыйрьләр, язучылар: “Дөньяның иң серле, иң сихри көче – хатын-кыз”, – дип, гүзәл затларга бик күп мәдхия җырлаганнар. Әмма күпме генә тырышсалар да бу серлелекне ачыклап бетерә алмаганнар. Алмаячаклар да, чөнки хатын-кыз ул мизгел саен үзгәрә торган зат. Хәер, ирләр дә бездән калышмый башладылар, аңлашылмый торганга әйләнеп беттеләр...
...Рәмзия чибәр, кулыннан килмәгән эше юк, балаларына җил-яңгыр тидерми үстерде. Ләкин очрашкан саен ялгызлыгыннан (ире белән күптән аерылыштылар), үзенә насыйп яр таба алмавыннан зарланып туя алмый иде. “Безнең эштә бер хатын бар, үзе “лабра”шапшак, бер нәрсә эшли белми, ә бәхете ташып тора. Ире машинада гына йөртә үзен. Ә мине ник шулай яратмыйлар? Туйдым ялгызлыктан, туйдым!” – дип, күз яшьләре белән елады бервакыт.
– Син нәрсә, – мин әйтәм. – Ир белән торуны рәхәт дип беләсеңме әллә? Егерме ел ялгыз яшәгәч, мин инде сине ир-ат исеннән бизеп беткәнсеңдер дип уйлаган идем. Дускаем, ялгыз ирләр – буа буарлык. Ләкин аларның җүнлеләрен хатыннары үзләренә “бәйләп тота”. Ә җүнсезләре нигә кирәк? Аннан соң, ирне бит аны сабый бала караган кебек тәрбияләп торырга кирәк, әле алар картайган саен көйсезләнә генә баралар. Инде олыгаеп беткәч, җиде-ят белән нинди уртаклык табарга җыенасың син? Белмим, мин булдыра алмас идем. Юньле ир таба алсаң – чык.
Шул очрашудан соң Рәмзия шактый вакыт югалып торды. Ә беркөнне телефоннан серен ачты: тәки кияүгә чыккан! Дөрес, ул шәһәр читендә яхшы йортта яшәүче иргә барырга хыялланган иде. Андые табылмаган, ирне үзе фатирына керткән. Күп акча эшләүче дә түгел икән. Интернет аша танышканнар. Гаиләсеннән аерылып, Рәмзия янына күченгән. Күченгән дип, машинасына күлмәк-ыштаннарын төяп килгән инде.
Рәмзия тормыш мәшәкатенә күмелде. Инде күптән очрашып, иркенләп сөйләшеп утырганыбыз юк. Ирен саклап, беркая бара алмый утыра. Кайвакыт телефоннан гына зарланышып алгалыйбыз. “Йә, ничек соң ир белән яшәүләре?” – мин әйтәм. “Әйбәт кенә яшәп ятабыз. Яхшы кеше ул, дөрес, акчаны көрәп алмый, ну акыллы. Балалар белән дә уртак тел тапты. Эштән азрак соңга калып кайтса, үз-үземә урын таба алмый йөрим”, – ди. “Дөньяның әллә кемнәре бар, шулай да бик ышанып бетмә әле”, – мин әйтәм. Рәмзия бу сүзләргә бераз үпкәләде дә бугай.
Ә белеп әйткәнмен бит. Кавышканнарына ярты ел узгач, Рәмзия парлы тормышыннан зарланып туя алмый башлады – «интернет» ире бөтен тормыш йөген аның иңенә салган: «Шөкер, җылы урын таптым», – дип, сөенеп ята, чыгып китәргә уенда да юк икән.
...Беркөнне кияүгә чыкканнан бирле ире ышыгында яшәгән иптәш кызымны очраттым. Тормышның рәхәтен күрде дә инде! Затлы киемнәрне иң беренче ул киде. Ялга чыккач, бакчаларына барып, эт эчәгесе йолкып йөрмәде. Кирәк әйберне базардан гына ташыдылар. Алар ял итмәгән ил калмады, йөри торгач бөтен Җир шарын әйләнеп чыктылар бугай. Кунакка барасы булса, кайсы күлмәген кияргә белми сайланып, аптырап бетә. Аның затлы туннарын, киемнәрен күреп, исләрем киткән иде. Акча таба торган ирең булмаса, киенерсең бу кадәр! Очрашкан саен: “Нинди бәхетле бу хатын!” – дип, тормышны ялгыз тартуым өчен уфтанып куя идем. Ничә җирдә хан сарае кадәр йортлары, шәһәр уртасында фәлән бүлмәле фатирлары. Уллары, кызлары инде күптән үз гаиләләрен корып, бәбиләр үстерәләр. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк? Миңа гына шулай тоелган икән.
– Әллә мине бай тормышта рәхәтләнеп яшәде дип беләсеңме? – дип ярып салды ул беркөнне. – Ул байлыкның берсе дә минеке түгел. Утыз ел бергә яшәп, үз йортымда бер хокукым булмады. Түздем. Балалар әтиле үссеннәр дидем, аннары тормышка чыксыннар дип түздем. Ул затлы киемнәрне кию миңа рәхәтлек бирде дисеңме? Ирем мине гомер буе талап яшәде. Балалар кечкенә чакта да талашты, сугышты. Чүпне өйдән чыгармый яшәгәнгә генә безне барысы да бәхетле гаиләгә санады. Инде хыянәт итүләренә ияләшкән идем. Йөрсә йөрсен, тавыш кына чыгармасын дидем. Картаеп беткәч, аерылып йөрүләр дә яхшы түгел бит. Аерылып кая барасың? Балаларны да борчыйсым килми. Ир дигәнем әнә, әле дә үзенең бабай икәнен онытып, япь-яшь кыз белән чуала...
Менә сиңа мә! Әллә акчалары күбәйгән саен котыра баралар инде бу ирләр?!
Яши белмибез шул. Әнә, берәүләр бер түбә астында ничә ел инде ир белән хатын булып яшиләр. Балалар үстерәләр. Кеше арасында матур пар булып күренергә тырышалар. Ә тормышларының эченәрәк кергән саен, барысы да алай ук ал да гөл түгел икәнлеге ачыклана. “Кибеттән ризык алып кайта да, бездән яшереп ашый. Күптән аерым әзерләп ашыйбыз инде. Акчасын күргәнебез дә юк. Ул – үзенчә яши, мин – үземчә”, – ди хатын.
Парлы гаиләләргә карап сокланып туя алмый идем. Нәрсә генә булса да: шатлыкмы, хәсрәтме, балаларның уңышларымы – парлылар аларны яннарындагы якын кешеләре белән уртаклаша. Ә ялгыз кеше кем белән уртаклашсын дип уйлый идем. Ялгышканмын. Зөһрә Шәрифуллина: “Ялгызларның күңелләре моңлы, парлыларның гына зары юк”, – дип җырлый иде элек (хәзер бу җырны никтер ишеткәнем юк), парлыларның да моңзары бар икән...
Гүзәл.
Чыганак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев