Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Сабырлар итә-итә...

Җитмеш биш яшьлек Галинур абыйның (исемнәр үзгәртелде) тик торырга вакыты юк. Көненең һәр сәгате, һәр минуты исәптә.

Иртән торуга хәләл җефете Нәзифә апаны ашата, эчертә, төшкә шулпа куеп җибәрә. Аннан кибет-базар тирәләрен әйләнеп, ризык, көнкүреш кирәк-ярагы алып кайта. Өйне җыештыра, керләрне дә үзе юа – барысы да аның җилкәсендә. Ничә еллар инде көндәлек мәшәкатьләрне үти, йорт-җирне алып бара. Әле пенсиягә чыккач та, заводта берничә ел эшләп йөргән ир, ничек кенә кыен булмасын, зарланмый, уфтанмый, кырмыскадай туктаусыз хәрәкәт итүенә шатлана. Үзенең сәламәт булуын да шуннан күрә, Ходай хәрәкәттән, эштән аермасын, ди.

Авылда туып үскән Галинур абый үз гомерендә күпне кичерә. Әтисе сугышта үлә. Әнисе дә авырудан тернәкләнә алмыйча, яшьли вафат була. Бала чагы ачлык-ялангачлыкта үтә. Армиядән соң хезмәт иткән җирендә – Чиләбе якларында кала. Күп кенә кешенең, шул исәптән, шактый татарның да башына җиткән көчле радиация үзәгендәге “Маяк” атом-төш комбинатында эшли. Шунда мәхәббәтен – кара күзле, бөдрә чәчле башкорт кызы Нәзифәсен очрата. Бер-бер артлы уллары, кызлары туа. Башта алар бер-берсен сөеп туялмыйча, бик матур яшиләр. Кыз чагында бары да яхшы, кайдан килә начар хатын дигәндәй, тора-бара Нәзифәнең чын йөзе ачыла: ул Галинурын башкалардан көнли икән бит!

Чираттагы җәйге ялда авылга кайткач, Галинурның бертуган абыйсы Галимҗанның хатыны Наҗиядән көнләшүен сиздерә. Килендәше пешергән ризыклардан да гаеп таба. Кыш көне алар үзләренә кунакка килгәч иренә: “Сиңа ятакны Наҗия белән бергә җәйимме?” – дип тә мыскыллый. Башка бер ир бу сүзләр өчен Нәзифәгә сугып та җибәргән булыр иде бәлки, ә Галинур дәшми, түзә. Наҗияне дә, башка хатын-кызларны да Нәзифәсе янында ни мактап, ни хурлап телгә алмаска тырыша.

Тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә, диләр. Тыйнак гаиләдә үскән Галинур Нәзифәнең тагын күп кенә кимсетү-мыскылларын эченә йота. Нәзифә Галинурның туганнарын да читкә тибәрә, алар белән аралашып яшәүдән читләштерә. Бу хәлгә аптыраган чаклары аз булмый ирнең. Кайчагында әллә аерылыйм микән дигән икеле-микеле уйлар да килә башына. Тик ике нарасыен ятим итәсе килми, гаиләне саклап кала. Барысы да усал телле чибәр хатынын яратуы хакына!

Язмыш каты сыный аларны: унсигез яшенә җитеп килүче уллары, каны бозылып, авырып, бер елдан гүр иясе була. Кайгы-хәсрәт кешеләрне берләштерә. Тик Нәзифә бу кайгыдан да йомшармый, киресенчә, тиз кыза торганга әйләнә, җеннәре дулаганда, төкрекләрен чәчә-чәчә, Галинурга җикеренә. Бу хәлнең ахыры хәерле бетми: Нәзифәнең саулыгы китә. Ул буыннары сызлаудан интегә. Табиблар аларга радиация белән агуланган “Маяк” зонасыннан башка урынга күченергә тәкъдим итәләр. Шуннан гаилә Чаллыга кайтып төпләнә. Бәхеткә, Галинур һөнәре буенча төшемле эш таба. Нәзифәнең чире көчәя. Ул култык таягына таянып кына йөри башлый. Күп вакытын урында ятып яки кәнәфидә утырып үткәрә.

Алтыдагы алтмышта, диләр, җитмештән узса да, Нәзифәнең тискәре холкы үзгәрми. Кешеләрне яратмавын адым саен сиздереп тора. Сырхавына үчлеме ул, кешеләргәме – аңлашылмый. Шулай беркөн Галинур абый Галимҗан абыйның Казанда яшәүче оныгы янына хәл белешергә бара. Иркенләп, тәмле чәй эчеп, озаклап сөйләшеп утыралар. Кунакта озак торуы бер хәл, әмма иренең кайда булуын белгәч, ачуы кайнаган Нәзифәсе, күзләрен шар ясап: “Нишләп йөрдең син анда?” – дип, ирен битәрләргә ашыга.

Галинур абый пешергән ризыклардан да канәгать түгел ул: йә шулпа куе яки сыек булган, ире нәрсәнедер йә салып җиткермәгән, йә артыгы белән тондырган, янәсе. Пенсия акчасының кая киткәнен дә тиененә кадәр санап тора. Үз гаиләсе белән торучы кызы да, аның балалары да бу фатирга сирәк киләләр. Нәзифәнең тигәнәктәй сарылып, атлаган саен алардан гаеп табып торуын, ничек яшәргә өйрәтүен алар да өнәп бетермиләр.

Ярый, әлегә Нәзифә аяк өстендә йөри. Сырхавы көчәеп, урын өстенә калса, шуларга ук, беренче чиратта Галинурына ялынырга калачак бит. Ярый ла, аның сабыр канатлары сынмаса...

Фәнис МӨХӘММӘТОВ.

Чыганак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев