«Мине ташлап кына чыгып китмәгез»
Язмышлар...
Зәлия үзеннән ун яшькә олы кешегә кияүгә чыкты. Дилүс белән танышканда ул югары уку йортына керергә имтиханнар биреп йөри һәм вакытлыча әнисенең сеңлесендә яши иде. Булачак ире җизнәсе белән бер оешмада эшли булып чыкты.
Беркөнне алар кич белән бергә кайтып керделәр дә, Мөбарәк җизнәсе турыдан-туры әйтеп салды:
— Менә, Зәлия, бу егет синең рәсемеңне күреп, гашыйк булган. Таныштыруымны үтенде. Зинһар өчен куалап чыгара күрмә. Бик акыллы егет, — диде.
Чәйләр эчкәч, яшьләр кичке Казан урамына чыгып киттеләр. Күбрәк Дилүс сөйләде. Имеш, ул нишләп өйләнә алмавының серен әле генә аңлаган. Ул бит Зәлиянең үсеп җиткәнен көткән икән бит. Имеш, кыз рәсемдәге Зәлиягә караганда мең мәртәбә чибәррәк. Ә Зәлия аның сүзләреннән чырык-чырык көлде. җылы җәйге кич, чибәр егет, гомердә үзенә атап мондый сүзләрне ишетмәгән яшь кызның күңеле әллә кайларга айкалды. Дилүс Зәлиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. «Әгәр дә мин бу кешене бер дә белмим дип шикләнсәң, Мөбарәк җизнәңнән сораш. Аның белән ун ел янәшә өстәлләр артында эшлибез. Ул минем холкымны да, әниемне дә бик әйбәт белә», — дип өстәде.
Зәлия аптырап калды. Аның алдагы тормышында кияүгә чыгу бөтенләй уена да кереп караганы юк иде. Ул башта укып, һөнәрле булырга, аннан соң гына ир, бала табу турында хыяллана иде. әмма апасы да, җизнәсе дә Дилүснең тәкъдимен кире какмаска үгетли башладылар. Хәтта авылда яшәүче әнисе дә: «Булачак кияүне бик әйбәт кеше дип әйтәләр. Бәхетеңне аяк астына салып таптама, кызым», — дип үгетләде.
Менә шулай итеп Зәлия кияүгә чыгып куйды. Ике катлы бик зур йортка килен булып төште. Дөрес өйнең яшәү өчен беренче каты гына көйләнгән иде. Ике ел элек Дилүснең әтисе вафат булган икән. Шуңа күрә йортның эче эшләнеп бетмичә калган. Инде шактый вакыт үтсә дә әнисе дә кайгыдан һаман арына алмаган. Кайчан карама еларга гына тора. Зәлиянең каенанасының гел кулъяулык белән яшьләрен сөртеп утыруы кайвакыт ачуын да китерә. Тәрәзә пәрдәләрен дә ачмыйча, ярымкараңгы бүлмәдә, ашамыйча-эчмичә аларның кайтуын көтеп утырырга гадәтләнде Дилүснең әнисе. Аш өстәле артында утырганда да беркем бернәрсә әйтмәскә тырыша. Кызык сөйләп, көлеп җибәрү турында хыялланырга да юк. Тора-бара өй эченең шыксыз икәнен игътибар итте Зәлия. Караңгы төстәге обойлар, иске җиһаз. үзләренең йокы бүлмәсендәге кара төстәге пәрдәләрне яңага алыштырырга теләсә дә, каенанасы риза булмады. Бу йортка бернинди үзгәреш кертә алмавыннан Зәлиядә күңел төшенкелеге барлыкка килде. Аның монда бер минут та торасы килми башлады. Дилүс моны сизде. Хатынының көннән-көн сүнә баруы аны борчуга салды. Ул фатир арендалап торырга кирәк дигән фикергә килде. Шулай эшләделәр дә. Чыктылар да киттеләр. Атна ахырында авылга кайтырга гадәтләнделәр. әнисе белән дә телефоннан гына аралашты Дилүс. Ә бер көнне каенана бик үтенеп үзе янына чакырды аларны. Ул атнаны Зәлиянең әнисе янына кайтмыйча, анда киттеләр ир белән хатын. Ишектән керүгә икенче катка алып менеп китте аларны Дилүснең әнисе. һәм аларны шаккатырып анда ясалган купшы ремонтны күрсәтте. Хәтта уртак ишектән йөриселәре килмәсә дип, алар өчен урам яктан аерым ишек тә эшләнгән иде. Иренең саклык кассасында зур күләмдә акчасы калган булган икән. Шуңа бу ремонтны эшләткән. әмма стеналарның, пәрдәләрнең тагын караңгы төстә булуын күреп Зәлиянең төшенкелек хисе чорнап алды. Аның монда бер минутка да каласы килмәде. Күпне күргән ана моны сизде.
— Кызым, — диде ул. — Нәрсә ошамый, үзеңә ошаганча үзгәрт. Мине ташлап кына чыгып китмәгез. Сез югында бүлмәгездә җигелгән ат торды. Авышам дип уйладым. Бу йортка дога кирәк, балалар көлүе кирәк.
Ике катны да ачык төсләргә төрделәр Зәлия белән Дилүс. Ел саен Коръән укыттылар. Инде картаеп баручы ана да җайланды. Намазга басты. Читтән торып югары белем алды Зәлия. Кыз бала тапты. Дилүснең генә гомере кыска булды. Грипп белән авырып, аны аякта үткәрү, күзендә ялкынсыну китереп чыгарган. Башта ул бер-ике ел сукыр булып, өйдә генә утырды. Аннан сөекле хатынын, курчак кебек кызын мәңгелеккә калдырып китте.
Зәлия сөйләве буенча нигәдер кызына да, аның үзенә дә бер үк төш керә икән. Дилүс җигүле атка утырып, аларның йортлары янына килеп туктый һәм төшеп: «Бик сагынам сезне», — ди.
Алмазия ГАТИНА. Казан.
«Татарстан яшьләре»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев