Оста иде, остаз иде
Җиңү бәйрәме шаукымнары белән газета тарихы белән бәйле тагын бер истәлекле датаны вакытында искә алырга өлгерә алмый калдык: район елъязмасында тирән эз калдырган Илфир Хәлим улы Салаватуллинга 9 майда 80 яшь туласы иде. Исән булса, билгеле.
Ни кызганыч, үткен каләмле журналист 60 яшен дә тутыра алмады. 1996 елда каты авырудан соң бакыйлыкка күчте. Редакция халкы белән апрель аенда юбилей кичәсен зурлап уздыру турында да хыялланган идек. Ни әйтсәң дә, гаиләләре белән редакциядә эшләделәр. Җәмәгате Вәсилә апа җитез бармаклы машинистка иде. Хәзер редакциядә һөнәрләрен кызлары Илмира дәвам итә. Инде, берүк, рухы тыныч булсын, Илфир абыйны искә алуны үз бәйрәмебез – якынлашып килгән Матбугат көне белән бәйлибез. Аның хезмәтен күзаллау өчен газетабызның 70нче-90нчы еллардагы тегелмәләрен өйрәнү дә җитә. Сан саен диярлек аның урынлы тәнкыйть мәкаләләрен күрәбез. Илфир абый нигездә авыл хуҗалыгы темасын яктыртса да, башка өлкәләрне дә читләтеп үтмәде. Тумышы белән Апас районы Кызыл Тау авылыннан булган журналист Сабаның әйдә ярарга эшләүчеләрен дә, салмыш шоферларын да, дәүләт милкенә кул сузучыларны да утлы табага бастырды. Гомерен безнең Сабада хезмәт итеп үткәрде. Сугыш аларның гаиләсен дә читләтеп үтмәгән: әтисез калдырган һәм абыйсы Фәһим белән алар әниләре тәрбиясендә үскәннәр.
Сабага ул якташы, 1963-1978 елларда газета редакторы булып эшләгән Хөснулла Шәфигуллин (Апас районы Коштавылы авылында туган) чакыруы буенча килә. Без исә, бер төркем район журналистлары, 80нче елларда Илфир абый мәктәбен үтеп, иҗатка кереп киттек. Бер бүлмәдә, кара-каршы утырып эшләдек. Аның гадел, үтә таләпчән, туры сүзле шәхес булуын да ассызыклап үтәргә кирәк. Остазыбызның: “Журналистның хезмәте кешеләр белән бәйле. Алар белән аралашканда йөзеңдә профессиональ елмаю булырга тиеш. Кешеләрне йөзең белән тартып тор”,– дигән киңәшләре әле дә онытылмый. Әдәби иҗат белән дә кызыксынды, “Мишә дулкыннары” берләшмәсе утырышларында катнаша, йөрәк аша үткәреп язылган шигырьләрне рифма өчен генә әвәләнгәннәреннән тиз аера иде. Эшен яратты, дүрт атналык отпускасы беткәнче үк, “язуны сагындым” дип өстәле артына килеп утырыр иде. Дуслары күп булды, бүлмәсеннән оешма-хуҗалык җитәкчеләре өзелеп тормады, колхоз рәисләренә хисап җыелышлары өчен озын-озын докладлар язарга да вакытын кызганмады. Кыскасы, Илфир Хәлим улы Апаста туып, Саба тарихына кереп калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев