Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Шәфкать иясе Дамира апа

 Кешене мәрхәмәтле йөрәгеннән дә артык башка берни дә бизи алмый, диләр.  Әлеге  сүзләр нәкъ менә язмам герое Дамира апа Вәлиевага атап әйтелгәндер кебек.

Йөзеннән үк шәфкать нуры, игелеклелек бөркелеп торган Дамира апага бөтен гомерен башкаларның сәламәтлеген кайгыртуга багышларга туры килә. Һөнәрен дөрес сайлап үзен генә бәхетле итеп калмый, иң беренче чиратта башкаларны да куандыра ул. Гомер  буе кешеләргә игелекле, мәрхәмәтле булуының әҗер-савабын татып, бүген хөрмәт-ихтирамда яши. «Әтием сугышка киткәндә әнием авырлы булып калган. «Бу баланы сакла, бәлки шуның бәхетеннән әйләнеп кайтырмын», – дип  әниемә амәнәт әйтеп калдырган. Әти Саратовта танклар ремонтлаган, күзе начар күрү сәбәпле, аны сугышка кертмәгәннәр. Кыйпылчык кереп, күзе зәгыйфьләнгәч, кире  өйгә кайтарганнар. Ул вакытта  мин ай ярымлык булганмын. Әти кайткач, тагын биш туганым туды, без тугыз бала үстек», – дип  таныштыра үзенең балалык еллары белән Дамира апа. Әтисе кайтып, МТСта тракторчылар бригадиры  булып эшли башлый. Әнисе  Фалиянур дип исем биргән кызга ул чордагы МТС директоры Нурислам Ногманов сәяси төсмер өстәп Дамира (Да здравствует мировая революция)  исемен кушарга киңәш итә. Шулай итеп  туу турындагы таныклыгына Дамира исеме языла. 1942 елның май аенда дөньяга килгән  кызга Дамира исеме бәхетле гомер юлы бүләк итеп, ул быел 80нче язын каршы алды. Гомеренең 43 елын Саба үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли ул. Мәктәпне тәмамлагач та хастаханәнең кабул итү бүлегендә эшли башлаган кыз Чистайда медицина училищесын тәмамлап, фельдшер-акушер белгечлеге алып кайта. Бу вакытта Саба егете Габделбәр абый белән  кавышып,  матур гаилә корып яши башлаган чорлары була. Яшь белгечне амбулатория мөдире итеп куялар.

«Мин хастаханәдә эшләмәгән бүлек калмагандыр.Ул чорда фельдшерлар санаулы гына, без 3әү генә идек. Акушер, операция шәфкать туташы, кабул итү табибларының шәфкать туташы булып та эшләдем. Кыскасы, кайда белгеч җитешми – шунда куялар иде. Ирем авырый башлагач, төнге сменаларда эшләү уңайсызланды. Көндезге эшкә күчәргә мәҗбүр булдым», – дип сөйли ул. Дамира апа Вәлиева 1980 елда туберкулез авыруының  иң  киң таралган чагында фтизиатрның шәфкать туташы булып эшкә билгеләнә. Бу чорда иңенә никадәр җаваплылык алганлыгын аңлап та бетермәгәндер ул. Чөнки авылы-авылы белән чирләүчеләр күп була. Авыруларның өйләренә барып дару-уколларын вакытында бирәсе, Казанга яисә Ныртыдагы  махсус диспансерга илтәсе, кыскасы, табибә Зөлфирә Хисмәтова белән җиң сызганып әлеге йогышлы авыруга каршы көрәш башлана. «Әйтеп бетергесез авыр чорларда эшләдек. Авырулар үзләренең никадәр куркыныч хәлгә юлыкканнарын аңлап бетермиләр. Даруларны берәмтекләп санап өйләренә илтеп бирәм, әмма эчмиләр. Өй – йогышлы  авыруның үзәге, үзеңне, якыннарыңны  да  куркыныч астына куясың дигән сүз. Гаиләдә берәү авырса – аның белән аралашкан бөтен кешеләргә рентген үткәрелеп, балаларына манту ясала. Аның өстенә документларны тәртипләп алып барырга кирәк. Зөлфирә Бәйрәмовна районны туберкулездан арындыруга зур көч куйды. Аллаһы Тәгалә үзебезне сак­лады, күпме генә эчендә кайнасак та ул чир белән  авырмадык", – дип сөйли Дамира апа.

 

Зөлфирә Бәйрәм кызы да хезмәттәше турында җылы хисләрен, якты хатирәләре белән уртак­лашты.

"Дамира турында бар яктан  булган кеше дип әйтер идем. Авыруның савыгында  шәфкать туташының да роле зур. Күп әйбер аның намуслы хезмәтенә бәйләнгән. Иң беренче кешене яратырга, аның белән яхшы мөгамаләдә булырга, тереләчәгенә ышандырырга  кирәк. Укол-даруларга кадәр җылы сүз шифа бирергә тиеш. Дамира нәкъ менә шушы сыйфатларга ия булып, гомер буе шуларга таянып эшләде. Аның табиб биргән күрсәтмәләрне үзвакытында төгәл үтәве нәтиҗәсендә,туберкулез җиңелә барылды. Актив донор да булды. Хастаханәдә ашыгыч рәвештә  кан кирәк булганда, Дамирадан алалар иде. Һәръяктан үрнәк алырлык кеше ул", – ди Зөлфирә Хисмәтова.

Хезмәтендә генә түгел, гаилә тормышында да зур сабырлык, тырышлык сорала аннан. Ире Габделбәр абый  каты авырып, 56 яшендә бер аяксыз кала. Эштән арып өйгә кайткач 1 группа инвалид авыру ирен тәрбияли,  табиблар язган дару-укол, системалар белән ярдәм итеп тора. Тормышны алып бару да балалары Миләүшә, Марсель, Маратның ярдәме белән Дамира ханымның көчле иңнәренә күчә. Һич зарлануны белмәс Дамира ханым иртән эшенә, кичен өенә йөгерә. Әмма аңа тагын да зур сынау күтәрергә язган булып чыга: 2003 елда уллары Марсель фаҗигале төстә вафат булып, хушсыз итә.  Улын  югалтудан соң 1 ел үз-үзенә  урын таба алмый бәргәләнә ул,  яраткан эшеннән юаныч алып, 61 яшендә лаеклы ялга китә. Габделбәр абый белән 59 ел  үрнәк  парлы гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы үзен 28 ел тәрбияләгән хатынына хәер-догасын калдырып, 2018 елда 83 яшендә  бакыйлыкка күчә. Сынауларны сабырлык белән кичәргә аңа  дин юлында булуы, Аллаһы Тәгаләгә таянуы зур  ярдәм итә. Ул бүген дә үзеннән дини йолаларны башкарырга үтенеп килүчеләрне һич кире бормый, Коръән ашларына йөри. Аллаһы  Тәгалә аны   фани дөнья өчен дә,  ахирәт өчен дә гыйлем  белән сыйлавына шөкерана кылып яши. Һәркемгә булышуны  яшәү кыйбласы итеп саный. 

"Башкаларга булыша алу – минем күңелгә рәхәтлек бирә. Аллаһы Тәгалә үзеңә ни сорасаң – башкаларга да шуны те­ләргә куша. Бөтен халыкка сәламәтлек, тынычлык теләп дога кылам. Авыр тормышлы кешеләрне  бик кызганам, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Иремнең дә, үземнең дә туганнарым белән ярдәмләшеп яшибез. Ике балам, кияү-киленнәрем бик игелекле. Алты оныгым, өч оныкчыгым белән дә бик бәхетле мин. Башкарган хезмәтемне  яратып, бөтен күңелемне биреп эшләдем.   Сабырлыгым да, сәламәтлегем дә, көчем дә булды", – ди Дамира апа.

Әлеге рухи байлыгыгыз озак елларга җитеп, үзеңне дә, башкаларны да куандыра алсаң иде, Дамира апа! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев